«Уңышларыбыз мактанырлык»
Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы
Быел мәшһүр җырчыбыз, күренекле якташыбыз Илһам Шакировның тууына 90 ел. Февраль аенда Сарманда мәшһүр җырчының иҗатына багышланган «Илһам чишмәсе» V төбәкара җыр бәйгесе югары дәрәҗәдә узар дип өметләнәм.
Узган ел Бөек Ватан сугышы һәм төбәкне өйрәнү музее яңа бинага күчте, хәзерге вакытта аның экспозицияләре эшләнә. Илһам Шакиров исемендәге сәнгать мәктәбенә һәм китапханәгә капиталь ремонт ясалды. Ике ел элек Зиннәт Хәсәновның һәйкәлен яңарттык. Туган авылында музее да яхшы гына эшләп килә. Тарихи мирасны, гаилә традицияләрен саклауга бәйле эшләребез киләчәктә дә дәвамлы булыр дип уйлыйм.
Быел Бөек Җиңүгә 80 ел тула. Шул уңайдан Җәлил поселогындагы Муса Җәлил музеена нефтьчеләр ярдәме белән ремонт ясалачак. Җиңүгә багышланган һәр һәйкәл һәм обелискларны карап, төзекләндереп чыгачакбыз. Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны да онытырга тиеш түгелбез. Аларга багышланган төп һәйкәл район үзәгендә ачылачак, үзләре укыган мәктәпләрдә мемориаль почмаклар, истәлек такталары инде булдырылды. Хәзерге яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү – төп бурычларның берсе.
Авыл хуҗалыгында «Агрокөч» бик зур эшләр башкара. Узган ел алар 4 мең баш савым сыерына исәпләнгән комплексның беренче чиратын файдалануга тапшырды. 9 мең гектардан артык җирдә шикәр чөгендере үстерәбез. Бу – Татарстандагы иң зур мәйдан. Кукуруз һәм көнбагыш үстерү буенча да уңышларыбыз мактанырлык. «Чаллы икмәге» дә бик әйбәт эшли. Елдан-ел алар авыл хуҗалыгына яңа технологияләр кертә, хәтта үзләренең сорт сынау участокларына кадәр бар. 80гә якын фермер хуҗалыгының хезмәте мактауга лаек.
Күп проектларны гамәлгә ашыруга – аеруча мәгариф, мәдәният һәм спорт оешмаларына, мәчетләрне, чишмәләрне һәм автобус тукталышларын төзекләндерүгә нефтьчеләрнең ярдәме бәяләп бетергесез зур.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА