100 ел элек татар дөньясы
Яңа Бистә төбәгендә
Химиклар союзы янындагы вак сабын заводларында эшләүче татар эшчеләре, матбугат бәйрәменең алты еллыгын һәм «Татарстан» гәзитенең 1000 нче номерын тәбрик итеп, бәйрәм мөнәсәбәте белән һәр дүрт кешегә берәр данә татар гәзитен алдырырга карар чыгардылар. Моңар кадәрле алар завод саен берәр генә данә гәзит алалар иде.
Мостәк.
«Кызыл Татарстан». – 1924. – 5 май. – Б.4.
Казанда художественный эшләр күргәзмәсе
2 майда Казан сәнаигы нәфисә техника гали мәктәбе бинасында (Карл Маркс урамы, 70 нче йорт) 1 нче май мөнәсәбәте белән художественный эшләр күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 8 бүлектә: 1) нәкыш (живопись), 2) графика, 3) гыймарәт (архитектура) һәм башкалар. 250ләп эш куелган. Шул эшләр арасында өч татар студентының да эшләре күренә. Б.Булат һәм Ф.Таһиров – нәкыш бүлегендә һәм дә Д.Красильников – графика, нәкыш бүлегендә. Нәкыш бүлегендә 60лап эш – «татарлар тормышы һәм һөнәре» мәүзугындагы рәсемнәр.
«Кызыл Татарстан». – 1924. – 11 май. – Б.4.
Печән базары чатында
Ашау нәрсәләре белән сату итә торган рәттән узып барышлый тукталырга туры килде. Шулвакыт сөт, йомырка белән сату итүче бер абыстай янына икенче районның милициясе килде дә, абыстайның сатарга куйган йомыркаларын (1 дистә чамасы) ватып-ватып карады да, бернәрсә булмаган шикелле, авызын ерып, көлеп китте. Йомыркаларның яманмы-яхшымы икәнлекләрен тикшерү экпертиз комиссиясенең эше, шуңа күрә милициянең бу эшкә кысылуы урынсыз, баш милиция идарәсе мондый эшләргә юл куймаска тиеш.
Г.Саттаров.
«Кызыл Татарстан». – 1924. – 23 май. – Б.4.
Буа кантонында Сабан туйлары
Иске Шәйморза волосендә 6 татар авылында Сабан туе ясалып, күңелле генә үтте. Сабан туйларында кыз-хатыннар да яхшы ук катнашып, аларның үзләренә аерым урыннар бирелде. Фәкать Яңа Тинчәле авылында гына Сабан туе комиссиясенә Николай вакытындагы куштаннар сайланып, кыз-хатыннар Сабан туеннан мәхрүм ителделәр. Бу авылда Сабан туена кадәр җыен булып, шул җыенда: «Кыз-хатыннарны Сабан туена кертмәскә, әгәр дә мәйдан янына, ирләр арасына барсалар, соңыннан авыл белән җыелып суктырырга», – дип карар чыгарганнар.
Бу авылдан 5 чакрым Иске Шәйморза авылында һәр атнада пәнҗешәмбе базар була. Шул базарга кыз-хатыннарны җибәрмәс өчен, Авыл Советы каравыллар куя икән.
Менә шундый Авыл Советларына кантон башкарма комитеты әһәмият бирсә иде.
Сабан туйларында һәр ел күренә торган исереклек тә бу ел бик аз күренде. Хосусан, Зур Чынлы авылында бик тәртипле үтте. Авыл Советы рәисе бер исерек кеше күрсә, ябып куя барырга вәгъдә биргән. Милиционерлар да бик яхшы тикшереп йөрделәр.
Кыскасы, Сабан туйлары күңелле үтте. Сабан туйларыннан соң, яңгырлар да яуганга, халыкның күңеле бик шат иде.
Рәхим Әхтәм.
«Кызыл Татарстан». – 1924. – 29 май. – Б.4.
Күргәзмәдә
Миңа шушы көннәрдә Гаспринский исемендәге татар мәктәбенең күргәзмәсендә булырга туры килде. Бу мәктәп – үрнәк мәктәбе. Ана теле, табигыят , риязият, иҗтимагый фәннәр, кул һөнәре (тегү, чигү), үрү, туку һәм рәсем бүлекләре бар.
Табигыяттән җанлы табигать, җир, үсемлек, мәгадин вә башкалардан бай гына экспонатлар куелган. Сәяси белем бүлегендә халык бәйрәме, кызыл гаскәр бәйрәме, элемтә (смычка), Ленин почмагы бик матур.
Күргәзмәнең беренче бүлмәсендә иң түбәнге сыйныф шәкертләренең эшләгән эшләреннән башлап, югары сыйныфларга барып җиткәнче бала гакылының ничек үсүе, иҗади куәтенең тәрәкъкый итүе, шомаруы, киңәюе хакында һәрбер педагог, психолог күп кенә мәгълүмат алып чыга ала.
Аннан соң, балаларның үз башлары белән уйлап, үз куллары белән язып чыгарган, мәктәп, сыйныф тормышын тасвир иткән стена гәзитәләре дә күзгә ачык бәрелеп тора.
«М.К. «Кызыл Татарстан». – 1924. – 30 май. – Б.4.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА