Журнал «Безнең мирас»

Яңалыклар

  • Түндербаш дәвалый

    Каюм Насыйри (1825-1902) агулы үләннең, ягъни түндербашның дәвалау үзенчәлекләре турында болай дип язып калдырган: «Бу үләнне бик каты ютәлләргә һәм тамыр авыруларына кулланалар, әфьюн файдасын бирә. Шулай ук каты шешләргә һәм корсак катканга кулланыла. Кулланылу юлы будыр: күренекле агу үләнен сыгып, суын җиңелчә уртача булган утта кайнатып куертырга кирәк. аннан соң әз-әз кулланалар».
  • Агулы үлән түндербаш

    Мәшһүребез Каюм Насыйри әлеге үсемлек хакында болай дип яза: «Агу үләне (түндербаш, урысчасы – болиголов), гарәпчә – шөкране кәбир, төркичә бадран диләр. Тамыры ак һәм шома. Көпшәсе туры, 4-5 карыш үсә. Төсе ачык яшел, яфраклары эре һәм аллы-гөлле, чиратлашып урнашкан. Чәчәге ак була. Европада һәркайда бар, сукаланмаган җирләрдә үсә. Июнь аенда чәчәк ата».
  • Үткәннән хатлар

    Күренекле язучы, публицист, галим, техник фәннәр докторы, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, 1994 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөгелмә районы хакимиятенең Һ.Атласи исемендәге премиясе лауреаты (2001), ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе иясе, Эстәрлебаш районындагы Эстәрлебаш авылы тумасы Зәки Лотфулла улы Зәйнуллин 2021 елның 4 мартында туган авылында вафат булды. Аның күп еллар дәвамында тупланган иҗади мирасы каләмдәшебез – Эстәрлебаш районының Тормай авылында яшәп иҗат итүче Хисаметдин Исмәгыйлевта иде. Ул аны 2021 елда миңа тапшырды. Шул архивта булган берничә хатны (Зәки Зәйнуллинга адресланганнарны) журналыбызда (№12, 2021) бастырган идек инде. Бу юлы да кайбер кызыклы хатларны басмабызга тәкъдим итәргә булдык. Хат авторлары – Фаил Шәфигуллин (1939-1982), Ренат Харис (1941), Рашат Низамиев (1950), Мирсәй Әмирнең (1907-1980) хатыны Фәүзия Әмирова һәм әдип үзе.
    🏷 Admin
  • Ислам. Дини сүзлек

    Гошер (гарәпчә – уннан бер) – мөселманнар ярлыларга бирә торган сәдака. Аны игенчеләр, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләр, болын һәм печәнлек җире, умарталыгы булган кешеләр бирә һәм барлык уңышның уннан бер өлешен тәшкил итә.
    🏷 Admin
  • Фронтовик-шагыйрь Әюп Гәрәй: «Минем кебек беркем сагынмас...»

    Балачагым, яшьлегем үткән, хезмәт юлымны агроном булып башлаган хәзерге Тукай районындагы Иске Дөреш авылында туган шагыйрь Әюп Гәрәй турында мин 2000 нче еллар уртасында гына белдем. Аның хакында укытучылырыбыз да, авыл кешеләре дә сөйләмәде. «Якты юл» газетасы гына 2012 елның 22 февраль санында журналист Хәмит ага Мөхәммәтшинның Әюп Гәрәй турындагы мәкаләсен чыгарды. Татар энциклопедиясенең икенче томында шагыйрь хакында кыскача мәгълүмат бирелде.
  • КИТАБ-ӘТ-ТӘРБИЯ

    Бер падишаһ диңгездә бер көймәдә сәфәр кыйлганда күрде: бер егет бар, аслан, моңарчы көймәгә утырганы юк вә көймәнең мәшәкатен күргәне юк, имеш. Куркып егълап утырыр, дер-дер калтырар. Никадәр җуатып карадылар, егълаудан һәнүз туктамый. Падишаһ дәхи хавфа булды. Анда бер хәким бар иде, әйтте: «Әй әфәнделәр, әгәр боерсаңыз, мин бер хәйлә кыйлаем: шаять, сабыр итәр», – диде. Бәс, хәким әмер итте. Бу егетне бәйләп дәрьяга аттылар, бер-ике мәртәбә чумдырып, янә көймәгә алдылар. Бу егет, үлемнән терелеп кайткан кебек хәйран булып, бер дә дәшмәенчә утырды, күңеле карар тапты. Падишаһ моны бик тәхсин кыйлып, хәкимгә әйтте: «Йә хәким, монда ни хикмәт бардыр?» Хәким әйтте: «Ул егет әүвәл көймәнең мәшәкатен вә су сәфәрен күргәне юк, янә суга батуны белгәне юк вә көймәдә сәламәт йөрүнең кадерен белгәне юк», – диде.
  • Дин дәресләре

    Мөгаллим: Үткән дәрестә мин сезгә «Фатиха» сүрәсен өйрәткән идем. Шулай бит? Шәкерт: Шулай, өйрәттегез. Мөгаллим: Соң, сез аны ятлап килдегезме? Ятлаган кеше кулын күтәрсен!
  • Татарның беренче казаклары

    Россиядә казаклар, аларның килеп чыгышы, тарихы турындагы әдәбият үзе бер китапханә, тик алар арасында объектив мәгълүмат булганнары бармак белән генә санарлык. Бүген кабул ителгән һәм мәктәп дәреслекләрендә укытылган төп рәсми тарих концепциясе буенча, хәзерге казаклар – күп сәбәпләр белән Россиянең төрле өлкәләреннән Дон һәм Днепр елгаларының түбән агымындагы урыннарга күчеп утырган Россия крестьяннары. Бу концепция совет чоры историографиясе карашларына аеруча туры килә. Аның буенча, ирек, хөрлек сөюче рус крестьяннары, патшаның феодал-алпавытлары изүеннән, эксплуатациясеннән качып, Запорожьеда беренче ирекле коммуналар төзегән, халык ирке өчен восстание күтәргән.
  • Марс Шабаев (1933-2008) шигырьләре

    Марс Садри улы Шабаев 1933 елның 14 июлендә Татарстанның Минзәлә районындагы Югары Тәкермән авылында туган. Марс Шабаевның шигырьләре көндәлек матбугатта 1952 елдан күренә башлый. Беренче мөстәкыйль китабы 1962 елда басылып чыга. Аннан соң әдипнең 60 еллар дәвамында «Кына гөле», «Ашкыну», «Зәңгәр планетам», «Сине эзлим», «Әби-апа» кебек җыентыклары дөнья күрә. «Җикән камыш», «Онытма» һәм русча тәрҗемәдә чыккан «Ищу тебя» җыентыкларындагы шигырь һәм поэмалары өчен Марс Шабаев 1976 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек булды.
  • Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

    Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһка һәм Аллаһның Рәсүленә иман китереп, намаз укып, Рамазан аенда ураза тоткан бәндәне Аллаһы Тәгалә җәннәткә кертер. Ул бәндә, кирәк – туган җирендә гомер кичерсен, кирәк – һиҗрәт кылсын».
  • Ләбиб Леронның изге сәфәре ничек үткән?

    Ләбиб Леронның изге сәфәре ничек үткән?
    🏷 Admin
  • Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)

    Эх, бүген дә көн бик матур иде! Якты, җылы! Иртәнгелекне яхшылап ашагач, колхоз идарәсе ягына киттек. Дәүлекәйдә – 170, Кыпчыкта – 30, Каратунда – 12 йорт. Күршедәге Каратунга барып, Гарифулла абзый Әхмәровны табып, аның белән Дәүлекәйне аралап чыктык, ләкин бернәрсә дә юк. Дөрес, берничә кеше өендә юк иде. Һаман янгыннар турында сөйлиләр…
  • Археографик сәфәр: сан ягыннан уңыш әйбәт кенә… (Археографик көндәлекләрдән)

    Биш-алты көн сугыша-тартыша торгач, бары бүген генә машина (автобус) алып, юлга чыгып киттек. Әкәмәт кенә: ике шофер, чөнки аның берсе правасыз (ул правасын Ульяновскида «тарттырган» булган), Ульяновскига барып, правасын алгач, законлы булып калачак, ә икенчесе аннары кире Казанга кайтып китәчәк.
  • 100 ел элек татар дөньясы

    Узган кыш мичләре рәтләп эшләнмәү сәбәпле, «Октябрь революциясе» исеменә ачылган татар театры һәрвакыт суык булып, тамашачылар һәм артистлар өчен бик зур уңайсызлыклар тудырган иде. Театр идарәсе бу хәлне игътибарга алып, пар миче куйдыру чараларына кереште. Бу эшне башкару турында Татарстан Мәгариф халык комиссариаты һәйәте әгъзаларыннан иптәш Балтанов зур тәшәббес күрсәтә. Аның тырышуы буенча, театрны төзәттерү һәм мич куйдыру өчен Халык комиссарлары советы тарафыннан алтынлата 24 мең сумлык смета тасдыйк улынды. Хәзерге көндә хуҗалык оешмаларыннан аңар кирәк кадәр сумма турында чаралар күрелә. Театрны төзәттерү өчен, кирәкле материалларның кайсылары хәзерләнә башлады. Сезон ачылганга кадәр татар театрының җылынырлык бер хәлгә китерелүе көтелә.
    🏷 Admin
  • Фәннур Сафин (1948-1992) шигырьләре

    Йөрәгемне нидер чәнчеп ала, алтын көннәремне сагынам... Керфектәге ут-шар аша багам алсуланган офык ягына.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру