Журнал «Безнең мирас»

Игътибар: яңа бәйге – «Милләтем шәхесләре»!

🏷 Admin

Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге

Казан югары мөселман мәдрәсәсе,

«Безнең мирас» журналы редакциясе,

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге

«Милләтем шәхесләре» исемле бәйге игълан итә.

 

«Милләтем шәхесләре» бәйгесенең максаты – тарихыбызда тирән эз калдырган шәхесләребезнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнү, яңа авторларны, эшмәкәрләрне табу, алар белән хезмәттәшлек итү.

 

Бәйге 2024 елның 1 июленнән 2024 елның 20 декабренә кадәр үткәрелә.

 

Бәйгегә үзегез кызыксынган яки тормышыгызда мөһим роль уйнаган шәхесләр хакында татар телендә язылган очерк, эссе, документаль бәян һәм мәкаләләр кабул ителә. Күләме – А4 форматында, 14 нче кегельдә, 6-7 биттән дә артмаска тиеш.

 

Бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен «Безнең мирас» журналына 2024 елның икенче ярты еллыгына яки 2025 елның беренче ярты еллыгына язылу турындагы квитанция фотосын (скан вариантын) беркетеп, yanamiras@mail.ru электрон почтаcы адресына «конкурска» дип җибәрергә тиеш.

 

Бәйгегә җибәрелгән эшләр Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең җитәкчесе һәм «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире раслаган жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп, җиңүчеләр 2024 елның 25 декабрендә игълан ителәчәк.

 

Җиңүчеләргә истәлек бүләкләре һәм «Безнең мирас» журналы редакциясеннән конкурста катнашу турында сертификат һәм дипломнар тапшырылачак. Барлык материаллар да «Безнең мирас» журналында яки http://beznenmiras.ru/ сайтында басылачак. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру