Гөлчәчәк Садретдинова: «Тормыш матур, тормыш түгәрәк...»
Иҗатка багышланган гомер
Гөлчәчәк Әнәс кызы Садретдинова (Хаҗиева) 1976 елның 8 мартында Азнакай районының Бүләк авылында туа. Бөгелмә педагогика көллиятендә татар теле һәм башлангыч сыйныфлар мөгаллимәсе белгечлеге буенча белем ала. 2022 елдан Азнакай Үзәк китапханәсендә китапханәче булып эшли. Мәктәп яшеннән иҗат белән шөгыльләнә. Шигырьләр язу белән беррәттән, проза әсәрләре дә иҗат итә, матбугат битләрендә мәкаләләре дөнья күрә. Шигырь җыентыклары, җырлар авторы.
БЕРГӘ ЧАКТА ДӨНЬЯ МАТУР
Бердәмлек ул канат куя,
Таулар күчерә.
Дус-туганнар кирәк җирдә
Һәммә кешегә.
Татуларның гөрләп бара
Һәрбер эше дә.
Ялгызларның гына җаны
Әрни, күшегә.
Күрә белик һәр мизгелнең
Уңай якларын,
Тоеп ямен бер-беребезгә
Биргән антларның.
Безне күреп, гаме артсын
Хәтта ятларның.
Кадерләрен белеп яшик
Бергә чакларның.
Яшәүләре күңеллерәк җирдә тагын да,
Бер-береңә ярдәм кулын
Сузган чагында.
Бергә чакта дөнья матур,
Дөнья ямьлерәк.
Түп-түгәрәк табыннарның
Сые тәмлерәк!
РӘХМӘТ УКЫЙМ
Алсуланып атар таңнарым син,
Йолдыз булып балкыр кичләрем.
Йөрәгемдә дөрли учак булып,
Сиңа булган сөю хисләрем!
Син – җанымның шашып ярсулары,
Ашкынуы керсез йөрәкнең.
Хисләр дәрьясында тибрәндереп,
Чынга ашкан мәле теләкнең.
Күңел халәтемне күзләремнән
Син бердәнбер сүзсез тоючы.
Җылы сүзең белән юатучы,
Иңнәремә канат куючы.
Сине сөеп җирдә яшәвемә
Рәхмәт укыйм бүген Күкләргә!
Бул гомерлек назлы мәхәббәтем
Гомер йомгакларын сүткәндә!
ЯЛГЫЗ КОЕ
Авыл уртасында ялгыз кое…
Кипкән инде күптән сулары.
Иртә-кичен ишетелеп тора
Шыгыр-шыгыр килеп елавы…
Сыкрый-сыкрый эчтән сыза төсле,
Ыңгыраша кое, уфтанып.
Берәүнең дә исе китми аңа
Сорамыйлар хәлен тукталып…
Күпме кеше аның суын эчкән,
Ләззәт, шифа алып җанына.
Бер ялгызы торып калган бүген
Уралып ул сагыш, зарына…
Кипкән кое кемгә кирәк инде,
Күмәсе дә аны куясы…
Череп бетеп, әнә, җимерелгән
Өстендәге агач бурасы…
Менә шуннан куркып елый да ул,
Бәргәләнә, сыктый, ялвара…
Ялгыз кое хәлләренә калмыйк,
Саклый күрче безне, бер Аллам!
САКЛЫЙ АЛСАК ИДЕ
Минем дә бит була төрле чагым,
Син дә «бүләк» түгел – беләсең…
Ә шулай да, ничек булсаң шулай,
Килә сине шашып сөясем…
Бер-беребезгә насыйп итеп безне
Сайлагандыр Күкләр күрәсең…
Гомер юлыбызга бәхет юрап,
Көйли язмыш бәхет сүрәсен.
Синнән башка яшәү – яшәү түгел,
Атмас кебек синсез таңнарым…
Сөюеңнән мине мәхрүм итсәң,
Тынгы таба алмас җаннарым…
Өмет-кичерешләр уртак булса,
Тормыш матур, тормыш түгәрәк.
Насыйп бәхетебезне без дә икәү
Саклый алсак иде бергәләп.
КАЙЧАН ГЫНА
Кайчан гына без дә әле бала идек,
Болыннарда колынчактай чаба идек.
Бармак төртеп күрсәткәннән хәтта көлеп,
Үзебезчә ямь һәм кызык таба идек!
Кайчан гына без дә әле бала идек,
Уйнап аргач, йокыларга тала идек.
Вакыт-вакыт үзебез дә кайчак сизми,
Әнкәйләрне борчуларга сала идек.
Кайчан гына әле без дә бала идек,
Биштәр асып, мәктәпләргә бара идек.
Дәресләрне әзерләргә оныткалап,
Ярамаган билгеләр дә ала идек…
Кайчан гына без дә әле бала идек,
Тормыш буйлап тәүге эзләр салган идек.
Инде әти-әни күптән үзебез дә.
Басып килә балакайлар эзебезгә!
Кайчан гына без дә әле бала идек…
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА