Журнал «Безнең мирас»

Язучы Кыям Миңлебаевның тууына 95 ел

🏷 Admin

Язучы, тәрҗемәче, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1980) Кыям Миңлебаев (Кыяметдин Сәләхетдин улы Миңлебаев) 1929 елның 25 июнендә Татарстанның Чүпрәле районындагы Кече Чынлы авылында туган.

 

Кыям Миңлебаев 1953 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, ике ел Татарстанның Сарман урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта. 1955 елның көзендә ул янәдән Казанга кайта һәм Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли башлый.

 

Кыям Миңлебаев – иҗади сәләтен тәрҗемә жанрына багышлаган тәҗрибәле профессионал тәрҗемәчеләрнең берсе. Кыям Миңлебаевның тәрҗемәсендә чит ил әдәбияты һәм совет классик әдипләренең егермеләп китабы дөнья күрде: Л.Толстойның – «Балачак», «Үсмерчак», «Егетчак» (1955-1957), В.Шишковның – «Хәсрәт дәрьясы» (1963), Т.Семушкинның «Айвам маҗаралары» (1964) әсәрләре һ.б.

 

Кыям Миңлебаев 2005 елның 3 сентябрендә Казанда вафат булды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру