Журнал «Безнең мирас»

Admin автор яңалыклары

  • Ислам. Дини сүзлек

    Гошер (гарәпчә – уннан бер) – мөселманнар ярлыларга бирә торган сәдака. Аны игенчеләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр, болын һәм печәнлек җире, умарталыгы булган кешеләр бирә һәм барлык уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә.
    🏷 Admin
  • Ләбиб Леронның изге сәфәре ничек үткән?

    Ләбиб Леронның изге сәфәре ничек үткән?
    🏷 Admin
  • 100 ел элек татар дөньясы

    Узган кыш мичләре рәтләп эшләнмәү сәбәпле, «Октябрь революциясе» исеменә ачылган татар театры һәрвакыт суык булып, тамашачылар һәм артистлар өчен бик зур уңайсызлыклар тудырган иде. Театр идарәсе бу хәлне игътибарга алып, пар миче куйдыру чараларына кереште. Бу эшне башкару турында Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәйәте әгъзаларыннан иптәш Балтанов зур тәшәббес күрсәтә. Аның тырышуы буенча, театрны төзәттерү һәм мич куйдыру өчен Халык комиссарлары советы тарафыннан алтынлата 24 мең сумлык смета тасдыйк улынды. Хәзерге көндә хуҗалык оешмаларыннан аңар кирәк кадәр сумма турында чаралар күрелә. Театрны төзәттерү өчен, кирәкле материалларның кайсылары хәзерләнә башлады. Сезон ачылганга кадәр татар театрының җылынырлык бер хәлгә китерелүе көтелә.
    🏷 Admin
  • Җырчы Эмиль Җәләлетдиновның тууына 90 ел

    Күренекле җырчы (лирик-драматик баритон), Татарстан АССРның халык (1973) һәм РСФСРның атказанган (1982) артисты Эмиль Усман улы Җәләлетдинов 1933 елның 2 июлендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд шәһәрендә туа. Анда музыка мәктәбен тәмамлагач, ул Ташкент консерваториясенә укырга керә. Студент елларында ук татар халык җырларын һәм Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ә.Бакиров әсәрләрен башкара. 1962 елда Эмиль Җәләлетдинов Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә җырчы-солист булып эшли башлый. Р.Яхинның романсларын, А.Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле циклын симфоник оркестрга кушылып җырлый. Аның репертуарында рус һәм итальян халык җырлары, чит ил һәм рус классик композиторларының романслары шулай ук әһәмиятле урын тота. Эмиль Җәләлетдинов 2023 елның 19 мартында Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Хормейстер Венера Гәрәеваның тууына 80 ел

    Хормейстер, педагог, Татарстанның халык артисткасы Венера Хәсән кызы Гәрәева 1943 елның 25 июнендә Татарстанның Саба районындагы Өчиле-Сүлә авылында туган. Алабуга культура-агарту училищесында укый. Шуннан соң ул туган ягына – Сабага кайтып, музыка мәктәбендә эшли. Венера Гәрәева 1972 елда Сабадан Казанга Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры булып килә. Педагог 1974 елдан башлап Казан музыка укуханәсендә (училищесында) белем бирә. Венера Гәрәева 2020 елның 26 октябрендә Казанда вафат булды.
    🏷 Admin
  • Ислам. Дини сүзлек

    Гашура (гарәпчә – мөхәррәм аеның унынчы көне). Әлеге көнне Гашура бәйрәме билгеләп үтелә. Ә көннең фазыйләтләре һәм хикмәтләре бихисап. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай дигән: «Ибраһим галәйһиссәлам Гашура көнендә тугандыр. Аллаһы Тәгалә аны Нәмрудның утыннан Гашура көнне коткаргандыр, юлның тугрысын да Гашура көнендә күрсәткәндер».
    🏷 Admin
  • «Туган ил» җыры

    Агыйделкәйләрне, ай, кичкәндә, Бер җырладым ишкәк ишкәндә: «Ай, уймалы, уймалы ла, Уймалы су буйлары. Ай-һай-ли, Уймалы су буйларында Озак яшәп булмады. Ай-һай-ли, Рәхәт булса да торган җир, Сагындыра туган ил».
    🏷 Admin
  • Абага

    Абаганың 150гә якын төре билгеле. Татарстан территориясендә аның дүрт төре бар. Ата калканлы абага (ата абага – D. filix-mas), картузиус калканлы абага (D. carthusiana) барлык районнарда очрый; охшаш калканлы абага (D. assimilis), тараксыман абага (D. cristata) сирәк төрләргә керә. Ылыслы һәм катнаш урманнарда, куаклар арасында, сазлыклы болыннарда үсә.
    🏷 Admin
  • Нәҗип Думавиның улы Чыңгыз Тахтамышев хатлары

    Бүген Гөлнурдан хат алдык, ул анда Зөфәр иптәшнең үтенечен дә белдергән. Алдагы хатында: «Резеда апаларның уллары чирләгән», – дип тә язган иде. Шулай инде, тормышта гел берәр нәрсә чыгып тора. Менә әле без дә якында гына каенанабызны күмдек. 79 яшендә иде.
    🏷 Admin
  • Әтәч белән тавыклар

    Кояш баю белән тавыклар: – Кыт-кыт-кыт, кунакларга вакыт! – дип, берәм-берәм кетәккә кереп, кунакчаларга менеп кунаклыйлар икән, ди. Әтәч тә кунакчага менә, ятар түшәге булмагач, ачуы килеп, төн уртасында тора да шулай дип кычкыра, имеш, ди.
    🏷 Admin
  • Мөдәррис Вәлиев (1953-2020) шигырьләре

    Әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, нашир, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1989), филология фәннәре кандидаты (2002), Республиканың М.Җәлил исемендәге һәм Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләре лауреаты, 1983 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе – Салих Маннапов) 1953 елның 30 маенда Татарстанның Әлки районындагы Яңа Камка авылында туган.
    🏷 Admin
  • Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде

    Арча районының Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш мәктәбендә (директоры – Р.Камалов) олуг әдипкә нисбәтле күркәм чара үтте. Чарага Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Татарстанның халык шагыйре Р.Гаташ, шагыйрьләр һәм язучылар – В.Нуриев, Х.Ибраһим, Н.Сафина, С.Әхмәтҗанова, Й.Шәрәпова да кайтты. Казанбаш мәктәбенә Гариф Ахунов исеме бирелде.
    🏷 Admin
  • Чыршы

    Чыршы – татар халкының мәдәни акылында бик үзенчәлекле урын биләп торучы каршылыклы агач. Бигрәк тә Казан татарларында. Ни өчен дисезме? Чыршы белән бәйле күп тыюлар бар. Аны йорт тирәсенә утыртырга ярамый дип исәплиләр, чөнки чыршы үлеләр агачы санала. Йорт тирәсенә утырткан чыршының очы кыегая башладымы, бу йорт хуҗасы үлеменә ишарә, диләр. Гомумән, татар акылы чыршыны безнең агач дип кабул итеп бетерми. Бу күчмә тормышта яшәгән вакытлардан килгән ышанудыр, күрәсең. Ни дисәң дә, чыршы – урман агачы, ә без – дала халкы.
    🏷 Admin
  • Ислам. Дини сүзлек

    Мөхәммәд Габдеһү (1849-1905) – Мисырда мөселман яңарышының күренекле галиме. Ул Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган (1866-1870). Үзлегеннән Европаның мәдәни мирасын өйрәнгән. Панисламизмга нигез салучы, сәет Җамалетдин Әфганинең (1839-1897) шәкерте һәм көрәштәше.
    🏷 Admin
  • «Җырымда юатырмын» җыры

    Узган гасырның 1980 нче елларында шагыйрь Фәннур Сафин (1948-1992) исеме бик популяр иде. Аның сүзләренә язылган «Хушлашырга ашыкма» (Р.Гатауллин көе, И.Шакиров репертуарыннан), «Ялгыз көймә» (Р.Гатауллин көе, Ә.Авзалова репертуарыннан), «Җырымда юатырмын» (Б.Мөлеков көе, В.Гыйззәтуллина репертуарыннан), «Бер елганың ике ярында» (С.Чуганаев көе, А.Тимершәех репертуарыннан), «Кал моңнарым булып» (Р.Гатауллин көе, Г.Сафиуллина һәм Х.Фәрхи репертуарыннан), «Хуш, Сәрия!» (З.Хәйретдинов көе, И.Газиев репертуарыннан) җырлары халык теленнән бик озак төшмәде.
    🏷 Admin
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру