Олуг Мөхәммәд (1405-1445)
Олуг Мөхәммәд – Казан ханлыгына нигез салучы һәм аның беренче ханы. Ул 1438 елдан алып 1445 елга кадәр идарә иткән.
«Олуг Мөхәммәд хакында мәгълүмат аз сакланса да, килеп ирешкән хәбәрләрдән аның зур шәхес булуы күренә. Олуг Мөхәммәдкә тирән акыл, кодрәт һәм гаҗәеп эшлеклелек хас була. Казан ханлыгын оештыру даһиларча уйланган дияргә ярый. Мөхәммәд хан Урта Иделдә мөселман мәмләкәтен торгызырга җыенганда, борынгы мәдәнияткә ия жирле халыкның үзенчәлеген аңлап, ныклы дәүләт булып яши алуын дөрес тоеп эш итә. Аның бу күрәзәчел нияте зур осталык белән тормышка ашырыла һәм яңа төзелгән мәмләкәт гаять куәтле булып чыга. Хәрби таланты hәм оештыру даһилыгы Казан ханлыгына нигез салучыга дәүләтне шунда ук тиешле югарылыкка күтәрергә hәм Русиядән шул дәрәҗәдә өстенлеккә ирешергә мөмкинлек бирә ки, яңа ханлык белән Сарайга караганда да ныграк исәпләшергә мәҗбүр булалар. Казан татарлары мәмләкәте боларның бөтенесе өчен дә Олуг Мөхәммәдкә бурычлы».
Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)
«Олуг Мөхәммәд хан, гаять гакыллы ва гайрәтле бер зат булуы сәбәпле, Дәште Кыпчак татарларының холыклары тәмам бозылып, бер-берсен якын күрүдән туктап, тәмам дошманлашып беткәннән соң хан булган булса да, хөкүмәт эшләрен гәдәттән тыш төзәтте».
Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)
- Олуг Мөхәммәд – Туктамышның оныгы, Сарай ханы Җәләлетдиннең улы.
- Олуг Мөхәммәд 1420-1430 нчы елларда Алтын Урда ханы була.
- Олуг Мөхәммәд, Алтын Урда белән идарә иткәндә, 1428-1429 нчы елларда хәтта Мисырга да илчелек җибәргән.
- Олуг Мөхәммәд Василий Икенчегә Мәскәү тәхетенә утырырга ярдәм итә. Олуг Мөхәммәд 1431 елда Мәскәү тәхетенә дәгъва кылучылар арасындагы низагны Василий II файдасына хәл итә. Василий Васильевич тәхеткә татар ханы ярдәмендә утыра.
- 1436 елда Олуг Мөхәммәдне Сарай тәхетеннән бәреп төшерәләр. Ул Кырымга китәргә мәҗбүр була, анда озак тормыйча, өч меңле (аларның бер меңе – гаскәри, калганнары – картлар, хатын-кызлар һәм балалар) чирүе белән Русия җирләренә күчә.
- Василий Икенче моны хупламыйча, гәрчә аның ярдәме белән генә тәхеткә утырган булса да, Олуг Мөхәммәдкә каршы 40 меңле гаскәр җибәрә. 1437 елның 5 декабрендә Биләү (Белёв) шәһәре янында сугыш була. Татар гаскәре, аз санлы булса да, Василий II чирүен тар-мар итә.
- Биләү шәһәре янындагы сугыштан соң, Олуг Мөхәммәт Казанга юл тота һәм хан тәхетенә утыра.
- Урта Иделдә ныгыгач, Мөхәммәд хан Русия өстеннән хакимиятен урнаштырырга уйлый. Мәскәү кенәзен ул үзенә ясак түләтмәкче була. 1439 елның язында Мөхәммәд хан Түбән Новгородны ала һәм җиңүле рәвештә Мәскәүгә барып җитә. Июньнең 3еннән 13енә кадәр Ул Мәскәү янында тора, тик, кирмәнне яулый алмыйча, вакытлы рәвештә чигенергә мәҗбүр була.
- 1444-1445 нче елларда икенче һөҗүм ясала. Мөхәммәд хан 1444 елның язында Түбән Новгородны яулап алгач, шунда кышларга да кала. 1445 елның гыйнварында ул гаскәренең бер төркемен Муромга җибәрә, ләкин чирү уңышсызлыкка очрый, шәһәрне яулый алмый. Апрельдә гаскәр янәдән Мәскәүгә якынлаша. 7 июльдә Сүздәл янындагы Спас-Евфимий монастыре янындагы зур сугышта татарлар җиңә, Мәскәү кенәзе әсирлеккә төшә. Василий II, зур түләү хакына 1445 елның 1 октябрендә азат ителә.
- Олуг Мөхәммәд хан Түбән Новгородтан Казанга юл тотканда вафат була. Аның Мәхмүд, Касыйм, Якуб, Йосыф һәм Мостафа исемле уллары булуы билгеле.
Рәсем астлары: 1. Олуг Мөхәммәд хан. Рушан Шәмсетдинов рәсеме
2. Олуг Мөхәммәд хан. Рәшит Төхфәтуллин рәсеме
3. Олуг Мөхәммәд хан. Камил Муллашев рәсеме
«Безнең мирас». – 2025. – №2. – Б.8-10.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА