Идел буе Болгар дәүләтендә затлы мәдәният
Иң борынгы биналар
Болгарда шәһәрләр төзү һәм, гомумән, шәһәр мәдәнияте шактый югары дәрәҗәдә тора. Монументаль, икенче төрле әйткәндә, зур колачлы кирпеч-таш корылмаларның калдыклары археологлар тарафыннан төрле елларда һәм төрле урыннарда җентекләп өйрәнелә. Суардагы ике катлы кирпеч сарай калдыгыгының түбәнге каты 10-11 нче йөзләргә карый һәм, шулай итеп, борынгы болгарларның казып табылган таш архитектура истәлеге булып санала. Кирпечтән төзелгән йортлар һәм җәмәгать корылмаларының калдыклары Самар тугаендагы «Муром шәһәрчеге»н, Татарстанда Иделнең уң ягындагы Хулаш, Чуашстандагы Зур Тояба шәһәрлекләрен һәм безгә инде мәгълүм булган шәһри Бүләрне казып өйрәнү вакытында табылды. Биләрдә күп еллар буе барган тикшерүләр аеруча нәтиҗәле булды, анда борынгы болгарлар чорыннан калган төзелеш сәнгатенең шактый күп истәлекләре – мәчетләр, җәмәгать мунчалары, йортларның нигезләре һәм башка төзелеш калдыклары ачылды. Шәһри Болгарның җир өстендә сакланган архитектура истәлекләре XIII-XIV гасырларга карый.
«Шәйтан каласы» Кавказның хәрби крепостьларыннан өстенрәк торган
«Шәйтан каласы»ндагы таш кальганың почмак манарасы – монголларга кадәрге Болгар дәүләтенең өлешчә исән калган архитектура истәлекләреннән бердәнбере. Бу ныгытманың планын Алабугада бөек рус рәссамы И.И.Шишкин эшләп калдыра. Кальга буе 21,3 м, иңе 19,17 м булган дүртпочмак рәвешендә. Аның һәр почмагында шундый берәр манара, ә һәр дивар уртасында тагын берәр ярым манара басып торган. А.П.Смирновның раславынча, үзенең зурлыгы (400 кв. м) һәм куәте ягыннан «Шәйтан каласы» урта гасырдагы Кавказның хәрби крепостьларыннан өстенрәк торган.
Болгарлар агач йортларны ничек төзегән?
Ул чорларда башлыча эре шәһәрләрнең кальга-ныгытмаларында, бәлки, кайбер кенәзлек үзәкләрендә һәм бик мөһим хәрби-стратегик пунктларда гына корылмалар таш кирпечтән эшләнгән була. Шәһәрләрдәге биналарның күпчелеге – йортлар, мәчетләр, каралты-кура һәм башкалар, авыллар турында әйтеп тә тормастан, нигездә агачтан төзелә. Археологик казулар вакытында кайбер йортларның нинди булганлыгы да ачыкланды. Мәсәлән, Суарда казылган бер агач йортның түбәсе ике кыеклы, идәне такта һәм өй асты базы да булган, археологлар агач өйләрдән тыш, казып эшләнгән җир яки ярым җир, землянкасыман өйләр яисә балчык диварлы йортларның калдыкларына да юлыга. Мондый гади өйләрнең мичләре дә йомшак комташтан гына, бик сирәгендә генә ул кирпечтән чыгарылган.
Ризык бронза һәм тимер казаннарда әзерләнгән
Йорт җиһазлары, тормыш-көнкүреш әйберләре һәм савыт-саба турында язма чыганакларда хәбәрләр аз булса да, аларны шул ук археологик табылдыклар тулыландыра. Ризык әзерләү өчен бронза һәм тимер казаннар, аш-су өчен кирәк булган башка төрле металл савытлар, гади һәм бизәкле балчык савыт-саба, әйтик, тәпәннәр, чүлмәк, кувшин, тәлинкә, табак һәм җамаяклар, тимер пычаклар, агач кашыклар һ.б. шуның ише әйберләр төрле еллардагы казу вакытында табылды.
Зәркәнчелек зур үсешкә ия
Археологик эшләр вакытында, бигрәк тә очраклы рәвештә табылган бай хәзинәләр составында, борынгы акчалардан тыш, алтын, көмеш, җиз, бакыр, сөяк һәм пыяладан ясалган бик бай һәм төрле-төрле бизәнү әйберләре чыга. Алар арасында беләзекләр һәм йөзекләр, алкалар һәм балдаклар, муенса-күкрәкчәләр, төймәләр вә тәңкәләр, каптырма-перәшкәләр, көзгеләр, бил каешы бизәкләре кебек хәтта бүгенге ювелирлык сәнгате өчен дә үрнәк булырлык камил һәм гаҗәеп оста эшләнгәннәре бар. Мондый әйберләрне ясау һәм бизәү-матурлау техникасы да бик төрле була. Алар әйбергә алтын-көмеш йөгертү, бөртекләү, каралту, чүкү, үрү, асылташ һәм энҗе беркетү, металлга чокып һәм сугып бизәк төшерү кебек төрле ысулларны белгәннәр. Идел болгарларының зәркән (ювелирлык) сәнгате монголларга кадәрге чорда да, Алтын Урда чорында да зур үсешкә ия була.
Болгарларның зәркән сәнгате белгечләрдә дә, борынгы әйберләрне яратучы һәвәскәрләрдә дә һәрвакыт соклану тудыра. Мәсәлән, үрдәкле боҗра алкалар турында күпләрнең ишеткәне бар. Бу алкалар хакында фәнни һәм популяр әдәбиятта шактый күп язылды. Әлеге ядкарь-истәлекләр Мәскәү, Петербург һәм Казан шәһәрләрендәге зур музейларның иң кыйммәтле хәзинәләрендә саклана. Аларның затлылыгы һәм таң калырлык оста эшләнүе күптәннән инде телгә кергән.
Шундый хикәят бар. Уралның бер бик бай рус эшмәкәре заманында Әби патшага, ягъни Екатерина II гә кыйммәтле бүләк бирергә ниятли, борынгы болгар алкаларын тапшырмакчы була. Ләкин аңарда алка берәү генә була. Сыңар алка бүләк итмәссең бит инде. Байның үтенече буенча, Пермь ювелирлары аңа нәкъ болгарларныкы шикелле итеп ике алка ясап биргәннәр. Императрица да ошаткан аларны, рәхмәт әйтеп алган. Ләкин соңыннан, алар инде музейга эләккәч, алкаларның ясалма булуы ачыкланган. Пермь осталары барыбер андагы күпсанлы алтын бөртекләрен бер-берсенә болгарлар кебек оста итеп беркетә алмаганнар.
Алканың боҗрасы эчендә утырган, томшыгына алтын бөртеге капкан үрдәкнең тирән мәгънәсе бар. Ул халыкның бер легендасын чагылдыра: бик борынгы заманнарда бөтен дөнья очсыз-кырыйсыз дәрьядан гына тора икән. Дәрья өстендә бер ялгыз үрдәк йөзеп йөри. Менә ул чума да дәрья төбеннән бер бөртек балчык кабып алып чыга һәм шул балчыктан җир хасил була. Әлеге риваять татар авылларының берсендә язып алына. Нәкъ шуңа охшашлы легенда Дунай болгарларында да бар.
Болгарлар идәнгә утырып ашаганнар
Монголларга кадәрге болгарларның тарихи этнографиясе турында язма чыганаклардагы кайбер мәгълүматлар аерым әһәмияткә ия. Ибне Фадлан һәм әл-Гарнатый болгарларның төп ризыклары итеп икмәк (бодай күмәче), ит, тары һәм балны атыйлар. Мәшһүр Багдад илчесенең болгар патшасы үткәргән аш мәҗлесендәге кайбер күзәтүләре кызыклы. Кыздырылган итне пычак белән кискәләп ашаганнар, хәлбуки ул чакта чәнечке-фәлән булмаган әле. Чәнечкене Кытайдан Европага беренче булып 13 нче йөзнең атаклы итальян сәяхәтчесе Марко Поло алып килгән.
Болгарлар идәнгә утырып ашаганнар, әмма һәркайсының алдында ризык тулы тәбәнәк өстәл торган. Җәмгыятьнең югары катлавы үткәрә торган аш мәҗлесләрендә шулай булган, ләкин мондый тәртип башкаларга да хас булган дип санарга мөмкин. Ибне Фадлан икенче бер урында болгарларның Шәрыктагыча аяк бөкләп түгел, ә тезләнеп, аяклары өстендә утырулары турында язган. Андый кыяфәттә утырып ашаганда каршында тәбәнәк өстәл торырга тиеш, әлбәттә.
Зина кылган өчен җәза коточкыч!
Болгарларда кеше үтергән, зина кылган һәм әйбер урлаган өчен үлем җәзасы бирелгән. Җәзалау тәртибе бик рәхимсез булган: гаепле кешенең кул-аякларын дүрт баганага тарттырып бәйләгәннәр дә буеннан-буена урталай ярып төшергәннәр.
Ибне Фадлан борынгы болгарларның башка гореф-гадәтләре һәм йолалары турында да байтак кызыклы хәбәрләр калдыра. Тик аларның күбесе, борынгы мәҗүсилек белән бәйләнгәннәре, ислам кабул ителгәч, җәмгыять мөселманлашкан чорда юкка чыга. Ислам белән бергә гарәп язуын кабул иткәнче, VIII-IX гасырларда ук, болгарларда язу була. Ул – безгә Төрки каһанлыгы тарихыннан таныш рун язуы. Аны башта хәзәрләр куллана, аннары алардан болгарларга күчә.
Болгарда дарулар ясау турында да китап языла
Идел Болгарында ислам кабул итү белән гарәп язуы гамәлгә кергән. Балалар мәктәпләрдә (башлангыч мәктәп) һәм мәдрәсәләрдә (урта мәктәп) укырга-язарга өйрәнгәннәр һәм гыйлем алганнар. Югары катлау кешеләренең генә түгел, гади халыкның, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә гыйлемлелеген төрле археологик табылдыклардагы язулар раслый. 10-12 нче йөзләрдәге гарәп-фарсы дөньясының язма чыганакларында болгар тарихчылары, табиблары, философлары һәм хөкемдарлары турында төрле хәбәрләр очратырга мөмкин. Мәсәлән, әл-Гарнатый Болгар шәһәрендә казый Иакуб ибне Ногман язган «Болгар тарихы» китабын укый. Галим Борһанетдин ибне Йосыф дарулар ясау турында китап язган, Урта Азия философларының әхлак-этика турындагы, риторика (сөйләү сәнгате) хакындагы хезмәтләренә аңлатмалар эшләгән.
Болгар дәүләтендә «Бәхет турында белем» дә тарала
Болгар дәүләтендә матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты үсеш ала. Дөрес, монголларга кадәрге чор иҗаты турында мәгълүматлар күп түгел. Әмма XI гасырда болгарларда кайбер гомумтөрки әсәрләр таралу хакында хәбәрләр саклана. Мәсәлән, борынгы татар әдәбияты белгечләре 1069 елда Караханилар дәүләтенең башкаласы Баласагун шәһәрендә Йосыф ибне Хаҗип язган, урта гасырларның иң күренекле әсәрләреннән берсе булган «Котадгу белек» («Бәхет турында белем») әсәренең Болгар дәүләтендә дә киң таралуын әйтәләр. Көнчыгыш Төрки каһанлыгы таркалганнан соң, көнбатышка күченеп киткән борынгы татарларның бер өлеше урта гасыр башындагы кайбер дәүләтләрнең, шул исәптән яңа гына исеме аталган Караханилар дәүләтенең оешуында катнаша. Шуңа күрә бу чорда, төрки телле башка халыклардагы кебек үк, борынгы татарларга да һәм борынгы болгарларга да башлангыч төрки матур әдәбияты әсәрләре яхшы таныш булган.
Татар иленең затлы әдипләре
Мәхмүд Кашгарый дигән Урта Азия телче-галименең шул ук XI йөздә иҗат иткән «Диване лөгатет-төрк» («Төрки сүзләр җыентыгы») исемле мәшһүр сүзлеге, шөбһәсез, Идел буенда да таралган була. Анда кыпчак һәм болгар телләреннән дә аерым үрнәкләр китерелгән: шигырьләр, мәкаль-әйтемнәр, сүзтезмәләр бар.
XII гасыр төрки шагыйрьләргә тагын да бай була. Әхмәд Йүгнәки үзенең «Һибәтел хәкаик» («Хакыйкать бүләге») исемле зур поэмасында кешелеклелек, тугры сүзлелек, тыйнаклык, юмартлык, белемлелек фикерен алга сөрә. Аның: «Белек берлә беленер сәгадәт (бәхет) юлы», яки: «Белекле ир үлде, аты (исеме) үлмәде», – дигән сүзләре әле бүген дә бик тә мәгънәле һәм һәр татарга аңлаешлы яңгырый.
Йүгнәкинең замандашлары Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый да шул чорның атаклы шагыйрьләреннән санала. Беренчесенең «Диване хикмәт», икенчесенең «Бакырган китабы» исемле шигырьләр җыентыклары заманында да, шактый соңга таба да күпләргә мәгълүм була. Һәр икесе дә илаһи мәхәббәткә дан җырлый, кешеләрне пакьлеккә, шәфкатьлелеккә, игелеклелеккә чакыра.
Санап үтелгән шагыйрьләр чыгышлары һәм яшәешләре белән Урта Азиянең Харәзем төбәгеннән. Соңыннан бу җирләр Алтын Урданың көнчыгыштагы бер өлешенә – Күк Урдага кергән. Булсын борынгы татарлар төзегән Караханилар дәүләтендә, булсын шул ук татарлар белән бәйле булган Күк Урданың башлангыч җирендә — шунда туган бу ядкарьләр борынгы татар әдәбиятының иң беренче, кадерле үрнәкләре санала. Алар үз заманында да, ягъни 11-12 нче йөзләрдә, Идел буенда һәм, әлбәттә, Болгарда да, шулай ук соңга таба татар дөньясында да ифрат киң тарала.
Мәшһүр шагыйрь Кол Гали 1233 елда үзенең «Кыйссаи Йосыф» дигән зур поэмасын язып бетерә. Анда ул Зөләйха белән Йосыфның эчкерсез саф мәхәббәтен тасвирлый. Поэмага нигез итеп алынган вакыйгалар ерак Мисырда барса да, аны болгарлар да, соңрак татарлар да үз иткәннәр. Бу әсәрнең соңгы йөз елда Казанда 80 тапкырга якын басылып таратылуы һич тә юкка түгел бит. Урта гасырлар әдәбиятының танылган әсәрләре белән бергә, бу китапның озын кышкы кичләрдә кулдан төшми һәр татар йортында диярлек йотылып укылуы шулай ук бик гыйбрәтле.
1. Ике табиб дару ясый. Фармаколог һәм натуралист Педаний Диоскоридның гарәп теленә тәрҗемә ителгән «De materia medica» китабыннан. Багдад. 1224 ел
2. Күз табибы. Урта гасыр госманлы хирургы Шәрәфетдин Сабанчы углының (1385-1468) китабыннан
3.Болгар урамы. Илдус Әҗемов рәсеме
4.Мәхмүд Кашгарыйның картасында Болгар һәм Сувар шәһәрләре, кыпчак, угыз һәм татар кабиләләренең яшәгән җирләре күрсәтелгән. XI гасыр башы
«Безнең мирас». – 2025. – №1. – Б.4-9.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА