«Фатих Кәримне очратырмын сыман...»
Габдулла Тукайның биографиясен өйрәнүче әдибә, педагог (язучы Атилла Расихның хатыны дип тә беләбез) Зәкия Бадыйгова-Рәсүлева 1944-1947 елларда Татарстан радиосында диктор һәм мөхәррир булып эшли. Радио архивында сакланган истәлекләр белән уртаклашабыз.
Зәкия Рәсүлева сөйләгән истәлекләр:
– Радиода мин танышкан беренче кеше комитет рәисе Гариф абый Гобәйдуллин булды. «Маякчы кызы» повестеның авторы Гариф Гобәй иде бу. Эшкә алганда нигә нәкъ миңа тукталуларын да аңлатты Гариф абый. Авыр сугыш елларында радионы балаларга тагын да якынайтырга, ә моның өчен мәктәпне дә, сәнгатьне дә яхшы белгән кеше кирәк икән. Мин исә укытучылар гаиләсендә үскән, 6 яшьтән сәхнәгә күтәрелгән, мандолина, скрипка кебек уен коралларында уйный белгән кала баласы...
Мин – Казан кызы, туган йортым данлыклы Әҗем мәчете каршында гына. Бабамның бабалары да, бабам Мөхәммәтгали Сабитов та репрессия елларына кадәр шушы мәчетнең имамы, мөәзине булган. Авылдан кабат Казанга күченеп килгәч тә, әнием белән шул йортта яшәдек. Көннәрнең берендә бер усал гына милиционер килеп, мине бүлекчәгә алып китте. Милиция башлыгы әйткәннәрдән шуны аңладым: мин сугыш чоры законнарын бозганмын, миңа авылдан күчеп килергә ярамый, алай гына да түгел, туган нигезем инде күптән конфискацияләнгән икән. Әле минем шушында теркәлгән фронтовик абыем бар бит, дисәм, йорт кенәгәсендә аның исеме бөтенләй җуелган, андый кеше монда бөтенләй яшәмәгән, янәсе! Этап белән янә авылга сөрәбез, дип янап, йортны бушатыр өчен 48 сәгать вакыт бирделәр...
Елый-елый шешенеп беткән хәлдә, Гариф абый бүлмәсенә барып кердем, зур авырлык белән хәлне аңлатып бирдем. Гариф абый шунда ук кайларгадыр шылтыратты, кемнәрдер белән бик җайлап, сүзләрен дә бик сак кына сайлап, ә кемнәр беләндер бик катгый итеп сөйләшеп, минем радио өчен сугыш елларында иң кирәкле кадрлардан берсе икәнлегемне дәлилләргә тырышты.
Нәтиҗәдә, миңа Радиокомитет ишегалдындагы бинаның зур бүлмәсен бирделәр. Шул рәвешле, Ходайның рәхмәте, Гариф абыйның игелеге нәтиҗәсендә, мин эшем белән дә, яшәгән урыным белән дә радиокомитет кешесе булып киттем.
...Монысын бераз алгарак китеп әйтим: җырчы Гөлсем апа Сөләйманованың вафаты авыр кайгыларның да авыры булып хәтергә уелган. Без аны бөтен халык озатыр, зур матәм митингы булыр, зиратка да күтәреп илтерләр дип көткән идек. Әмма алай булып чыкмады. Гөлсем апаның мәетен машинага салдылар, без кереп утыруга, дөңгер-дөңгер алып та киттеләр. Җыелган халык искә килергә дә өлгерми калды. Башка урамнарда кушылып китәргә дип көткән меңнәрчә кеше яннарыннан нинди машина җилдереп узуын шулай ук абайламый калды. Татарстан урамы шыгырым халык, чат саен халык... Бары да көтә. Ә бу вакытта инде, кача-поса, дигәндәй, Гөлсем апабызны җирләп тә куйдылар. Җитәкчеләр нәрсәдән курыкты да, республика нәрсәдән курыкты, әле ул вакытта мин моның серен аңларлык хәлдә түгел идем. Хәзер төшендем: милләтнең зурлыгын, җыр культурабызның олылыгын, халыкның бердәмлеген күрсәтергә курыкканнар икән ул заманда. Хәер, ул заманда гынамы икән...
...Көннәрнең берендә, икенче катка күтәрелим дисәм, репродуктордан үзәкләрне өзеп, Гөлсем апаның «Гөлҗамал»ы агыла. Сулга кереп китә торган ишек яңагына терәлеп, кап-кара кашлы, кап-кара күзле, шундый ук кара чәчле бер офицер, онытылып, дөньядан тәмам аерылып, җыр тыңлый. Бу – бик азга гына фронттан кайтып, ашкынып радиокомитетка килгән шагыйрь Фатих Кәрим иде. Шушы кешенең кабат фронтка китеп, бер атнадан үлем хәбәрен ишетү безне тәмам тетрәндерде. Моңа берничек тә ышанып булмый иде. Һәм бүген дә, радио бинасының икенче катына күтәрелсәм, Гөлсем апаның «Гөлҗамал»ын ишетермен, ишек яңагына сөялгән килеш онытылып, сулыгып-сулыгып җыр тыңлаган сөекле шагыйребез Фатих Кәримне очратырмын сыман…
Гариф Гобәй (1907-1983)
Фатих Кәрим (1909-1945)
Утырганнар: Маһинур Җиһаншина, Гөлсем Сөләйманова, Фәридә Кудашева, Оркыя Юнысова; аягүрә: Исмай Шәмсетдинов, Таһир Кәримов, Фәтхерахман Фазылҗанов, Азат Аббасов, Гали Хөсәенов. / Фото – Татарстан радиосы архивыннан
Әкият кенә димәгез
Татарстан радиосында «Татар радиоуниверситеты» (12+) дигән тапшырулар циклы тәкъдим ителә. Монда үз фәнен тирәнтен белгән, ачышлары турында кызыклы итеп татар телендә сөйли торган галимнәр катнаша.
Фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру максатын тоткан тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.
Моңа кадәр булган тапшыруларда анатомия, кеше сәламәтлеге, тел белеме турында сөйләшенде. Тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты бу эш. Шылтыратып сорау бирүчеләр, хәтта үзләре яңа темалар тәкъдим итүчеләр күбәеп китте.
Радиотыңлаучыларның гозерен үтәп, яңа бер тема башлап җибәрдек – татар мифологиясе. Формасы шул ук – Казанның Галимҗан Ибраһимов исемендәге татар гимназиясе укучылары Зәринә Муллахмәтова, Кәрим Кашапов, Самат Фәтхуллин студиягә кунакка килгән галимне сорау биреп йөдәтеп бетерә. Ә инде тапшыруның кунагы – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Халык иҗаты бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе профессоры Ләйлә Дәүләтшина ул сорауларга сабыр гына, иң гамьсез кешене дә битараф калдырмый торган итеп җавап бирә. Баксаң, әкият кенә түгел икән бит ул миф дигәнең, галимәне тыңлый башласаң, бөтен эшеңне онытасың.
Әйдәгез, шушы серле мифология дөньясы буйлап сәяхәт итеп алыйк.
Радиостудиядә – Ләйлә Дәүләтшина һәм тапшыруның авторы Раил Садри. / Фото – Татарстан радиосы архивыннан
Шигъриятле радио
Ләбиб Айтуганов (1935-1964),
шагыйрь, композитор, журналист, 1957 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә мөхәррир.
Һаман истә
Йомшак кына җемелдиләр
Йолдызлар җәйге кичтә...
Туган якның зәңгәр күге
Истә, һаман да истә.
Маңгай чәчен тибрәлдереп,
Таңнарда җилләр исә.
Туган якның тын җилләре
Истә, һаман да истә.
Яшел шәл ябына каен,
Сандугачлы яз җитсә...
Шәлен болгап, озатып калган
Сердәш каеным истә.
Яктыра күңел, кырларым
Ал кояш нурын сипсә...
Күңелемнән чыкмый һич тә,
Истә туган як, истә.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА