Журнал «Безнең мирас»

Тәҗрибәле фотограф

 

Казан фотографы, «Мәдәни җомга» газетасы редакциясенең соңгы фотосурәтчесе Шамил Абдюшев (1949-2019).

/ Addnt.ru фотосы

 

Шамил Абдюшев – «Мәдәни җомга» газетасы чыга башлап берничә ел үткәч редакциягә эшкә килгән талантлы фотограф. Ул – журналистлар һәм Татарстан газета-журналлары баш мөхәррирләре арасында танылган белгеч иде.

Шамил Абдюшев репортажлары һәм фотосурәтләре «Правда», «Вечерняя Казань», «Республика Татарстан», «Труд», «Татарстан яшьләре», «Казанские ведомости», «Известия Татарстана», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында басылган, әлеге редакцияләрнең кайберләрендә хезмәт куйган тәҗрибәле фотограф буларак билгеле иде.

Фотограф буларак ул һөнәри юлын Совет Армиясе сафларында башлап җибәрә, аның беренче фотосурәтләре армия газетасында басыла. Әмма үзе сөйләгәнчә, ул бу һөнәргә борма юллар аша килә: әти-әнисе кушуы, хәтта ки таләбе белән Мәскәү текстиль сәнәгате институтына, аяк киеме бүлегенә читтән торып укырга керә, курстан курска күчә, әмма бу һөнәрне яратмый. Аны абыйсы аңлый һәм әтиләренә энесе Шамилнең беркайчан да аяк киеме белгечлеге буенча эшләмәячәген әйтә. Әтисе шунда улына «Зенит» фотоаппаратын алып бирә. Шамил укуын ташлый һәм «Татфото»га фотограф булып эшкә урнаша. Алга таба Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.

Миңа Шамил белән күп кенә республикакүләм тантаналар, бәйрәмнәр, төрле чараларда, шулай ук районнарда оештырылган очрашу, «түгәрәк өстәл»ләрдә катнашырга, мәдәният учреждениеләрендә булырга туры килде. Шунысына игътибар итә идем: ул бернәрсәгә дә битараф түгел, республиканың иҗтимагыйсәяси һәм мәдәни тормышында кайный, гаделсезлек очраклары өчен борчыла, тормышның һәр вакыйгасын объективына ала бара иде. Шул ук вакытта хезмәттәшебез, тыштан усал күренсә дә, бик нечкә күңелле кеше булып хәтердә калды.

 

 

Казанның Халыклар дуслыгы йортында Шамил Абдюшевның шәхси фотокүргәзмәсе ачылышы. 2014 ел. / Addnt.ru

 

Шамил Абдюшев фотокүргәзмәләр әзерләү белән артык мавыкмады, аның хезмәтләре нибары ике тапкыр оештырылган фотокүргәзмәдә тамашачыларга тәкъдим ителде. Аларның берсе, фотожурналистның 60 яшенә багышлап, Казанның Халыклар дуслыгы йортында үткәрелде. Анда килүчеләр Шамилнең 100 фотохезмәте белән танышты. Күргәзмәдә төрле темадагы фотосурәтләр эленгән. Анда республика, ил җитәкчеләре, сәясәтчеләрнең кызыклы мизгелләрдә объективка алынган фотолары һәм дә спорт ярышларында төшерелгән сурәтләр белән танышырга мөмкин булды.

Журналистның 65 яшьлек гомер бәйрәменә багышланган икенче шәхси күргәзмәсе дә Халыклар дуслыгы йортында узды.

Хезмәттәшебез ике тапкыр журналистларның «Бәллүр каләм» конкурсында җиңде, берничә мәртәбә иң яхшы спорт фоторепортеры титулына ия булды.

Шамил Абдюшев «Мәдәни җомга»да 2018 елга кадәр эшләде. Аннары бу вазифа кыскартылды. Ул газетабызның соңгы фотосурәтчесе булды.

Шамил Закир улы 2019 елның мартында бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәтнең югары катларында булсын!

 

ИСЕМНӘРЕ – «МӘДӘНИ ҖОМГА» ТАРИХЫНДА

 

Газетабызда аз гына вакыт эшләп китүче журналистлар һәм хезмәткәрләр булды. Шуларның берсе – талантлы каләм иясе Наил Фәйзетдинов. Ул «Мәдәни җомга» оештырылганда «Татарстан хәбәрләре» газетасында хезмәт куя иде. Аны «Мәдәни җомга»ның ул вакыттагы баш мөхәррире Зиннур Мансуров коллективка кабул итте. Ә соңыннан ул «Безнең гәҗит» һәм башка басмаларда эшләде.

Адвокат Назыйм Сафин исә кайбер юридик мәсьәләләрне хәл итүдә үз өлешен кертте һәм журналистик материаллар язды. Назыйм Сафин бүгенге көндә вафат. Урыны җәннәттә булсын!

Газетабыз сәхифәләре шулай ук фотограф Әкрам Шәфигуллин исемен дә кадерләп саклый. Ул шулай ук «Татарстан хәбәрләре» газетасында хезмәт куйды һәм «Мәдәни җомга»га кабул ителде. Ул басмабыздан хәзерге «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә китте. Әкрам Шәфигуллин каты авыру сәбәпле, бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмахта булсын!

«Мәдәни җомга»да осталыгы белән танылган оператор Фәния Хәсәнова (хәзер лаеклы ялда), шулай ук оператор Рушания Хәйруллина, Флюра Кутдюсова, Алсу Хафизова, корректорлар Ләйсән Медведева (Габдулла Тукай әдәби музеенда эшли), Лилия Гәрәева («Сөембикә» журналында журналист), бухгалтерлар Сания Хисаметдинова һәм Гүзәл Шакирова хезмәт куйды.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру