Журнал «Безнең мирас»

Ислам. Дини сүзлек

🏷 Admin

Диндарлык

 

Диндарлык (гарәпчә, фарсыча – динле булу, тәкъвалык) – ислам дине йолаларын чын күңеленнән инанып һәм бик төгәллек белән үтәүче мөселманнарга карата әйтелә торган сүз.

 

Мөселман дин әһелләре диндарлыкны кешедәге иң яхшы сыйфат дип бәяли.

 

Зиярәт кылу

 

Зиярәт кылу (гарәпчә. 1. Зират; 2. Барып күрү) – имамнар, шәехләр һәм башка изгеләр җирләнгән каберләргә, төрбәләргә, изге саналган һәр урынга гыйбадәт кылу нияте белән бару.

 

Зикер

 

Зикер (гарәпчә – искә алу, искә төшерү) – Аллаһны олылауга багышланган махсус доганы (зикерне) күмәк аваз белән (зикер-җали) яки эчтән генә (зикер-хафи) уку. Суфилар аерым бүлмәләргә – хөҗрәләргә бикләнеп, күңелләрен Аллаһка юнәлтеп, «Аллаһ» яки «Раббым» сүзен, бигрәк тә «лә-иләһә илләллаһ» кәлимәсен кабатларга, әлеге сүзләрне йөрәкләренә сеңдерергә тиешләр.

 

 

Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек»

(төзүчесе – Заһид Шәфигый, фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими)

китабыннан (1993) файдаланып, Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас". – 2024. – №3. – Б.71.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру