Журнал «Безнең мирас»

Габдерахман Таһирҗановның Шәүкәт Биктимеровка язган хаты

🏷 Admin

Габдерахман Таһир (Таһирҗан) улы Таһирҗанов (1907-1983) – әдәбият галиме, көнчыгышны өйрәнүче, Санкт-Петербург университетының фарсы, гарәп һәм төрек телләре укытучысы, филология фәннәре докторы, профессор.

 

Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров (1928-2012) – Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, ТАССР, РСФСР, СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт, РСФСР Дәүләт, «Тантана» премияләре лауреаты, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы.

 

Гүзәл Шәүкәт кызы Гыймранова-Биктимерова – Шәүкәт Биктимеровның кызы, Африка телләре белгече, инглиз теле укытучысы. 

 

«Хөрмәтле Шәүкәт Хәсән угылы!

 

Сезгә күп хөрмәтле сәламнәр.

 

Сезнең исеме җисеменә муафыйк кызыгыз Гүзәл җибәргән бүләк китапларыгызны миңа тапшырды. Бик кирәкле, күп яхшы китаплар һәм минем өчен Сезнең зур бүләгегез. Илтифатыгыз өчен зур рәхмәт һәм күп тәшәкүрләр белдерәм.

 

Китапта Сезнең Ленин ролен башкарган рәсемегезне күреп шатландык. Милләтебездән шундый әһәмиятле һәм шундый зур рольләрне яхшы башкаручы сәнгать ияләребез булуы халкыбызның мәдәният юлында бик алга китүен күрсәтә. Сезгә бу бәрәкәтле һәм мактаулы эшегездә тагын да зур уңышларга ирешүегезне чын күңелдән телимен.

 

Кызыгыз Гүзәл безнең факультетка кабул ителгән икән, бик яхшы булган. Приемная комиссиянең секретаре, ул – аларның кафедра секретаре да, бик яхшы кыз, ул – группаның старостасы, дип мактады. Африка буенча белем алуы бик яхшы, ул гарәпчәгә дә якын. Аларга гарәпләрнең тәэсире зур булган. Яхшы, файдалы гыйлем булыр.

 

 

Сезгә һәм хөрмәтле гаиләгезгә чын ихтирам

һәм самими сәламнәр белән,

Габдерахман Таһирҗанов. 29/XI-1971». 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру