Пермь краендагы Уразмәт авылы тарихы
Дөнья картасында Уразмәт барлыкка килүгә быел 370 ел!
Пермь крае татар авылларының берсе – бай тарихлы Уразмәт авылы. Шушы көннәрдә авылыбыз 370 еллык бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Уразмәт район үзәгеннән 40 чакрым ераклыкта, урман эчендә, табигатьнең бай урынына, мул сулы Ирен елгасының уң як ярында урнашкан.
Һәркемнең туган җире, туган нигезе бар. Беренче тапкыр җиргә аяк баскан, теле ачылган, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз яшәгән туган җир ул. Кеше үсеп җитеп кая гына чыгып китмәсен, кайда гына гомер итмәсен, аның кендек каны тамган туган җире һәрчак исендә, hәрвакыт күңелендә. Адәм баласы, үзенең кем икәнен белим дисә, җиде буынга кадәр ата-бабасын белергә тиеш. Кемнәр соң безнең ата-бабаларыбыз? Ни өчен шушы урынны сайлаганнар?
Авылыбызның данлыклы шәхесләре
Төрле чорларда халкыбызга тугры хезмәт күрсәткән күренекле зыялылар, дин әһелләре, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре арасында Уразмәт авылына мөнәсәбәтлеләре дә шактый. Уразмәт һәм Казак авылларының беренче указлы муллалары Иске авылдан (Орда районының Карьево авылы) килеп динне күтәрүдә үзенең зур өлешен керткән Шәйхелмәтин мулла, ХIХ гасыр башында Казак авылына килеп урнашкан Ләбиб мулла, Уразмәт авылында туып-үскән Мәгафур мулла авылыбызның тарихында зур урын алып тора. Совет власте чорында үзләренең тырыш хезмәтләре белән алдынгылар рәтендә торган игенчеләребез һәм терлекчеләребез, төрле өлкәләрдә зур уңышлар казанып эшләүче, авылыбызның горурлыгы булган авылдашларыбыз бар. Авылыбызның данын күтәрүче кайбер шәхесләрнең исемнәрен атауны дәвам итәсем килә. Бөек Ватан сугышы ветераны, физика-математика фәннәре кандидаты, Свердловск пединститутының гомуми физика кафедрасы доценты, СССРның мәгариф отличнигы Фәрит Шәңгәрәев; авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, академик, Казан дәүләт аграр университетының кафедра мөдире, бик күп фәнни хезмәтләр, укыту әсбаблары авторы Фаек Сафиуллин; тарих фәннәре докторы, профессор, Пермь татарларының тарихын язучы Фәйзелхак Ислаев; китапханә белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан Гүзәлия Закирова; озак еллар район прокуроры булып эшләгән Раил Закиров һәм башкалар.
Уразмәт авылының барлыкка килүе турында төрле мәгълүматлар һәм легендалар бар. Ата-бабаларыбыз элек-электән үзләренең нәсел-нәсәпләре, ничек көн күрүләре турында яшь буынга сөйләп калдырган. Буыннан-буынга килгән истәлекләргә, сакланып калган архив документларына, тарихчыларның язмаларына таянып, авылыбызга 1654 елда нигез салынган дип һич шикләнми әйтергә мөмкин. Галимҗан Сабирҗанов, Зәйнулла Нигаматов, Ясәви Гыйззәтуллин абыйларның истәлекләре, Сәгыйт Азембатов һәм Сәкинә Хизбуллина әбиләрнең сөйләүләре авылыбызның тарихын өйрәнүдә зур чыганак булды.
Авылыбыз иң элек Яңабирде исеме белән йөртелә. 1719 елда үткәрелгән халык санын алу материалларында 63 яшьлек Яңабирде исемле кеше күрсәтелә. Ул авылның старостасы була, авыл кешеләрен үзе терки һәм ахырга үз тамгасын куя. Менә шушы елны авыл рәсми әйләнешкә Уразмәт булып кертелә һәм шул исеме белән кала.
Пугачев вакыйгаларының корбаны
Еллар үтә тора. Илдәге барлык болгавыр вакыйгалар Уразмәт авылы тарихында да чагылыш таба. Пугачев восстаниесе (1773-1775) вакыйгаларына бәйле булган Сарым-киектәге Айдар чокыры бүгенге көндә дә халык телендә саклана. Пугачев сугышчылары, Ирен буе авылларын урап йөргәндә, агач башына менгән кеше күрәләр. Күзәтүче дип уйлап, аны атып төшерәләр. Үле гәүдәсен авылга алып килгәч, аның кортчы Айдар икәнен беләләр һәм авыл халкына мәрхүмне җирләргә булышалар.
Гыйлем-мәгариф һәм халык саны
1816 елда үткәрелгән халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уразмәт авылында барлыгы 209 кеше исәпләнә. Муллалык хезмәтен авыл кешесе Гыйбадулла башкара. Шушы чыганакка таянып, Уразмәт авылы мәчетенең салынуы 1826 нчы елларга карый дип әйтә алабыз. Мәчетләр салынгач, уку-язу, дин исламны өйрәнү башлана. Тора-бара авылда ике катлы зур мәчет төзелә. Аның указлы мулласы итеп Иске авылдан Шәйхелмәтин исемле кеше килә. Төрле елларда укыту эшен Таиф белән Касыйм Шакировлар, Нурулла Закиров, Мәгафур мулла, аның кызы Нәгимә башкаруы билгеле.
1869 елда Уразмәт авылы Пермь губернасының Воскресенск волостена карый. Ул чордагы авылның кеше саны – 367, хуҗалык саны – 65 һәм 1193 дисәтинә җире, мәчете була.
1904 елдагы Воскресенск волостеның халык санын алу мәгълүматлары буенча, Уразмәттәге 94 хуҗалыкта 412 кеше яши, ә күрше Казак авылында 45 хуҗалыкта 231 кеше исәпләнә. Казак авылы шушы елда Уразмәттән аерым исәпкә алына. Анда да ике катлы мәчет төзелә.
Казак авылы мәчетендә дә укытулар барган. Беренче мулласы булып данлыклы Чистай мәдрәсәсендә укып белем алган Байчын авылы кешесе Ләбиб мулла Чистай кызы Зәйтүнә абыстай белән килә. Аннан соң, Енапай авылыннан Таиф мулла Вәисов Әсма абыстай белән күчеп килә. 1933 нче елларда мәчетләрнең манараларын кисеп, биналары яңа оешкан колхозларга күчә.
Гражданнар сугышы да авыл тарихында тирән эз калдыра. Олыларның сөйләвенчә, авылда «кызыллары» да, «аклары» да, «яшелләре» дә булып ала. Дөньялар мондый болганчык вакытларда мәчетләрдә укулар туктала, мәчетләрне ябалар.
1928 нче елларда беренче совет мәктәбе ачыла. 1953 елда Уразмәттә җидееллык мәктәп эшли башлый, анда 600 бала укый. 1986 елда гомуми урта мәктәп программасы белән эшли башлыйлар. Ә менә 2022 елда, укучылар саны җитмәүне сәбәп итеп, мәктәпне 16 км ераклыктагы Богородск авылына күчерәләр.
Ватан сугышы еллары илебез тарихына иң авыр, газаплы, кайгылы, шул ук вакытта данлы чор булып кереп кала. Бөтен совет халкы белән беррәттән, Уразмәт һәм Казак авылларының ир-егетләре дә изге көрәшкә күтәрелә. Казак авылындагы Юныс гаиләсеннән генә дә биш ир-ат сугышка китә: Юныс Саматов үзе һәм Фоат, Фәрит, Зөбәер һәм Гамир Шәңгәрәевләр. Фронттан бары тик Фоат белән Фәрит кенә исән-сау әйләнеп кайталар.
Уразмәттән – 129 кешене, Казак авылыннан 66 кешене фронтка озаталар. Алар төрле фронтларда илебезне саклап сугышка керәләр, зур шәһәрләр өчен барган сугышларда башларын салалар. Шуларның 94е генә авылга әйләнеп кайта, кайтканнарының күбесе авыр яралар белән озак яши алмый. Хәзерге көндә авылыбыздан уннан артык егет илебезнең тынычлыгы өчен СВОда хезмәт итә.
1931-1933 нче елларда Казак авылында оештырылган «Яңа тормыш» һәм Уразмәт авылындагы «Уңыш» колхозлары, 1950 елда бергә кушылып, эшли башлыйлар. Шул елларда Ирен елгасын буып, гидроэлектростанция төзелә. Нәтиҗәдә, 1954 елда авыл йортларында электр уты кабына. Шулай ук пекарня, клуб, фельдшер-акушерлык пункты ачыла, 1971 елда кирпеч заводы эшли башлый.
1959 елда колхозларны берләштерү башлана. Ирен буе колхозлары «Кызыл Ирен» исеме белән берләшеп эшли башлыйлар. Уразмәт бригадасы колхозчылары социалистик ярышта hәрвакыт алдынгылардан була, ярышта Күчмә Кызыл байракны күп еллар үз кулларында тоталар. Умартачылык эше бик алга китә. 1977 елда умартачы Назыйм Галимханов яхшы эше өчен Бөтенсоюз Халык казанышлары күргәзмәсенең бронза медале белән бүләкләнә.
1986 елда, төп хуҗалыктан аерылып, «Дружба» колхозы оеша. Колхозда төзелешләр башлана. Мөгезле эре терлек саны күпкә арта, терлек абзарлары, гаражлар төзелә, колхозчыларга йортлар салына. Колхоз ярдәме белән хуҗалыкларда бушлай кое казыйлар, телетранслятор урнаштырыла, авыл өйләренә телефон кертелә. Хуҗалыкның алга үсешендә җитәкче Вәсим Галиев белән инженер Мәсгүд Саматов тырышлыклары зур була. Тормыш шартлары яхшыра, халык киләчәккә зур өметләр белән карый башлый. Ләкин 1990 нчы елларда илебездә башланган үзгәртеп кору, базар мөнәсәбәтләре бу ышанычны юкка чыгарды. 2019 елның декабрь аенда «Дружба» колхозы да таркатылды. Яшьләр эш эзләп шәһәргә китә, күбесе вахта ысулы белән эшли башлый.
***
Базар мөнәсәбәтләре урнашкач, инициативалы кешеләргә үз эшләрен ачу мөмкинлекләре туды. Шәфыйк Миннияров, Мөгаллим Шәкүров, Фидалия Тавафиева, Айгөл Шәкүрова һәм Дамир Шәкүров үз эшләрен ачтылар, 1998 елдан башлап Мөсәгыйт Зайнуллинның фермерлык хуҗалыгы эшләп килә. Ул 90 гектар җир эшкәртә, 30 баш мөгезле эре терлек үстерә.
"Безнең мирас". – 2024. – №6. – Б.34-37.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА