Журнал «Безнең мирас»

Дамир Исхаков: «ТЕЛСЕЗ МИЛЛӘТ БУЛМЫЙ»

🏷 Admin

Тарих фәннәре докторы, этнолог Дамир Исхаков соңгы вакытта Тубыл, Таулы Алтай, Пермь һәм Пензада сәфәрдә булып кайтты. Аңа фән дөньясында ниләр бар, нинди гыйльми чараларда катнаштыгыз, галимголәмәне ни-нәрсә борчый, үзегез нинди ниятләр белән йөрисез, дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

– Казанга гына сыешып булмагач, мин Себергә эшкә күчтем. Анда Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенә карый торган Тубыл комплекслы фәнни станциясе бар. Чынбарлыкта ул – гыйльми институт, – дип сөйләп китте Дамир Исхаков. – Анда йөзләп кеше эшли. Мин шуның археология һәм этнография бүлегендә эшли башладым. Быел планны арттырып үтәп, татар дастаннарына багышланган русча китап чыгарырга җыенам. Ул татар дастаннарындагы тарихи мәгълүматларны анализлаудан гыйбарәт. Төрки дөньяда мондый хезмәт юк. Әлеге монография чыкканчы берничә мәкаләм дөнья күрде. Аның берничәсе Себердә басылды. Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских ел саен «Сибирский сборник» дигән җыентык чыгара. Мин шунда кайберләрен бастырдым.

Хәзер казахлар, миннән күреп, үзләрендә булган дастаннардан тарихи мәгълүматлар эзли. Чынлыкта, гомумтөрки әһәмиятле хезмәт булачак бу. Чөнки безнең «Идегәй», «Чура батыр» дастаны бөтен төрки халыкларда диярлек бар. «Түләк белән Сусылу» гына татар белән башкортта. Ягъни әлеге ике дастандагы мәгълүматлар башка төрки халыклар өчен дә файдалы булачак. Әле бу җәһәттән тикшереп караганнары юк иде. Шунлыктан, исән булсак, кыш җиткәнче бу китап кулга килеп керер.

– Башкаларга да кызык булгач, бәлки аны Халыкара Төрки академия нәшриятында бастырыргадыр?

– Чура батыр – Чура Нарыков җәһәтендә, аның нинди кабиләгә караганлыгы буенча безнең казахлар белән килешеп бетмәгән нәрсәләр бар. Мин моннан байтак еллар элек Төрки академиядә Чура батыр турында да чыгыш ясаган идем. Казахлар карашына туры килмәгәч, аны бастырмадылар. Казах варианты буенча Чура тама кабиләсеннән булган. Минем мәгълүматлар буенча ул – аргын кабиләсеннән. Мин Чураның әнисе ягыннан тама кабиләсенә каравын исбат итем. Кыз биреп кыз алышкан ике кабилә бу. Безнең татар галиме Диваев үз заманында бик күп казах авыз иҗатын җыйган. Шуның сакланган бер вариантында, тамалар Чура батыр нәселенең көтүчеләре иде, дип турыдан-туры әйтелгән. Ягъни аларның ранг-статусы түбәнрәк булган. Төрки дөньяда ир кешеләр өстенрәк санала. Шуның өстенә аргын кабиләсе – Туктамыш хан белән килгән дүрт карачы бәк (ширин, барын, аргын, кыпчак) кабиләсенең берсе. Казан ханлыгына да Олуг Мөхәммәт белән шул рәвешле киләләр. Шуңа күрә казахларның Чура батыр турындагы дастанын укысаң, анда баш каһарман гел Казан белән ике арада хәрәкәт итә. Казанга барды, Казаннан кайты, дигән хәбәрләр күп анда.

Мин шундый фикергә килдем: Олуг Мөхәммәт Казанга килгәч, аның барча сугышчылары да Казан эчендә калмаган. Мәсәлән, кыпчак, аргыннарның бер өлеше Самара якларына юл алган. Сугыш чыкканда аларны җыеп ала торган булганнар.Тыныч вакытта шунда яшәгәннәр. Кайберәүләр бу фикер белән килешмәсә дә, күчмә тормыш алып баручы төркем бит алар. Тиз генә утрак тормышка күчә алмый. Казахлар үзләренә карасын. Без үз фикеребезне әйттек.

– Таулы Алтайда ниләр бар?

– Таулы Алтайда Алтаистика институтының беренче директоры Сазон Суразаковның юбилеена багышланган конференция булды. Ул – фольклорчы. Әлеге шәхес институт кысаларында алтайларны өйрәнүне фәнни нигезгә куя. Алтайларда эпик хезмәтләр бик күп. Ул серия әле дә чыгып килә. Мин аларга Татар конгрессының котлавын җиткердем. Әлеге котлауда, без алга таба да алтайларны өйрәнү белән шөгыльләнәчәкбез, җаен табып, ике ел элек булмый калган конференцияне үткәрәчәкбез, дип әйтелде. Алар үзләре дә казанлылар белән багланышларны дәвам итәрбез, дип тора. Аннан килеп, безнең Тарих институты белән Алтаистика институты арасында хезмәттәшлек итү турында төзелгән килешү бар. Ул килешү яңартылды.

Гадәттә галимнәр төркиләр, Алтайдан, Үзәк Азиядән чыгып, Көнбатышка юл тоткан, дип сөйли. Мин, киресенчә, анда ясаган чыгышымда төркиләрнең Көнбатыштан Көнчыгышка хәрәкәт итүе турында сөйләдем. Шактый кызыклы тема бу. Әле тикшерелмәгән, өйрәнелмәгән диярлек. Беренчедән, Себер ханлыгы җимерелгәч, төркиләрнең бер өлеше Алтайга юл тоткан.

– Моны кире кайткан дип аңларгамы?

– Әйе, кире кайткан дип тә исәпләргә була. Ләкин әлеге кире кайткан татарларны кайвакытта казахларга бәйлиләр, Казах ханлыгында яшәгән дип күрсәтәләр. Казан ханлыгы җимерелгән вакытта да татарларның бер өлеше күчеп китә. Кырымга, Нугай Урдасына китү турында да кызыклы мәгълүматлар бар. Иң кызыгы XVIII гасырга караган фарсы телендәге бер тарихи хикәяттә, татарлар Казан ханлыгыннан казахлар урдасына күчеп китте, дип әйтелә. Бу нәрсәне аңлата? Димәк, шул чакта бабаларыбызның бер өлеше әүвәл казах ягына, аннан Себергә, тора-бара Алтайга күчкән.

– Хәзер хакас дип йөртелә торган кардәшләребез инкыйлабка хәтле үзләрен тадар (татар) дип йөрткән, диләр. Бәлки алар – теге заманда безнең яклардан күчеп киткән бабаларыбызның бер төркемедер?

– Шулайрак килеп чыга д а . Х а к а с и я д а г ы А с ке з районының үзәге – Аскез авылы. Мәгълүматлар күрсәтүенчә, ул авылның халкы – Себердән күчкән татарлар. Күптән түгел шунда булып кайткан тарихчы Альберт Борһанов: «Кызылда безне хакас дип язсалар да, без – тадар, диеп район башлыгы өздереп әйтте», – дип сөйләде. Кыскасы, Себер, Идел буе ягыннан күчкән татарлар да шулар арасында яшәп калган. Шушы Алтын Урда татарлары алтайларны, хакасларны халык буларак формалаштыруда катнашкан. 1897 елгы җанисәп вакытында Подкан исемле галим аларның этник ягына игътибар иткән. Ул Алтай зонасында татарларны башка төркиләрдән аера алмаган. Шуңа күрә халыкны «тюрко-татары» дип язган. «Татар» дигән атаманы төшереп калдыра алмаган. Бу хәлне Россиядә шундый традиция бар, төркиләрне татар дип язалар да, шуның белән эш тәмам; власть органнары ялгышып, гадәт буенча язган, дип аңлатмакчы булалар. Чынлыкта, төбенә төшеп карасаң, анда электән килгән татар каны, татар нәселе дә булган. Без моны онытмаска тиеш. Алтын Урда вакытында татарлар Алтайдан алып Идел-Урал киңлекләренә хәтле яшәгән. Шуңа күрә төрле җирдә татарга юлыгабыз. Аннан килеп, алтайлар эчендә дә Алтын Урда калдыклары бар. Шуңа күрә алтай, хакас телләре безгә шактый якын. Алтайларда кыпчак теленең дә зур йогынтысы сизелә.

– Татарлар Кавказга да күчеп китмәдеме икән? Инкыйлабка хәтле азәриләрне «тау татарлары» дип йөрткәннәр ич.

– Анысы башкачарак. Азәриләрне Кавказ татарлары дип атауның үз сәбәпләре бар. Билгеле, Көньяк Азәрбайҗанның теле угыз төркеменә карый. Ягъни төрек теленә якын. Әмма азәриләрнең төньяк диалекты бик сәер тоелса да, кыпчак теленә карый. Алтын Урда чорында кыпчакларны татар дип йөргәннәр. Шуңа күрә аларны татар дип атау ялгыш дип расларга тырышулар чынбарлыкка туры килми. Әлеге хәлне күргән шәхесләр андагы телнең татар теленә якын булуын аңлаучылар азәриләрне Кавказ татарлары дип әйткән дә инде. Билгеле, вәзгыять хәзер бүтәнчәрәк. Әдәби тел мәгариф системасы аша диалект аерымлыкларын бетерергә тырыша. Әмма без бу әһәмияnле моментны истә тотарга тиеш.

Ни кызганыч, алтайлар власть органнарының басымы астында җирле үзидарә органнарын – авыл советларын югалткан. Парламентлары каршы тора алмаган. Хәзер алтайлар җир биләмәләрен башкалар килеп үзләштерә башламагае дип курка. Алтай хәзер туристлар күпләп йөри торган, бик кызыктыргыч җиргә әйләнде. Анда хәзер 250 мең кешелек бер шәһәр корырга ниятлиләр. Кыскасы, Алтайны сатып маташалар. Моны алтайлар аңлый. Шул җәһәттән дүрт мең кеше катнашкан митинг та булды. Тик саннары аз булгач, каршы тора алмыйлар. Менә Татарстанда җирле үзидарә сакланып калу бик әһәмиятле. Чөнки түбәндәге проблемаларны югарыдан торып хәл итеп булмый.

Дәвамы бар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру