Тормыш – кемгә уен, кемгә йөк...
Мансур Гыйләҗев «Бурлак» әсәренә бер караш.
Татар халкы! Син үләргә мәхкүм (хөкем ителгән) инде, Дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм (агуланган) инде... ...Лябод (чарасыз) сиңа терелер өчен корбан кирәк, Җитми мыр-мыр хәтем – чын, саф Коръән кирәк; Көймә бата; йота торган балык өчен Фида булган, мөрәүвәтле (үзен аямаучы) бер җан кирәк
Габдулла Тукай
БУРЛАКЛАР ТУРЫНДА ГЫНА ТҮГЕЛ…
Соңгы еллар татар драматургиясендә интеллектуаль тенденция көчәеп, тормышяшәешебездәге актуаль проблемаларны фәлсәфи яссылыкта тирән психологизм һәм шартлыассоциатив, аллегорик, метафорик алымнар ярдәмендә гәүдәләндерү күзәтелә. Шундый юнәлештәге сәхнә әсәрләре арасында Мансур Гыйләҗевның «Бурлак» драмасы да бар. Ул, ХХI гасыр укучысын мөстәкыйль фикерләүдән мәхрүм иткән күп кенә әсәрләрдән аермалы буларак, яшәешебез хакында, билгеләнешебез хакында җитди уйланырга чакыра (әлеге драма буенча Чаллы татар драма театрында 2008-2010 елларда спектакль куелды).
Гыйбрәтле хикәя-притча рәвешендәге психологик драма XVIII-XIX йөзләрдә Россиядә җәйге айларда ялланып, бау-арканнар белән көймә-корабларны елга ярлары буйлап тартып йөрүчеләр – бурлаклар турында гына түгел…
Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» драмасы буенча 2008-2010 елларда Чаллы татар дәүләт драма театрында спектакль куелды (Режиссёры – Фаил Ибраһимов). / Фото – Чаллы татар дәүләт драма театры архивыннан
***
Вакыйгалар ХIХ гасыр азагында бара. Европаның күренекле уку йортларында белем алган яшь эшмәкәр – Габдулла кондитер фабрикасы ачу нияте белән Казаннан Әстерханга килә. Бу якларда су юлларын тоткан шөһрәтле сәүдәгәр Демьян Потаповичның рөхсәтеннән башка Габдулланың максатына ирешүе мөмкин түгел. Демьян аңа уен тәкъдим итә: инде көз булуына карамастан, Иделне боз каплаганчы, товар төялгән баржаны бурлаклар ярдәме белән Казанга илтеп тапшырырга кирәк. Әгәр баржа барып җитсә, Габдулланың гозере үтәләчәк, ә инде барып җитмәсә – Габдулла Казанда театр төзергә тиеш була.
Араларында булган карт кешене, 13 яшьлек оланны да алып, гадәти булмаган вакытта юлга чыгарга бурлакларны югары түләнәчәк хезмәт хакы мәҗбүр итә. Күп кыенлыклар күреп, саеккан су юлына каршы барып ярты юлдан артыгын узгач, баржа төпкә утыра. Бурлаклар алга таба баруның мәгънәсен тапмыйча таралып бетә. Бурлакларны кызганган Габдулланың эшне туктатырга соравына карамастан, бары тик артельнең башлыгы шишкарь Гаяз гына ышанычын югалтмый – ялгызы баржаны тартырга омтыла. Туксан карт сөйләвенчә, кайчандыр, нәкъ шулай кыш җитеп килгәндә, Фаяз исемле бурлак җитәкчелегендә бер баржа Казанга барып җиткән ди бит! Гаҗизләнеп, Гаяз белгәненчә дога укый һәм могҗиза була: елгада су күтәрелә башлый. Бурлаклар янә җыела, баржа янә хәрәкәткә килә. Идел хуҗабикәсе балык Анасы да аларга булыша кебек. Казанга җитәргә күп тә калмый – баржа бозлар әсирлегенә эләгә. Шарт буенча эшне төгәлләмәсәләр дә, штраф түлисе булмый, «товар һәм баржа страховать ителгән», тик Гаяз эшне ахырына җиткермичә туктый торганнардан түгел – бу аның намусы. Аннан соң, хезмәтенең хакын алгач, ул хыялын тормышка ашыра алачак... Бурлаклар товарны боз өстеннән тартып ташырга булалар. Көтелмәгән хәл – азыктөлек, туку станоклары булырга тиешле әрҗәләрдә гап-гади елга ташлары булып чыга…
Шулвакыт Габдуллага һәм бурлакларга Демьян Потапыч түбәндәгеләрне сөйли. Гайрәтле сәүдәгәр дөньяга җиде айлык булып килгән, зәгыйфь, чирләшкә бала булып үскән. Бервакыт атасы: «Урам башына бер чүлмәк алтын куям, кем беренче булып барып җитә – чүлмәк шуңа була», – дигән. Җүнләп йөгерә дә алмаган Демьян беренче барып җиткән, тик чүлмәк буш булып чыккан... «Тора-бара мин көчле, куәтле, курку белмәс кешегә әверелдем... Ә хәзер мин үзем кешеләр белән уйныйм. Ләкин мин сезгә изге эшләр эшлим! Мин сезне тере җанлы, азартлы кешеләргә әйләндерәм! Сез миңа рәхмәт әйтергә тиешсез моның өчен!» – ди Потапыч бурлакларга. Аның сөйләвеннән тагы шуны беләләр: яшь, азартлы чагында Потапыч иптәшләре белән күңел ачып исергәч, шулай ук, тартыш тәкәсенең язмышын бурлакларга тапшыра. Ул елны могҗиза була – боз өстенә су чыга, тик Фаяз атлы шишкарь «товар»-ташларны Казанга илтеп җиткерү белән үлә. Зур акча откан Потапыч аның ятим калган кечкенә баласын эзләп таба, Швейцария банкына күп итеп акча күчерә һәм баланы Европаның иң яхшы вузларында укыта. Бу бала Габдулла булып чыга. Боларны ишеткәч, инде күптәннән үзен кеше иткән затны табу хыялы белән яшәгән Габдулла сөенә, тик үзен шулай кешеләр язмышы белән уйнап сынаган Потапыч алдында абруен төшерми, бурлаклар ягында кала. Тарих кабатланачак, Габдулла Гаязның улына яхшы белем бирергә вәгъдә итәчәк.
Потапыч та бурлакларга вәгъдә ителгән акчаларны бирәчәк, тик ташларны ярга ташып бетерергә кирәк. Әмма Гаяз авыр юл үткәндә иң авыр сынау – үзләрен рәхимсез рәвештә уенда куллануларын белгәч, беркемгә кирәкмәс ташларны ташудан баш тарта: «Син безнең белән уен уйнарга теләгәнсең... Син безгә тараканнарга куйган кебек, ставка ясагансың... Шушы җитмимени сиңа? Хәзер боз өстеннән таш ташырга мәҗбүр итәсең! Бөтен дөньяның хуҗасы дип саныйсыңмы үзеңне? Ялгышасың, Демьян купис! Дөньяның йөген без күтәреп йөртәбез! Монда без хуҗа! Бурлакларның берсе дә таш ташымаячак!..» – ди горур бурлак. Материаль байлыкларга караганда аның өчен үз һөнәренә, тәкъдиренә бирелгәнлек, иман, намус өстенрәк. Сәүдәгәрләр үзләренең оттырганнарын аңлыйлар. Гап-гади Идел бурлагы, алардан ныклы эчке үзәге, матур рухи дөньясы белән аерылып торган Гаяз җиңә. Соңгы вакыттагы сынауларны Гаязның йөрәге күтәрә алмый – үлә. Шулвакыт геройлар Идел өстендә үлгән бурлакларның җаннары күчкән утрау сурәте белән искиткеч матур рәшә балкыганын күрәләр. Гүя шушы мизгелдә алар бөтен нәрсәнең: акчаларның, азартлы уеннарның бер мәгънәсе дә юк икәнлеген аңлыйлар.
АВТОР БЕРДӘМ БУЛЫРГА ЧАКЫРА КЕБЕК
Кайчак кирәкмәскә дә әйләнгән, эш аты кебек йөк тарткан бөтен татар халкының яшәешенә аллегория кебек туган әлеге психологик драмада Гаяз – бу авыр тормышның йөген тартып баручы, максатына курыкмыйча бара торган олы йөрәкле кешене гәүдәләндерә. Аның рухы, башка бурлаклардан аерылып торуы Гайшәгә мәхәббәте, улы оланга мөнәсәбәте аша ачыла. Бүтәннәр «бурлак өйләнергә тиеш түгел, җил кебек ирекле булырга тиеш» дисә дә (бурлак сүзе үзе дә татар-төркичә «буйдак» сүзенә нисбәтле атама), «Бурлак кеше түгелмени? Аның да җаны бар бит... Аның да гаилә корып яшисе килмимени?» – ди Гаяз.
Ял иткән араларда көчләрен кәеф-сафа коруга, юк-барга әрәм иткән яшь бурлакларга шишкарь болай ди: «Ләмкәләребезне бер кеше булып, бар көчебезне салып тартырга тиешбез! Юкса барып җитә алмаячакбыз... алга таба хәрәкәт итәргә кирәк безгә. Туктап торырга ярамый безгә, бер генә сәгать тә!» Гаязның әлеге сүзләре аша автор милләтебезгә чакыру ташлый, ызгыш-талаш, юк-бар белән вакыт уздырмаска, көчләрне вакламаска, уянырга, бердәм булырга чакыра кебек (ә бит максатка барып җитәргә бик аз ара калган була...).
Дәвамы бар.
Венера Макарова, филология фәннәре докторы
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА