Шагыйрь Колмөхәммәд: яңа археографик табыш
Белгәнебезчә, археографик экспедицияләр барышында татар әдәбияты тарихына яңа исемнәр өстәлә яки билгеле булган әдипләрнең мәгълүм булмаган әсәрләре ачыклана, яңа чыганаклар билгеле була.
2013 елда Мамадыш районына оештырылган археографик экспедициядә катнашып, безнең тарафтан да кызыклы материаллар ачыкланды. Шуларның берсе – Түбән Ушма авылында табылган кулъязма китап кыйммәтле табышлардан саналырга хаклы, чөнки ул шагыйрь Колмөхәммәднең (1777-1849) «Әйкыйз тәрҗемәсе» әсәрен үз эченә алган.
Кем ул Колмөхәммәд бине Солтанбәк?
Колмөхәммәд бине Солтанбәк шәхесенә килгәндә, ул XVIII гасыр ахыры - XIX гасыр башында яшәп иҗат иткән татар шагыйре буларак билгеле. Колмөхәммәд Эстәрлетамак өязенең Карамалы саласыннан булып, дини гыйлем алу максатыннан Казан артына килгән һәм дамелла Мөхәммәдрәхим бине Йосыф әл-Ашытиның хәзерге Арча районының Иске Ашыт авылында урнашкан мәдрәсәсендә укыган. 1802-1803 нче елларда Югары Ушма морзалары Колмөхәммәдне чакыртып, үз салаларында имам-хатыйп һәм мөдәррис вазыйфасын үтәү өчен калуын сораганнар. Шуннан соң ул, Ушмада яшәп калып, мулла булып торган, шәкертләр тәрбияләгән. 1830 елгы янгыннан соң, Колмөхәммәд кире үз ватанына китәргә карар кылган (шунда вафат булганлыгы кабер ташыннан билгеле), Югары Ушмада үзенең урынында улы Мөхәммәдсафа калган һәм вафат булганчы биредә яшәгән (кабере мәгълүм).
Шагыйрьнең кулъязмаларын кемнәр өйрәнгән?
Колмөхәммәд хакында иң беренчеләрдән булып күренекле галим М.Әхмәтҗанов язып чыкты. Шуннан соң гына аның исеме әдәбиятка кертелеп, «Татар әдәбияты тарихы» һәм «Татар поэзиясе антологиясе» китапларында мәгълүмат бирелгән. Әдип иҗаты һәм әсәрләренең теле буенча Г.Зәйниева тарафыннан кандидатлык диссертациясе якланган һәм шуның нигезендә саллы монография язылган. Колмөхәммәд бине Солтанбәкнең әсәрләре археографик экспедицияләр вакытында М.Әхмәтҗанов, кайберләре Р.Әхмәтов, А.Фәтхи, М.Нигъмәтҗанов тарафыннан Балтач, Кукмара, Саба, Арча һәм Актаныш якларында табылган.
Кулъязманы күчерүче – Нигъмәтулла Солтанбәков
«Әйкыйз тәрҗемәсе» әсәренең тексты фәнни хезмәтләрдә бөтенләй телгә алынмый, аның табылуы хакындагы мәгълүмат моңарчы юк иде. Табылган китаптагы язмалардан аңлашылганча, аны әдип 1812 елның 15 мартында гарәп теленнән иҗади тәрҗемә итеп язган. Колмөхәммәднең белдерүенчә, бу әсәрне гарәп телендә дамелла Юныс әл-Юнани әл-Газзали исемле шагыйрь иҗат иткән. Кызганыч, бу шәхес хакында без бернинди дә мәгълүмат таба алмадык.
Колмөхәммәднең «Әйкыйз тәрҗемәсе» әсәрен әдипнең оныгы Нигъмәтулла бине мулла Мөхәммәдсафа Солтанбәков, үзенең кызы Бибисара укысын өчен, 1902 елның 14 ноябрендә күчереп язган булган. Күчерүче 1841 елда хәзерге Мамадыш районының Югары Ушмы авылында туган, шул салада имам вазыйфаларын башкарган, ташка язулар һәм бизәкләр төшерү белән шөгыльләнгән, шулай ук үзе дә шигырьләр иҗат иткән, бабасы Колмөхәммәднең бөтен әсәрләрен диярлек күчереп язган. Үзенең кабер ташыннан аңлашылганча, Нигъмәтулла хәзрәт, 1890 нчы елларда аяксыз калып, 1928 елның 28 декабрендә 88 яшендә вафат булган.
Кулъязма пөхтә итеп нәстәгълик язу ысулында язылган
Табылган кулъязма китапның үлчәмнәре: 17х10,5; текстының үлчәмнәре: 12,5х8. Кәгазе Русиядә җитештерелгән, су билгеләре юк. Һәр биттә 10 юл. Тексты имән кайрысыннан эшләнгән кара белән бик матур, пөхтә итеп нәстәгълик язу ысулында язылган. Диакритикасы да бар, ягъни хәрефләр өстенә киноварь белән гарәп хәрәкәләре куелган, бу исә, үз чиратында, әсәрне укырга уңайлы итә. Пагинациясе күчерүче тарафыннан гарәп саннары белән куелган. Китап чагыштырмача яхшы сакланса да, кайбер битләре ертып алынган, бераз сары, кызыл таплары бар. Шунысы кызыклы: 115 нче битенә зур тимер энә яки без кадалып куелган. Бу, бәлки, энәне саклап тоту өчен болай гына эшләнгән яки ниндидер бер ырым да булырга мөмкин. Шактый күп вакыт узганга, ул инде яртылаш күгәргән. Китапта, әлеге әсәрдән тыш, көйләп уку өчен «Бәдәвам», «Көйле иман», «Көйле намаз» һ.б. шундый дини әсәрләр күп китерелгән, шулай ук прозадан «Тәгъбирнамә» хезмәте урын алган.
«Әйкыйз»ны татарлар кат-кат күчергән
Гарәп дөньясында «Әйкыйз» («Уян») әсәре бик популяр касыйдә булып санала. Шул сүздән башланып киткәнгә аны шартлы рәвештә «Әйкыйз» дип атаганнар. Шулай ук аны «Нәсаих мәнзумә» («Шигъри нәсыйхәтләр») дип тә атаганнар. Татарларда да ул инкыйлабка кадәрге чорда кат-кат күчерелгән, халык арасында бик популяр булган. Мәсәлән, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә генә дә аның дистәгә якын кулъязма күчермәләре саклана. Р. Мәрданов «Нигъмәтулла Солтанбәков әсәрләре» китабында әсәрнең исемен «Иказ тәрҗемәсе» дип ялгыш куйган. Чынлыкта, бу сүз «Әйкыйз» дип укыла.
Татар шагыйре әсәрне тулыландырып, үзенчә язган
Әлеге әсәр бары тик гарәп телендә генә билгеле, тәрҗемәләре бик очрамый иде. Очраса да, андый әсәрләрнең, гадәттә, башындагы берничә юлы гына тәрҗемә ителгән була. Колмөхәммәд исә әлеге әсәрне тулысынча тәрҗемә итеп чыккан, рифмалары бик төзек рәвештә туры китерелеп, профессиональ эшләнелгән. Бу әсәрнең гарәпчә варианты кыска булса да, татар шагыйре аны тулыландырып, тәрҗемә белән генә чикләнмичә, шул әсәрне, үзенчә дәвам иттереп, бик зур күләмле итеп язган. Әсәр болай башланып китә:
«Күзеңне ач гафләт уйкусындан бихәбәр,
Ничәйә дигән йөрүрсән бу гыйбрадә бигабәр.
Күзең ачкыл гафләт нәумдән әй әхый,
Гыйбрәт алгыл йир йөзендән сән дәхи.
Үзеңне белүб Халикыңны бел дәхи,
Юк идең, сәне бар кыйлды ул Хәй.
Йир йөзендә барча шәйләр барлыгы
Әсәр улды ул мөәссәр барлыгы».
Хәзерге телгә тәрҗемәсе:
«Күзеңне ач гафләт йокысыннан, белемсез,
Күпме йөрерсең бу тузанда тузансыз?!
Күзеңне ач гафләт йокысыннан, әй кардәшем,
Гыйбрәт ал җир йөзеннән син тагын.
Үзеңне белеп, Бар итүчеңне бел тагын,
Юк идең – сине бар итте ул Тере [Аллаһ].
Җир йөзендә барча нәрсәләр барлыгы
Билге булды ул Тәэсир итүче барлыгына».
Автор байлыкка кызыкмаска чакыра
«Әйкыйз тәрҗемәсе» әсәре тулаем үгет-нәсыйхәткә корылган. Автор ислам динен, укучыны ваемсызлык йокысыннан уянып, тик бер Аллаһка гыйбадәт кылырга, тормышның вакытлыча икәнен онытмыйча, үлемгә әзерләнергә, изге гамәлләр кылырга, дөньяга алданмаска чакыра.
Әсәрдән тагын бер өзек китереп узыйк:
«Йир йөзендә ничә төрле гыйбрәтләр вардыр сиңа,
Ач күзеңне гыйбрәтилә нәзарыңны сал аңа.
Наим ирүр гафләтилә адәм углы дөньяда,
Уйгануы ул гафләтдин бәгъдәл-бәгыс гокбада».
Хәзерге телгә тәрҗемәсе:
«Җир йөзендә ничә төрле гыйбрәтләр бар сиңа,
Ач күзеңне, гыйбрәт белән карашыңны сал аңа.
Йоклар гафләт белән адәм углы дөньяда,
Уянуы ул гафләттән – үлгәннән соң терелеп чыккач, ахирәттә».
***
Күргәнебезчә, шагыйрь Колмөхәммәд иҗатына караган мәгълүматлар һаман да табылып тора. Алга таба да, әдип яки аның туганнары яшәгән җирләрдә археографик материаллар эзләүне дәвам итү, ачыкланган әсәрләрне тәфсилләп өйрәнү зарур.
«Безнең мирас». – 2025. – №7. – Б.16-19.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА