Журнал «Безнең мирас»

ҺӘР ХЕЗМӘТЕ – ЧЫН СӘНГАТЬ ӘСӘРЕ

Әгерҗе шәһәрендә рекордлар китабына кертерлек Радик Ибрашев гомер кичерә. Яраткан эше – чүп-чардан картиналар иҗат итү. Бүген зур күләмле шундый картиналардан республикабызның төрле шәһәрләрендә күргәзмәләр оештыра ул.

 

 

Тимер юлчы рәссам Радик Ибрашевның иҗаты картина һәм портретларны буяулар белән генә түгел, ә кул астындагы теләсә нинди материаллар ярдәмендә иҗат итеп булуын күрсәтә.

/ Фотолар – Р.Ибрашевның шәхси архивыннан

 

 

БИЗӘҮЧЕ РӘССАМНАН ХУҖАЛЫК ЭШЛӘРЕНӘ КҮЧҮ

 

Сарапулда сәнгать училищесы тәмамлаганнан соң 1986 елда Радик Әгерҗедә локомотив депога бизәүче рәссам булып эшкә урнаша. Егермеләп цехны һәр бәйрәм алдыннан бизәргә, игъланнар язарга кирәк була. Эш күп, һөнәре мактаулы. Ләкин бәхете озакка бармый – Советлар Союзы таркалгач, лозунглар язуның кирәге калмый һәм бизәүче рәссамнар эшсез кала. Радик маляр булып эшли – локомотивларга трафарет белән язулар ясый. Аннары слесарь булырга туры килә. Хәзер ул – депо биналарын ремонтлау һәм тәртиптә тоту хуҗалыгында бригадир. Кем генә булып эшләсә дә, иҗат эшеннән туктаганы юк.

 

 

Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның портретын ясау өчен 3650 данә домино кирәк була. 

 

АКЛЫ-КАРАЛЫ КАЛЕНДАРЬ

 

Радик Ибрашевның иҗаты киң кырлы. Шулай бервакыт иске фотоларга карап, тимер юл вокзалы рәсемнәрен иҗат итә. Фотосурәтләрдәге мәгълүмат аз тоелгач, өлкән яшьтәге хезмәттәшләреннән, шәһәр халкыннан истәлекләр сөйләтә. Шулай итеп тимер юл рәсемнәр шәлкеме барлыкка килә. Радик аларны кара язу каләме белән ретро стильдә иҗат иткән. Шулар нигезендә 2022 елда Горький тимер юл магистраленең 160 еллыгына багышлап календарь нәшер итәләр. Рәсемнәр авторы исә рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

 

 

Космонавт Юрий Гагарин портреты лазер тәлинкәләрдән эшләнгән. 

 

КАҺАРМАННАРГА ДАН

 

Әгерҗе халкы Радик Ибрашевны йорт фасадларына Бөек Ватан сугышында каһарманлык күрсәткән якташларының портретларын ясаучы буларак та белә. Башта йорт диварларының берсендә Советлар Союзы Герое Асаф Котдус улы Габдрахмановның сурәте пәйда була. Асаф ага 1944 елда Керчь бугазын чыкканда бронекатерында беренче штурм гаскәрләрен китергәне һәм күп тапкыр сугыш кораллары һәм гаскәрләр китереп торганы өчен Герой исеменә лаек була. Аннары 4нче мәктәп бинасы фасадында Геннадий Неупокоев портреты төшерелә. Яков улы Геннадий шул мәктәптә укытучы булып эшләгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Неупокоев Берлинга кадәр барып җитә, берничә тапкыр яралана һәм беренчеләрдән булып Рейхстаг бинасында имзасын калдыра. Исән-имин әйләнеп кайткач район халык мәгарифе бүлеген җитәкли... Радик Ибрашев бу сурәтләрне бизәүче рәссам Оксана Шәрәфетдинова белән бергә ясый.

 

 

Танылган хоккейчы Виталий Харламов сурәтен эшләгәндә 6200 данә саморез тотыла. 

 

ШЕШӘ КАПКАЧЫННАН ТУГАН ӘКИЯТ

 

Радикның балачагы совет заманына туры килә. Ул елларда «В гостях у сказки» телетапшыруы, аның алып баручысы Валентина Леонтьеваны бала-чага атна саен көтеп ала. Әнә шул матур чорны сагынып, Радик атаклы «Морозко» әкиятенең бер героен, төгәлрәк әйткәндә, актриса Инна Чурикова башкаруында Марфушаны гәүдәләндерергә була. Экологияне саклау көне алдыннан ул әлеге картинаны шешә капкачларыннан иҗат итә. Марфуша сурәте өчен 2-2,5 мең данә төрле төстәге капкач куллана.

 

ШТИРЛИЦ, НИКУЛИН Һ.Б.

 

Шуннан соң рәссам бөтенләй чүп җыючыга әйләнә. Аның бу мавыгуы турында белеп алган Әгерҗе халкы да ярдәмгә килә. Рәссамның өе складны хәтерләтә башлый. Эш материалын картинаның героена карап сайлый. Әйтик, актер Вячеслав Тихонов уйнаган танылган Штирлицны рәссам иске компьютер клавиатураларын кулланып иҗат итә. Әкиятләрдәге убырлы карчык төрле төстәге төймәләрдән җыелган. Юрий Никулинны стринг-арт техникасында, ягъни кадакларга җеп тарттырып ясый.

 

ТРЭШ-АРТ ЯКИ ДЖАНК-АРТ НӘРСӘ УЛ?

 

Чүптән сәнгать әсәрләре иҗат итүне трэш-арт яки джанк-арт дип атыйлар. Аның тагын ресайклдарт исеме дә бар. Инглизчәдән «эшкәртелгән сәнгать» дип тәрҗемә ителә. Ул табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Мәсәлән, немец авангардисты Курт Швиттерс тәмәке төрелгән кәгазь һәм юл билетлары калдыклары кулланып иҗат итә. Португалия рәссамы Артур Бордало II электр кабельләрен, машина запчастьларын, иске тәгәрмәчләрне куллана... Безнең Радик Ибрашев алардан ким түгел. Экология мәсьәләсен күтәреп кенә калмыйча, танылган кино актерлары, әдәби геройлар портретлары аша үзебезнең ил мәдәниятенә дан җырлавы белән ул икеләтә ихтирамга лаек.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру