Журнал «Безнең мирас»

Руслан Дәминов: «Җырчылар турында оныталар...»

🏷 Admin

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, кабатланмас тенор тембрлы тавышы белән тамашачының күңелен яулап алган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов үзенең балачак хатирәләре, уңышлары һәм үкенечләре, табышлары һәм югалтулары турында сөйләде.

 

«Иңне-иңгә терәп, бергә тормыш иткән Фәридәм белән 20 ел торып калдык...»

 

– Мин музыкаль гаиләдә, педагоглар семьясында туып-үстем, – дип башлады сүзен Руслан Дәминов. – Әтием – укытучы, гомер-гомергә мандолина һәм скрипкада уйнады. Әнием – башлангыч сыйныф укытучысы, мин аның классында укыдым. Алар укытучылар гына түгел, талантлы кешеләр иде. Еллар үткән саен, гел уйланам: балаларны тәрбияләү буенча гаиләдән нинди алымнар алдылар икән? Шуларны уйлыйм да, алардан да якынрак, бөегрәк педагоглар юк, дим.

 

Әти-әниемне бик сагынам. Без үскәндә төрле хаталар җибәрәбез. Алар моны аңлап, чыбык белән кыйнамады, дорфа сөйләшмәде. Һәрвакыт җаен табып, әйбәт кенә итеп аңлата белделәр. Апамны, укып бетергәч, Германиягә эшләргә җибәрделәр. Аннан ул миңа кызыл төстәге баян алып кайтты. Шунда уйнарга өйрәндем. Генрих абыем да баянда, гармунда, тальянда уйный иде. Ул миннән 13 яшькә олырак иде, абый буларак, миңа катырак торды.

 

Габдулла әтиемнең беренче хатыны, ике баласын әтигә калдырып, өйдән чыгып киткән – башка кешегә кияүгә чыккан. Әти, 3 яшьлек Чулпан исемле улы, Таң исемле кызы белән, берүзе калган. Ике баланы әби-бабай карап торган, әтием Чүпрәле районының Мунчәли авылына җидееллык мәктәпкә укытучы булып эшләргә киткән. Әни белән шунда танышканнар. Ул вакытта укучы гына булган ул. 17 яше тулгач, әтигә кияүгә чыккан. Яшь арасы биш яшь иде аларның. Яши торгач, Ландыш исемле апам туган. Ул 3 яшендә авырып вафат булган. 1930 елда – Венера апам, 1936 елда – Генрих абыем, 1940 елда Светлана апам туган. Ә мин, Бөек Ватан сугышыннан соң, 1949 елда туганмын.

 

Венера апам ире, ике баласы – барысы да яман шеш авыруыннан вафат булдылар. Апамны эш буенча Оренбург өлкәсенә Тоцкое гарнизонына хәрби госпитальгә җибәргәннәр иде. Ә анда (хәрби полигонда) алар килгәнче ун ел элек СССРның беренче атом-төш бомбасын шартлатып сынаган булганнар. Ләкин радиациясе бетмәгән, күрәсең. Барысы да рактан үлделәр...

 

Светлана апам гомер буе шәфкать туташы булып эшләде, хәзерге вакытта пенсиядә, Олы Тархан авылында яшәп ята.

 

Беренче хатыным Фәридә исемле иде. Без аның белән студент вакытта ук өйләнештек. Улыбыз Айрат, кызыбыз Наилә туды. Хатынымны 40 яшендә Казанда машина таптатып үтерде. Опера һәм балет академия театры труппасы белән Мәскәүгә гастрольгә бардык. Шуннан мин аңа: «Мине каршы алып торма», – дип шалтыраттым. Ә ул иртән, вокзалга мине каршы алырга барам, дип, Вишневский урамына чыккан. Бер исерек бәрдергән... Мин өйгә кайтып кергәч, аңламыйча калдым. Хәтерлим: бөтен күршеләр җыелышкан, елашып торалар иде. Бу вакытта аяк астындагы җир убылгандай булды. Иңне-иңгә терәп, бергә тормыш иткән Фәридәм белән 20 ел торып калдык...

 

«Дус-тату яшибез»

 

– Шулай итеп, мин берүзем ике бала белән калдым, – дип сөйләвен дәвам итте ул. – Акча эшлим, дип, берничә тапкыр Америкага бардым. Өченче тапкыр баруымда Гавайя штатында ярты ел буяучы (маляр) булып эшләдем. Матди яктан гаиләмне тәэмин итәрлек акча эшләп кайттым.

 

Фәридә вафат булып 13 ел узгач, өйләнергә булдым. Рамилә – икенче хатыным. Һөнәре буенча ул – педагог, балалар бакчасында эшли. Аның белән бергә гаилә корып яшәвебезгә 20 ел булды.

 

Балалар, Аллаһка шөкер, укып бетерделәр, эшлиләр. Аерым яшиләр. Хәзер инде биш оныгым, бер оныкчыгым бар.

 

– Балаларыгыз икенче хатыныгызны кабул иттеләрме?

 

– Ул вакытта төрле кешеләр белән танышырга туры килде. Таныштыручылар да күп булды. Мин үзем турында түгел, балалар хакында уйладым. Хатын-кыз балаларыма ничек карый? Үги ана буларак, нинди булыр? Рамилә – Педагогика институтын тәмамлаган, укытучы булып мәктәптә, балалар бакчасында эшләгән. Минем белән танышканда балалар бакчасы мөдире булып эшкә кергән булган. Балаларга карата шулкадәр яхшы мөгамәләдә, яхшы тәрбияли, дип күзәтеп-карап тордым. Мин аны әниемә охшаттым. Балалар да аны хөрмәт итеп каршы алдылар. «Рамилә, балалар сиңа әни дип әйтә алмыйлар», – дидем. Әниләре үлгәндә улым Айратка – 18, кызым Наиләгә 11 яшь иде. Хәзер дә: «Рамилә апа», – гына диләр. Дус-тату яшибез.

 

«Опера театрына тыңлауларсыз кабул иттеләр»

 

– Руслан абый, Сез – гап-гади авыл егете. Казан дәүләт консерваториясенә укырга кергәнсез. Музыка мәктәбендә, музыка училищесында укымагансыз. Ә бит, кагыйдә буларак, нигез (база) музыкаль белемнең булуы шарт. Очраклы хәл булып чыккандыр ул, шулаймы?

 

– Күңел төпкелендә җырчы буласы килә дигән уйлар бар иде. Аннан соң, әтием опера җырчыларын тыңларга ярата иде. Радио тыңлап үстек, яхшы артистларның чыгышларын тыңлый идек. Габдулла әтием пьесалар язган. Җырчыларга хөрмәт белән карый иде.

 

9 нчы сыйныфны тәмамлагач, безне Тәтеш районына җыеп, бер теплоход белән Казанга – Татар дәүләт опера һәм балет академия театрына алып бардылар. Анда «Севастопольский вальс» бара иде. Без иң өстә – балконда идек. Кайбер иптәшләр йоклап, кайберләре тәртипсезләнеп утырды. Ә мин бик игътибар белән карап, бирелеп тыңладым. Азат Аббасов, Фәхри Насретдиновларны... Бер сүз белән әйткәндә, радиодан ишеткән артистлар иде ул! «Ничек яхшы җырлыйлар, нинди матур музыка, оркестр, театр!» – дип гаҗәпләндем.

 

«Җырчы булырга телисеңме әллә? Синең сәламәтлегең бик үк яхшы түгел. Элек башка һөнәр үзләштер. Тамагыңа ышаныч юк», – диде Генрих абыем. 1966 елда унынчы сыйныфны тәмамладым. Ул вакытта югары уку йортларына керүчеләр бик күп иде бит, чөнки тәмамлаучылар күп! Безнең сыйныфта 30 бала, дүрт параллель класс укыдык. Шулай итеп, юрист булам дип, Казанга юл тоттым. Керү имтиханнарында, инша (изложение) язасы урынга, диктант язу бүлмәсенә кереп киткәнмен. Татар мәктәбен бетергәнгә күрә инде. «Икеле» алдым. Укытучы баласы бит...

 

Теплоход белән Тәтешкә кайтып киттем. Урамда таныш апам – Гөлшат апа очрады. Укырга керә алмаганны әйттем. «Алабугада мәдәни-агарту училищесында өч айлык курслар ачтылар», – дип, шунда барырга тәкъдим итте. Өйгә кайтып тормыйча, теплоходка утырып, Алабугага юл тоттым. Өч айлык курсны тәмамлагач, Тархан авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башладым. Үзем гармунда уйнагач, җырлагач... Оештыра идем!

 

Яңа елдан соң, Генрих абыем янына Казанга кунакка бардым. «Абыең ничек җырлаганны тыңларсың әзрәк», – диде дә, мине үзе янына Казан дәүләт консерваториясенә алып барды. Кафедра мөдире, профессор Зөһрә Байрашева күреп алды да, Нәҗип Җиһанов бүлмәсенә алып керде. Нәҗип Гаязовичка җырлап күрсәттем. «Син бездә укырга тиеш!» – диде. «Ярый, икенче елга хәзерләнеп килермен», – дип җавап бирдем. «Юк, хәзер үк!» – диде Нәҗип абый. Ул мине әзерлек бүлегенә укырга алу турындагы боерыкка кул куйды. Каникулдан соң, консерваториягә укырга килдем. Тулай торакка урнаштырды. Безнең урта музыкаль белем юк иде, әзерлек бүлегендә урта музыкаль белем бирделәр. Училищеның дүрт еллык программасын ике ел эчендә үзләштердек. Аннан соң, башка училище тәмамлап килгән студентлар белән бергә имтиханнар биреп, консерваториягә укырга кердек.

 

– Нәҗип Җиһановның Сезнең кебек гади авыл баласына мөнәсәбәте бик сокландырды.

 

– Нәҗип Гаязович хакында төрле сүзләр сөйләделәр. Ул – укытучы, ректор, профессор, СССРның халык артисты, өч тапкыр Сталин премиясе иясе, консерваторияне оештырган кеше. Шулкадәр гади, студентларны хөрмәт итә иде. Бер дә борын чөеп: «Мин – ректор!» – дип йөрмәде. Коридорда очраса, исәнләшкәч тә: «Укулар барамы? Проблемалар юкмы? Тырыш!» – дип әйтә торган иде.

 

Театрда артистлар картая – алмашка яшьләр кирәк иде. Ул вакытта Татарстанның сәясәте шундый: милли кадрлар тупладылар. Хәтта кайбер авыллардан да җыеп, чакырып йөрделәр. Чит илләргә бару турында уйламый идек. Җае да булмады, кирәкми дә иде ул.

 

Консерваторияне тәмамлагач, опера театрына тыңлаулар үткәрәләр: җырлаталар, сайлыйлар. Мине тыңлауларсыз кабул иттеләр. Эшли башладым. Яшь җырчыларга менә шундый ихтирам күрсәттеләр. Хәзерге заманда шул җитми. Яшь татар җырчыларын күтәрергә кирәк. Укысын, тырышсын! Безгә эш урынын да, фатир да бирделәр...

 

1974 елдан Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында эшли башладым. Озак эшләргә өлгермәдем, армиягә алдылар. 1975-1976 нчы елларда Самарада Ренат Ибраһимов белән бергә хезмәт иттем. Шуннан без аның белән якын дусларга әйләндек.

 

«Авыру килеш тә сәхнәгә чыгарга туры килде»

 

– Театрда эшли башлаган елларны да искә алып үтик әле.

 

– Ничек җырлармын, үземне ничек күрсәтермен, нинди рольләр бирерләр, сәләтемә, шәхесемә ничек карарлар икән, дип кайгырасың. Коллективта бик яхшы каршы алдылар. Җыелышта: «Яшь җырчы Руслан Дәминов!» – дип таныштырдылар. Өлкән артистлар сынадылар. Азат Аббасов, Фәхри Насретдинов, Камил Якупов, Рәйсә Билалова һ.б.

 

Кешенең кем икәнлеге репетиция вакытында ук билгеле була. Мәсәлән, репетиция башлана. Приказ буенча, син шул рольдә уйнарга тиеш, дип, директор боерык яза. Рольне өйрәнәсең, дәресләр үткәрәләр, партияләрне концертмейстер белән өйрәнәсең. Борынын чөйгән коллегалар да булды: «Мин – опера җырчысы», – дип сөйләштеләр. Аларны сизеп алалар иде. Ә мин бик хөрмәт белән карый, хезмәттәшләремне чын күңелемнән ярата идем.

 

Татар авылыннан чыккан татар егете булгач, русча сөйләшкәндә акцент бар иде. Качалов театрындагы бер артисткадан дәресләр алдым. Ул мине сөйләшергә, авызны, иренне, сулышны «тренировать» итәргә өйрәтте.

 

– Акцент беттеме?

 

– Бетте. Акцент бетмәсә, сәхнәгә чыгармыйлар.

 

– Ә дулкынлану хисе? Тәҗрибәсе булмаган яшь артистлар еш кына каушап калырга да мөмкин.

 

– Опера һәм балет театрында 35-40 ел актив эшләдем. Гомер буена дулкынлану булды, гел курка идем. Ләкин авыру килеш тә сәхнәгә чыгарга туры килде. «Башмагым», «Алтынчәч», «Летучая мышь», «Цыган-премьер» операларында берүзем җырлый идем, ягъни минем алмашка икенче составка җырчыны куймадылар (гадәттә, операны ике состав башкара). Ә кайбер җырчылар үзләрен саклый иде, халыкка начар җырлап күрсәтәсе килми. Мин, авыру булсам да, чыктым. Хезмәт кенәгәсендә  дә: «Авыру килеш җырлап, спектакльне коткарып калды», – дигән рәхмәт сүзләре күп.

 

Хәтерлим, Муса Җәлилнең юбилеен билгеләп үттеләр. Бу уңайдан «Җәлил» операсы куелырга тиеш иде. Ул операда мин җырламыйм, төп партияне Хәйдәр Бигичев башкара, ләкин мине дә чакырттылар. Аның күкрәге авыртты, йөткерә иде. Шулай да ул киләсен әйткән. Гадәттә, безнең репетиция сәгать 11дә башлана. 12гә кадәр син җырлый алу-алмавыңны әйтергә тиеш. «Җырларгамы-юкмы», – дип, Хәйдәр суза да суза. Директор: «Хәйдәр, җырлый алмасаң, җәнҗал чыга. Театрга Татарстан җитәкчелеге, зур кунаклар килә. Әгәр җырлый алмасаң, «Алтынчәч»не куябыз», – диде. («Алтынчәч»нең либреттосын Муса Җәлил язган. – Авт.) Ә мин инде дәшмичә генә: «И-и, Хәйдәр җырласын иде, авырыйм бит», – дип эчтән теләп торам. Ахыр чиктә, Хәйдәр җырлый алмавын әйтте. Шулай итеп, спектакльне алмаштырдылар. Өйгә кайтып, тамакны чайкадым, май каптым. Театрда эшләүче фониатр-табиб Флёра Таһировага килдем. «Тамагың кызыл, йөткерүең бар, җырларга ярамый», – диде. «Бернишли алмыйм. Үлсәм дә чыгам», – дидем. Ул да тамакны төрле дарулар, майлар белән дәвалап карады.

 

Сәхнәгә чыктым, ноталарны чиста җырладым, шөкер, тавыш карлыкмады. Җырлап чыктым. Спектакльдән соң, директор, бүлмәмә кереп: «Минтимер Шәрипович Сезгә чәчәк бирде, Сезне котлады. Рәхмәт!» – диде. Менә шундый хәл булды. Бу кичне җырлап чыгарга Аллаһы Тәгалә булышты.

 

«Яраткан партнерым – Зилә Сөнгатуллина. Мин аны бик яратам!»

 

– Опера театры артистлары – үзгә артистлар шул. Бу сиңа микрофонга җырлау түгел...

 

– Әйе. Драма артистлары, чыгалар да, йөткерәме-юкмы, тавышы карлыкканмы-юкмы, рольне уйный алалар. Тамагы авырткач, артист тагын да ныграк кайгыра башлый. Кайгыргач, төрле хаталар китә. Дирижер күрсәткән вакытта җырларга өлгермәсәң, бетте... Спектакль бетте дигән сүз.

 

Җырчы булып эшләгәндә: «Пенсиягә чыксам, рәхәтләнер идем. Авырсам да кайгырмас идем. Тавышның бармы-юкмы икәнен белмим дә, беләсем дә килмәс иде», – дип уйланган чаклар булды. Пенсиягә чыгу чын хыял иде. (Елмая.)

 

Элек радиода Сәнгать советы (Худсовет) бар иде. Радиода җырлары яңгырамаган кешеләрне төрле концертларга кертмәделәр. Радиода языласың, язмаңны Сәнгать советы, тикшереп, кабул итә яки кабул итми. Аллаһка шөкер, минем барлык язмаларым да Сәнгать советы аша үтте. Татар халык җырлары, опералардан язмалар, арияләр, беркем җырламаган җырлар һ.б. Ганс Сәйфуллинның Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган «Мәхәббәтем сиңа көч бирсен» җыры – әнә шундыйлардан.

 

Хәзерге эстрада җырчыларына вокал да кирәкми. Компьютер аккомпанементы бар – рәхәт! Компьютер аша чистартылган яхшы тавыш белән яздырылган язманы куялар да, авызларын ачып торалар. Телевидениедә дә, концертларда да шул хәл. Ә без, ничек бар – шулай сәхнәгә чыга идек.

 

– Руслан абый, 40 ел эшләү чорында төрле җырчылар белән дуэтлар җырларга туры килгәндер. Бәлки, әйтеп үтәрсез: яраткан партнерыгыз булдымы?

 

– Зилә Сөнгатуллинаны әйтә алам. Ул бик музыкаль кеше. Үзенең тырышлыгы, гаделлеге белән, кеше буларак, театрда бик авторитетлы иде. Бик гади кеше ул. Зилә ханым белән төрле темаларга сөйләшеп була, ул үзен әллә кемгә куймый. Мин аны бик яратам. Зилә Сөнгатуллина вокал ягыннан да, кешелеклелек ягыннан да аерылып тора.

 

Мәрхүмә Рәхилә Мифтахова белән дә бергә җырладык. Ул бездән олырак иде. Аның белән дә дус булдым. Рәисә Нуриева дигән меццо-сопрано бар иде, ул миңа: «Даминчик», – дип дәшә иде. Шуннан соң миңа гел Даминчик дия башладылар.

 

Балалар спектакльләрендә дә уйнадым. «Кошкин дом»да бик яхшы әтәч булдым! (Көлә.) «Кара йөзләр», «Князь Игорь», «Евгений Онегин», «Фауст», «Летучая мышь», «Моя прекрасная леди», «Сильва», «Богема», «Цыган-премьер», «Здравствуйте, я Ваша тётя» һ.б. опералардагы партияләрне башкардым. Еш кына Азат Аббасов белән әти белән малай роленә туры килә идек. «О, папа, папочка!» – дип, йөгереп баргач, Азат Аббасов: «Сынок, сыночек!» – дип, мине кулларына күтәреп ала иде. (Көлә.)

 

«Вокал белән шөгыльләнәм, тавышым бар!»

 

– Руслан абый, юбилеегыз уңаеннан кичә яисә концерт булачакмы? Мәсәлән, өлкән артистларның юбилейларын Камал театры оештырырга булыша...

 

– Бездә җырчы-солистларга бик артык игътибар итмиләр. Мәсәлән, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында һәр артистның портреты эленеп тора. Безнең театрда андый гадәт юк. Җырчылар турында оныталар. Ул кемнәрдән торадыр – белмим.

 

60 яшьлек юбилей концертым Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестр катнашында булган иде. Русча, татарча һәм итальянча җырлар башкардым. Концертны үзем оештырдым. Видеога төшереп булмады, кызганыч. Оештыру эшләре белән йөреп, көчем бетте. Иртәгә концерт буласы дигән көнне йөткерә башладым, тирләдем, баш авыртты, тавышым бетте... Алдан репетицияләр ясалган, репертуар программасы эшләнгән иде. Авылдан Светлана апам килеп җитте. Тамакны ромашка төнәтмәсе белән чайкадым, аспирин кебек дарулар эчтем. Башыма бүрек киеп, муеныма шарф урап, өстемә әллә ничә кат юрган ябынып яттым. Иртән савыгып тордым. Тавышым да барлыкка килгән иде. Сәхнәгә шул терелү шатлыгы белән күтәренке кәефтә чыктым. Ике бүлек буе җырладым.

 

Шуннан соң бер-ике ел үткәч, инфаркт булды. Уйладым да, киләсе юбилейларны үткәрмәскә булдым. 65, 70, 75 яшьлек юбилейларны уздырмадым. Театр директоры Рәүфәл Сабирович туган көнем белән котлады. Хәзер инде чыгыш ясап йөрмим.

 

– Чыгыш ясамасагыз да, өйдә җырлап караган бармы?

 

– Ике-өч ай элек җырлап карадым. Шөкер, тавышым бар. Бөтен ноталарны алам. Вокал белән шөгыльләнәм.

 

Миңа кайбер җырчыларны тыңлау файда бирә. Мәсәлән, Юрий Гуляев дигән баритон тембрлы җырчы бар иде. Аның язмаларын тыңласам, күңелем, тавышым күтәрелә. Италия җырчыларыннан Доминго Пласидо, Хосе Каррерас, Лучано Павароттиларны тыңлау миңа бик уңай тәэсир итә.

 

Әңгәмәдәш – Зилә Мөбарәкшина 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №3. – Б. 50-55.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру