Журнал «Безнең мирас»

Гасырлар кичкән акыллы сүзләр

Совет язучысы Исай Калашниковның үткән гасырның 70нче еллар азагында дөнья күргән Чыңгызхан турындагы «Жестокий век» («Рәхимсез гасыр») тарихи романын татарчага тәрҗемә иткәндә, андагы мәкаль һәм гыйбарәләрнең күплегенә игътибар итеп, аларны газета укучылар хозурына җиткерергә уйладым. Чөнки алар, ничәмә гасырлар аша үтеп, төрле үзгәрешләр кичерә-кичерә безнең көннәргә килеп җитеп, бай халык авыз иҗатының бер тармагын тәшкил итә.

Дошманны көчле җиңә, ә җиңүдән файданы акыллылар ала.

 

Җилкәгә кадалганына караганда, күкрәгеңә кадалган уктан үлүе яхшырак.

 

Йонга дип киткән иде, чәчен алдырып кайткан.

 

Мин синсез – сапсыз кылыч, өзәңгесез ияр шикелле.

 

Югалтуга караганда, кайтаруы авыррак.

 

Бер арбаның ике тәгәрмәче шикелле.

 

Вакыт – йөгәнсез чабышкы.

 

Күктә канат какмыйча очучы бөркет үләндә шуышучы кондызга караганда күбрәк күрә.

 

Тилгәннең табышы зәңгәрсу канатлы ата үрдәкләр түгел, ә үрдәк балалары.

 

Кем чит атка ышана, шул читләр кулына эләгә.

 

Кайнар чабышкыларны да йөрергә өйрәтәләр, киребеткән үгезне дә арбага җигәләр.

 

Айгырсыз атлар көтүе тарала, көчсез кулларда байлык чәчелеп бетә.

 

Бөркет бәрәнне тырнаклары белән эләктергәндә, сарыкның бәэлдәве аны туктатмый.

 

Гаделлек турындагы сүзләр артына көчсезләр калкан итеп ышыклана.

 

Көчлеләргә түгел, көчсезләргә булышалар.

 

Ир-атның эше – юл сайлау, хатын-кызның эше – аның артыннан бару.

 

Үгез үзе тартып барган арбаны ярата алмый.

 

Көчек карт бүрегә ташланса, аннан йон кисәкләре генә кала.

 

Су этнең борын тишекләренә җитсә, ул ирексездән йөзеп китәчәк.

 

Стенадан кирпеч килеп төшсә, стенаны гүгел, ә үзеңнең ахмак башыңны гаеплә.

 

Кипкән тамыр яңа үсенте бирми, янган орлык шытмый.

 

Нәселеңне хурламау, әле аны данлау түгел.

 

Урманнан барганда башын агач очларына карап күтәргән кешенең күзләрен куаклар төртеп тишәргә мөмкин.

 

Һәркем җайдаклы булырга тели, тик берәүнең дә ат буласы килми.

 

Утны су белән кушып булмый.

 

Кояш кыздырса – күләгә эзлә, буран күтәрелсә – тау артына кач!

 

Булмаган нәрсә турында сөйләшү һәрвакыт күп була.

 

Черек тамырлы нарат белән янәшә басып торырга ярамый: кайчан һәм кайсы якка авасын белеп булмый.

 

Өч шоңкар бер ата үрдәккә ташланмый.

 

Чит юртага килгәндә, этләрне котыртма.

 

Ике эткә бер сөяк ташлау.

 

Төссезләнгән яңакларның кызыллыгын иң ачык ефәк тә кайтара алмый.

 

Килүче бәла һәрвакыт узганыннан зур булып күренә.

 

Ыңгырчак бавын бәйләмичә, аягыңны өзәңгегә тыкма!

 

Сынган сөяк озак ялгана һәм еш авырта.

 

Кем куркынычсыз урын эзли, аңа кулына кылыч түгел, көтүче чыбыркысы алырга кирәк.

 

Югарыга таш атма, үз башыңа төшәр.

 

Минем дошманымны саткан кеше иртәгә мине сатачак.

 

Кем комачаулый, аны алып ташлыйлар.

 

Чакырмаган җиргә тыгылма!

 

Ут та сүнә, боз да эри.

 

Аяк астында елан шуышканда күктә йөзгән болытларга башыңны күтәрмә.

 

Әчегән сөт күперә дә кисмәк өстеннән каймак белән эремчекне этеп чыгара, эремчек суы гына кала.

 

Май белән – утны, явызлык белән бәхәсне сүндереп булмый.

 

Сасыган бавырны этләр дә ашамый.

 

Тау артындагы бүрегә янама, юкка тавышыңны бетерерсең.

 

Җирдә бөтен бәла-каза – көнчелектән.

 

Күзле кеше сөртенмәгән урында сукыр башын ярырга мөмкин.

 

Куркасыңмы – эшләмә, эшлисеңме – курыкма!

 

Әгәр елан агулы икән, юанмы ул, нечкәме, барыбер.

 

Исерек сукырга охшаш – берни дә күрми, чукракка охшаш – берни дә ишетми, телсезгә охшаш – берни дә әйтә алмый. Ул белгәнен оныта, эшли белгәнен эшли алмый.

 

Мичкәнең кыршавын өзеп атсаң, ул үзеннән-үзе таркала.

 

Сатлык җаннарны кызганучы сатылган булыр.

 

Бары тик тигезләр генә дус була ала.

 

Көч алдында иелмә!

 

Әгәр икәү бер йөк арбасы белән идарә итсә, ул каплана.

 

Игътибарсыз калдырылган гаеп икене тудыра.

 

Кылынган тәртип бозуга йомшаклык күрсәтү җинаять тудыра.

 

Тауларда югалтканны елга төбеннән эзләмиләр.

 

Күкне күрергә теләүче, рөхсәт сорамыйча, башын югары гына күтәрә.

 

Нәрсәдер алырга теләсәң – бир!

 

Барысыннан курыккан эт кенә каты өрә.

 

Мәҗбүрилек ялган тудыра.

 

Юлда барганда күтәрә алган бөтен нәрсәне ал, ә өйдә аларны ташларга да була.

 

Кем үзен өлкәннәргә караганда күбрәк беләм дип күрсәтергә тели, ул берни дә белми.

 

Дошманга карата рәхимсезлек – якыннарга шәфкатьлелек.

 

Дошманны түбәнсеткән үзе түбәнсетелер.

 

Сәүдәгәрнең акча янчыгын юл тутыра.

 

Һәр уйдырмада, чикләвек кабыгындагы төш сыман хакыйкать ята.

 

Койрыгын борсаң, басынкы колын да тибә башлый.

 

Куяннарны куучы эт урманда селәүсәннәр һәм бүреләр булуын белергә тиеш.

 

Кыюсызлык урын алган җирдән горурлык китәр.

 

Акылсыз кыюлык – җәясез ук.

 

Артык үткен кылыч кайчак үз кынын кисә.

 

Бозны – эретергә, сүзне үзгәртергә мөмкин.

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру