Идел буе Болгар дәүләтендә тышкы элемтәләр
Идел Болгары урта гасыр дөньясының бик күп илләре һәм халыклары белән җанлы икътисади һәм сәяси элемтәләр тоткан. X-XII гасырларда яшәгән һәм бу ил турында язган географлар вә сәяхәтчеләрнең барысы да диярлек беренче чиратта аның киң сәүдә элемтәләре булганлыгын күрсәтә. Бу халыкара мал алмашуның географиясе киң була. Көньяктан һәм көнчыгыштан – Хәзәр иле, Кавказ, Урта Азия, Фарсы (Персия), хәтта Төньяк Һиндстан, төньяктан һәм көнбатыштан – төньяк кабиләләре, Русь, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләре, Византия Болгар белән сәүдә иткән.
Кондыз мехлары чит илгә илтеп сатылган
Болгар иленнән чыгарылган яки аңа читтән кертелгән товарларның төрләрен күз алдына тулырак китерү өчен 10 нчы йөздәге гарәп географиясе мәктәбенең иң атаклы вәкилләренә мөрәҗәгать итик. Аларның берсе – шул мәктәпкә нигез салган, безгә инде таныш әл-Бәлхи болай дигән: «Хәзәрдән читкә чыгарыла торган бал, балавыз аларга (хәзәрләргә) рус һәм болгар җирләреннән китерелә. Шулай ук [Хәзәрдән] мехлары читкә илтеп сатыла торган кондызлар бары тик Болгар, Русь һәм Куяб (Киев) илләре елгаларында гына яши, миңа билгеле булганча, аларны бүтән бер җирдә дә очрата алмыйсың». Икенчесе – әлеге мәктәпнең соңгы вәкиле, X гасыр азагы авторы әл-Мөкатдәси. Узган йөзнең Шәрыкны өйрәнүче немец галиме А.Шпренгер аны «моңарчы яшәгәннәрдән иң бөек географ» дип атаган. Озак сәяхәтләре һәм бик зур әдәби-картографик эшләренең нәтиҗәсе буларак, ул 985 елда «Климатларны өйрәнүдә иң яхшы бүленеш» исемле бик әһәмиятле хезмәтен язган. Анда Урта Азиянең урта гасырдагы иң зур цивилизация үзәкләреннән берсе булган Харәземгә Болгардан китерелә һәм аннан Шәрык дөньясына озатыла торган әйберләрнең тулы исемлеге бар: «кеш, тиен, ас, сусар һәм урман сусары, төлке һәм кондыз мехлары; куян һәм кәҗә тиресе, балавыз, уклар, эре балык, бүрекләр, кырпы җилеме, балык тешләре, кондыз агынтысы, гәрәбә, йомшак күн, бал, чикләвек, барслар (ау этләре), кылычлар, көбә күлмәкләр, каен агачы, славян әсирләре, сарыклар, мөгезле эре терлек. Болар һәммәсе Болгардан».
Алда әйтелгәнчә, читкә чыгарыла торган бу әйберләрнең берише болгарларның үзләрендә эшләнгән, кайберләре күршеләреннән, әйтик, төньяк кабиләләреннән, хәзәрләрдән, икенчеләре башкорт, бортас, чирмеш, ар һ. б. якын күршеләрдән һәм Русьтан кайтарылган. Кайбер мехлар (болгарлар кыйммәтле мехларның байтагын төньяк кабиләләреннән һәм якындагы фин-угыр күршеләрдән алганнар), куян һәм кәҗә тиресе, терлекнең бер өлеше, уклар, бүрекләр, күн, көбә кием, бал, чикләвек, каен агачы болгарларның үзләренеке булган. Башкортлардан – сарык, Русьтан – ике ягы да үткен туры кылыч (меч), Балтыйк буеннан – гәрәбә һәм Хәзәрдән затлы балыкның кайбер төрләрен алганнар.
Болгар әмире чит ил кәрваннарыннан товарның уннан бер өлешен алып калган
Халыкара товар алмашуда әһәмиятле арадашчы буын буларак, Идел Болгары бу сәүдәне үз кулында тоткан. Аңа аннан файда күп кергән. Шуның өстенә, болгар әмире, халыкара килешенгән кагыйдә нигезендә, һәр чит илнең су һәм коры җир кәрваныннан үз дәүләте файдасына товарларның уннан бер өлешен алып калган. Шул ук вакытта болгар маллары үзләре дә Евразия сәүдә әйләнешендә яхшы бәя тотканнар, аннан да дәүләткә зур файда килгән, илнең икътисады үскән. Бу сәүдәдә көмеш тәңкәләр әһәмиятле урын тоткан. Башта, алдарак әйтелгәнчә, гарәп дирһәмнәренә охшатып ясалган тәңкәләр, ә соңрак Болгарның үзендә сугылган акчалар әйләнештә йөргән. Бу акчалар Болгар җирләрендә генә түгел, аннан еракта да – Урта Азиядә, Русьта, Балтыйк буе һәм Скандинавия илләрендә дә табылды. Билгеле булганча, алар X гасырда гына сугылган. 11-12 нче йөзләр Идел Болгарында гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә акчасыз чор булган. Әмма болгарлар ничектер җаен тапкан, мәсәлән, элеккеге тәңкәләрне файдаланганнар. Әл-Гардизи дә аларның бу акчаларны кисәкләргә сындырып, һәр кисәген аерым акча итеп йөртүләрен язган. Ә Гардизинең XI гасырда яшәгәнлеге безгә мәгълүм инде.
«Кеш тиресе алып кайтып, гаять күп табыш җыялар»
Акчалы сәүдәдән тыш, Идел Болгары ерак төньяктагы фин-угыр халыклары белән турыдан-туры товар алмашып сәүдә иткән. Мондый төр сәүдә шактый озак яшәгән һәм, 10-11 нче йөзләрдәге рәвешеннән әллә ни үзгәрмәгән килеш берничә йөз ел дәвам иткән. Мәшһүр гарәп сәяхәтчеләре әл-Гарнатый белән Ибне Баттута, болгарларда үзләре булып һәм аларның төньяк кабиләләре белән мөнәсәбәтләре турында күп тапкырлар ишетеп, XII һәм XIV гасырларда да шул ук алмашлы сәүдә ысулы яшәве хакында язып калдырган. Әл-Гарнатыйның: «Болгарлар үз товарларына, мәсәлән, диңгез балыклары тоту өчен эшләнгән гарпуннар һәм кайбер башка тимер әйберләренә алмашка төньяк кешеләреннән кеш тиресе алып кайтып, гаять күп табыш җыялар», – дигән сүзләре әлеге сәүдәнең файдалы булуын раслый. Болгарлар, төрле сәбәпләр табып, Шәрык сәүдәгәрләрен төньякка үткәрмичә, йөзләрчә еллар буена шул табышлы сәүдәне үз кулларында юкка гына тотмаганнар билгеле.
Болгар һәм Русь арасында сәүдә килешүләре булган
Борынгы Болгарның якын күршеләре Хәзәр каһанлыгы һәм Киев Русе (Борынгы Рус дәүләте) була. Болгар үзенең оешу чорында Хәзәр иленә аерым бер бәйлелектә яшәгән, ләкин 10 нчы йөзнең 60 нчы елларыннан, каһанлык таркалганнан соң, ул Идел буенда бердәнбер феодаль дәүләт булып калган.
Болгарның Киев Русе белән тышкы-сәяси мөнәсәбәтләре, аз-маз каршылыкларны исәпләмәгәндә, үзара татулыкка нигезләнгән була. 985 елда Киев кенәзе Владимир үзенең гаскәр башы Добрыня белән (рус былиналарындагы баһадир Добрыня Никитич) Болгар иленә яуга барган. Славяннар болгарларны җиңгәннәр һәм бәрелеш азагында солых төзелгән. Рус елъязмачылары теркәп калдырганча, шунда болгарлар: «Ташлар йөзеп йөреп, колмак суга бата башласа гына, безнең арада дуслык бетәр», – дигәннәр, имеш. Бу аларның үз күршеләре белән ихлас күңелдән дус яшәргә теләгәнлекләрен күрсәтә. Һәм шуннан соң болгарлар белән борынгы руслар арасында берничә тапкыр сөйләшүләр булган, тынычлык килешүләре төзелгән. 1006 елда, мәсәлән, сәүдә килешүенә ирешелгән, шуның нигезендә, ике якның да сәүдәгәрләре Болгар һәм Русьның шәһәр һәм авылларында бернинди тоткарлыксыз алыш-биреш итәргә рөхсәт алганнар. Болгарларның, 1024 елда рус җиренә ачлык килгәч, русларга ярдәм итүләрен дә шундый ук дуслык гамәле дип карарга кирәк.
Әмма Богословский тәртипне боза...
Киев Русеның Идел Болгары белән сәяси мөнәсәбәте нигездә тынычлыкка корылган булса да, XII гасырда, үзәге Владимирда урнашкан Төньяк-Көнчыгыш Русе оешу белән, рус-болгар мөнәсәбәтләре тарихында яңа чор башланган. Атап әйткәндә, ул Андрей Боголюбский һәм аның варисларының Болгарга бер-бер артлы яуга чыгулары белән башланып киткән. Киев Русе шулай да Болгардан ерактарак яшәгән, аның сәяси үзәге Днепр буенда булган. Ә менә башка Русь, үзәге Югары Иделдә булган Төньяк-Көнчыгыш Русь барлыкка килгәч, көнчыгышка һәм көньякка таба юнәлештә, Иделдән Каспийга кадәр һәм шуннан бөтен Шәрык дөньясына юл бөтенләй диярлек ачылган. «Бөтенләй диярлек» дип әйтергә туры килә, чөнки бу юлда, Идел буйлап чак кына түбәндәрәк, Шәрык капкасын ябып, Болгар дәүләте тора. Менә шуңа күрә дә Боголюбский башлап җибәргән яулар Болгарга ябырылган.
Болгар осталары русларга чиркәү салып бирә
1172 елда болгар җирләренә Андрейның улы Мстислав җитәкчелегендә рус гаскәрләренең яңа һөҗүме ясала, аңа Муром һәм Рязань кенәзләре дә кушыла. Болгарлар моңа 1209 һәм 1218 елларда Рязаньга һәм Устюгка яу җибәрү белән җавап кайтаралар. 1220 елда Ашлыга Святослав явы килә. 1221 елда килешү төзелә, ә 1229 елда тынычлык солыхына имзалар куела. Ике якның да сәүдәгәрләренә дәүләткә пошлина түләп тоткарлыксыз сәүдә итәргә ирек бирелә, сугыш әсирләре азат ителә һәм алда нинди дә булса аңлашылмаучылык чыккан очракларда мөнәсәбәтләрне уртак тырышлык белән җайга салырга дип килешенә. Шуңа өстәп, 1229 елда, Рус илендә яңадан ачлык башлангач, икмәк белән тагын ярдәм итүне һәм бер елдан соң болгар осталарының, Юрьев шәһәренә барып, русларга искергән чиркәүләре урынына яңа чиркәү салып бирүләрен, төзелеш өчен ташны да үзләре алып баруларын әйтергә кирәк. Җыеп әйткәндә, тыныч мөнәсәбәтләрне саклау өчен әйбәт җирлек әзерләнә. Әмма бөтен Көнчыгыш Европаны монголларның басып алуы аркасында, бу ике илнең һәм ике халыкның язмышы башка төрлерәк юнәлеш ала. Болгар үз бәйсезлеген югалта һәм яңа дәүләткә – Алтын Урдага кушыла, Рус иле дә Урдага буйсындырыла.
«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.4-7.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА