Журнал «Безнең мирас»

«АЛТЫНЧӘЧ» ОПЕРАСЫН ИҖАТ ИТҮ ТАРИХЫННАН

🏷 Admin

1941 елның июнь аенда Казанда зур вакыйга булып, Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Алтынчәч» операсының премьерасы уза. Совет музыкаль сәхнәсендә милли спектакль яңа күренеш була. Шуңа күрә әлеге музыкаль әсәрне сәхнәгә чыгару эшенең һәр этабы фикер алышулар белән үрелеп бара.

«Алтынчәч» операсының композиторы – Нәҗип Җиһанов, режиссерлары – Леонид Баратов һәм Закир Сафин, рәссамы – Борис Матрунин, дирижеры – Җәләл Садриҗиһанов. Либретто авторы – Муса Җәлил. Шагыйрьнең сүзләренә караганда, әлеге әсәрне иҗат иткәндә ул татар халык эпосына таянып эш итә, моннан тыш, татар халык әкиятләрендә очрый торган алтын чәчле кыз турындагы темаларны, мотивларны, әкиятләрне һәм башка сюжетларны куллана. Операның биюләрен Гай Таһиров сәхнәләштерә. Ул хореографик күренешләрне татар бию фольклорының үзенчәлеге белән тулыландыра. Премьера спектакльләренең составында Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Шәфыйка Котдусова, Асия Измайлова, Мәрьям Рахманкулова, Халидә Зәбирова, Мөнирә Булатова, Зөһрә Байрашева һ.б. катнаша.

Операның репетицияләре 1941 елның август аенда Мәскәүдә узасы татар сәнгате декадасына әзерлек чорында башланып китә. Профессор, педагог Генрих Литинский: «Мәскәүдәге татар сәнгате декадасы – бөтенхалык имтиханы», – дип билгели һәм «татар композиторларының татар опера яшьләре белән берлектә тудырылган әлеге җитди мәдәни кыйммәткә ия спектакльне тиешле дәрәҗәдә әзерләү өчен нәтиҗәле бер стимул булсын», – дигән теләктә кала.

Совет музыкаль сәхнәсендә милли спектакль яңа күренеш була һәм үзбилгеләнү этабында тора. Шуңа күрә Казанда булып узган премьера эшнең һәр этабында дискуссияләр белән үрелеп бара.

1941 елның 10 апрелендә «Алтынчәч» операсының макетларын тикшерү»гә багышланган утырыш үткәрелә. Әлеге дискуссиянең үзәгендә сәхнә бизәлеше мәсьәләләре генә каралмый. Спектакль режиссеры Леонид Баратов фикеренчә: «Либретто бик кызыклы, сәхнәгә куелышы ягыннан мавыктыргыч һәм эчтәлеге ягыннан да уңышлы килеп чыккан, болар барысы да әлеге либреттога музыка язылуга нигезләмә була ала».

 

ФИКЕР АЛЫШУЛАРНЫҢ СТЕНОГРАММАСЫ САКЛАНА

 

Премьера узганнан соң, 17 һәм 18 июнь көннәрендә, әлеге тамашага багышланган «Опера хезмәткәрләренең «Алтынчәч» операсын тикшерүгә багышланган иҗади-теоретик конференциясе» үткәрелә. Татарстан Театр берлеге хезмәткәрләренең архивында (М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында) утырышның стенограммасы саклана. Әлеге материаллар спектакльне иҗат итү тарихы, автор һәм катнашучылар алдында килеп баскан проблемаларны гына түгел, ә бәлки татар профессиональ сәхнәсендә милли опера кебек күренешнең формалашу этабында барган процесслар турында да күзаллау тудыра.

Конференциянең стенограммасы операны тудыручылар нинди халәт, энтузиазм һәм эмоциональ күтәренкелек белән эш алып барганын күрсәтеп тора. Чыгыш ясаучыларның спектакльнең асылына төшенүе игътибарны җәлеп итә. Катнашучылар арасында түбәндәгеләр була: Муса Җәлил («Алтынчәч» әсәренең төп идеясе һәм мотивы»), дирижер Җәләл Садриҗиһанов («Операның музыкаль теле»), режиссер Закир Сафин («Алтынчәч» операсын сәхнәдә гәүдәләндерү»). Башкаручылар цехы исеменнән Нияз Даутов («Җик образының сәхнәдә музыкаль гәүдәләнеше») һәм Асия Измайлова («Тугзак образының халык патриотизмы буларак гәүдәләнеше») чыгыш ясый. Сөйләшүдә шулай ук конференция кунаклары да катнаша.

Чыгыш ясаучыларның темалары күп кенә аспектларга кагыла. Конференциядә катнашучылар тарихи операда чагылыш тапкан «әкияти» һәм «фантастик» башлангыч турында уйлана, шулай ук эпоска нигезләнгән операның ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килергә тиешлеге турында фикер алыша. Композитор эшчәнлеге дә игътибардан читтә калмый: мелодияләрнең тәэсирлелеге, образлар сайланышы һәм арияләр, темалар, музыканың «халыкчан» яңгырашы анализлана. Үз чыгышында Җәләл Садриҗиһанов геройларның музыкаль характеристикасына игътибар итә: Алтынчәч – «нәфислек темасы»; Җик темасы, персонажның яше барган саен, «кыюлана бара һәм икенче актта ук инде мөстәкыйль булып җитешә», ханның музыкаль сурәтләнешендә «ямансулык», «рәхимсезлек» һәм аның һәлакәткә дучар булу хисе сизелә».

Закир Сафин үз докладында операның сәхнәдә куелышы сәбәпләрен шул рәвешле аңлатып бирә: «либретто әкияти характерда, шуңа да барлык әзерлек шушы кысаларда бара. Әмма ул спектакль вакыйгаларының кайсы дәвердә булып узганын истә тотарга чакыра: «әлеге әсәргә туры килгән тарихи чорны күзалламый торып бу операны сәхнәләштерү мөмкин түгел». Режиссер докладыннан аңлашылганча, эшлекле төркемгә «Алтынчәч» операсын кую барышында Казан ханлыгы барлыкка килү турында лекцияләр укыла.

Операның образларын сәхнәләштерү буенча фикерләре белән әлеге рольләрне башкаручылар да уртаклаша. Тугзак партиясен башкарган һәм иҗади конференциянең модераторы Мәрьям Рахманкулова кичерешләре белән бүлешә: «Тугзак образы бик катлаулы, авыр образ. Мин бик курыктым, әмма ул беренче карашка гына шундый булып тоелды, чөнки текст һәм музыка әлеге образны ачуга нык ярдәм итә». Әсәрнең шигъри тексты образның чын мәгънәсендә типиклыгын табарга булыша. Зур динамика, тональность катлаулылыгы әлеге образның тирәнлеген, аның көчен шунда ук аңларга ярдәм итә.

Асия Измайлованың Тугзак персонажы турындагы чыгышыннан: «Ул барлык кешеләр тарафыннан яратылган, искиткеч мәрхәмәтле, чын күңелдән ярата белә торган ана, әмма тугыз ул анасы булып кына түгел, бөтен халык анасы буларак кабул ителә». Әлеге образда рольне башкаручы «бөтен халык җылысы, аның киң сулышы белән юатылган, үзендә гомумкешелек сыйфатларын саклап калган, халыкның бөеклеген саклаган һәм аның трагедиясендә формалашкан» образны күреп ала. Халыкка мәхәббәт исә героиняны «үз иленең патриоты»на әйләндерә.

Докладларда яңгырап узган патриотизм темасы аерым бер игътибарга лаек. Либретто авторы Муса Җәлил аны төп темаларның берсе дип атый. Шагыйрьнең чыгышыннан: «Әсәрнең төп идеясе барысына да билгеле – бу халык патриотизмы, аның үлемсезлеген һәм какшамас ышанычын күрсәтү... Аның киләчәктәге бәхетенә ышаныч. Бәхет идеясе актуаль булып кала һәм бернинди шикләнүләр уятмый, патриотизм идеясе, бу очракта совет патриотизмы идеясе – иң актуаль идея...» Җәлил шунысын ассызыклый: «Һәр халыкның үз героик үткәне бар. Аның үткәне, аның тарихы зур батырлыкларга бай... Шуңа да язучы һәм композиторларның халык патриотизмы темасына, халык эпосының, фольклорының бай материалларына шулай еш мөрәҗәгать итүе очраклы түгел. Тугзак — «гомумиләштерелгән, газап чигүче халык образы», шулай ук «туган җиргә тугрылык, киләчәккә ышаныч, бернинди дә кысулар, газаплар да сындыра алмас, патриотизм рухын сүрелдерә алмас халык көче. Бу әсәрнең үзәк образы Тугзакта гәүдәләндерелгән гомуми фәлсәфи идея». Спектакльнең төп геройлары Тугзак образына салынган идеяне дәвам итәләр һәм төрләндерәләр. Җәлилнең теләк-нияте буенча Алтынчәч – «бәхет, ирек, мәхәббәткә мәңгелек омтылуның якты бер образы». Җик Тугзак линиясенең дәвамы булып тора, ул «шулай ук әлеге идеяне тормышка ашыра».

Конференциядән соң берничә көн узгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Җәлилнең патриотизм турында әйткән сүзләре һәм үз халкының «киләчәктәге бәхетенә ышаныч», либреттоның геройлары кебек үк, халкы өчен гомерен биргән шагыйрьнең үз рухи дөньясын чагылдыра.

Чарада катнашучылар, премьерадан соң иҗади күтәренкелек тойса да, тәнкыйтькә дә урын табалар. Муса Җәлил чыгышыннан: «Инде төп линияләр, юнәлешләр табылды һәм без бу операны җәмәгатьчелеккә күрсәттек, аның аерым җитешсезлекләре турында киңәш-табыш иттек», «шулай да, бу спектакль өстендә шактый эш алып бару сорала».

Сугышның көндәлек авырлыкларына карамастан, операны сәхнәләштерү эше туктатылмый. Төрле утырышлар, иҗади очрашулар булып тора һәм аларда «Алтынчәч» кенә түгел, башка татар операларын тормышка ашыру буенча да эш дәвам итә.

 

Луиза Петрова

ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру