Журнал «Безнең мирас»

Җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның тууына 75 ел

🏷 Admin

Җырчы, ТАССРның атказанган артисты (1987), Татарстан Республикасының халык артисты (1991), Башкортстан Республикасының халык артисты (2020, вафатыннан соң) Хәмдүнә Сәетгали кызы Тимергалиева 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районындагы Котлыяр исемле кечкенә генә татар авылында дөньяга килгән.

 

Мәктәпне тәмамлагач, ул Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4 разрядлы монтер булып эшли, Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесын тәмамлый.

 

1976-1987 нче елларда – Казанда, Татар дәүләт филармониясендә җырчы.

 

Хәмдүнә Тимергалиева 1987 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек була. Ә 1991 елда аңа Татарстанның халык артисты исеме бирелә. Җырчының репертуарында меңләп җыр бар иде, шулардан ике йөзе – татар халык җырлары язмалары.

 

Җырчы 2020 елның 14 сентябрендә Казанда вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру