100 ел элек татар дөньясы
Укытучылар кичәсе
27 мартта Зур Мещанский урамда, Мулланур Вахитов (әүвәлге Сәйдәшев) мәктәбендә Казандагы мәгариф эшчеләренең җыелышы булды. Җыелышта иптәш Бурундуков мәгариф эшләренең барышы хакында доклад ясады. Доклад беткәч, бер пәрдәлек концерт бүлеге булып, төрле җырлар җырланды һәм декламацияләр сөйләнде. Соңыннан җыелышка килүчеләргә аш бирелеп, мәҗлеснең гайре рәсми бүлеге иртәнгә кадәр дәвам итте.
И.Исхаков.
«Татарстан». – 1924. – 1 апрель. – Б.6.
Татарстанга ярдәм
«Авыл хуҗалыгына булышлык күрсәтү комитеты», Татарстандагы мохтаҗ халыкларга ризыклата ярдәм итү өчен, соңыннан кайтарып бирү шарты илән, Мәскәүдән алтынлата биш мең сум акча җибәрергә булды. Түләүнең мөддәте бер ел. Шуның белән бергә, Минзәлә кантонының башкаларга караганда артыграк дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ икәнлеге беленде. Шуңа күрә бу ярдәм беренче нәүбәттә аңа биреләчәк. Моннан башка, Татарстандагы балаларга ярдәм сорап та комиссиягә мөрәҗәгать итәргә дә карар бирелде.
«Татарстан». – 1924. – 2 апрель. – Б.4.
«Кызыл уклар» гәзите
6 нчы татар-башкорт мәктәбендә чыгып килә торган атналык «Кызыл уклар» стенгазетасының 23 нче номеры чыкты. Гәзит курсантларның үз көчләре белән генә чыгарыла. Бу номерында да мәктәп тормышыннан язылган баш мәкалә ач, тәрбиясез балаларга ярдәм безнең бурычыбыз икәнен аңлата. Чынлап та, бу мәсьәлә хәзер бик мөһим һәм һәрбер кызыл командир, курсант, кызылармеец бу мәсьәләдә читтә калырга тиеш түгел. «Мәктәп тормышыннан» бүлегендә кызыклы, җитди, көлке нәрсәләр бар. Бу курсантлар да һөҗүви (сатирик) агымда яхшы ук алга киткәнен күрсәтә. Эшчеләр тормышыннан язылган нәрсәләрнең дә булуы курсантларның эшчеләр белән элемтә ясап торуларын белдерә. «Әдәбият» бүлегендә әле аксаулар күзгә күренә. Шулай да әдәби көчләрне дөрес эшләткәндә, курсантлар ул бүлекне дә баетырлар дип әйтергә туры килә.
«Татарстан». – 1924. – 2 апрель. – Б.4.
Аяк киемнәре җитешмәү аркасында
Беренче апрельдән икенче апрельгә чаклы, күннән тегелгән аяк киемнәре җитешмәү сәбәпле, Казанда 70 милиционер хезмәткә чыга алмаган. Төрле җинаять эшләре көчәйгән бер вакытта мондый игътибарсызлыкка, әлбәттә, чик куелырга тиеш иде.
«Татарстан». – 1924. – 4 апрель. – Б.5.
Татар ягында нигә трамвай юк?
Казанның мәркәз урамнарында вагоннар йөрсә дә, Пләтән төбәгендә яхуд, гомумән, Болакның аргы як төбәгендә вагон юллары шул килеш яталар әле. Кыш көннәрендә кар өемнәрен әрчергә кеше юк, диләр иде. Ләкин хәзер карлар эреп бетеп, тимер юллар вагон йөрерлек хәлдә калса да, коммуна хуҗалыгы ул эшкә игътибар күзе белән карамый әле. Шуңарга әһәмият бирергә кирәк иде.
«Татарстан». – 1924. – 8 апрель. – Б.5.
Кыйммәтле хәзинә
Татарстан Малия халык комиссариатына алынган хәбәргә караганда, Чистай кантонында бер крестьян бик иске заманда күмелгән кыйммәтле хәзинә тапкан. Бу хәзинәдә 82¾ мыскал авырлыгында иске алтын акчалар һәм башка төрле бизәнү әйберләре чыккан. Алар арасында 920 нче елда сугылган акчалар да бар икән. Тапкан крестьян ул әйберләрне икенче бер кешегә саткан булса да, соңыннан аларны кантон башкармасы кулына алганнар.
Казанның Тарих һәм иске әсәрләр җәмгыяте ул хәзинәдән чыккан нәрсәләргә бик зур әһәмият бирә, чөнки шулар аркасында тарих өчен кыйммәтле материаллар табарга мөмкин булачак. Шуңа күрә Тарих һәм иске әсәрләр җәмгыяте бу хәзинәне Татарстан Малия халык комиссариаты аркылы Казанга китертү чараларына кереште. Ул нәрсәләрне мәркәз музейга куярга уйлыйлар.
«Татарстан». – 1924. – 8 апрель. – Б.5.
Текстны басмага Энҗе Сабирова әзерләде.
"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 30-31.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА