Журнал «Безнең мирас»

Сарманлылар ХХ гасыр башы сугышларында

Беренче Бөтендөнья сугышы яралылары

1914-1918 елгы Беренче бөтендөнья сугышында яраланып госпитальгә эләгүчеләр исемлеген Николай патша заманында ай саен китап  итеп бастырып чыгарганнар[2]. Анда госпитальләрдән килгән мәгълүмат бастырылган, губерна, өяз, волость, авыл-шәһәр һәм яралының исем-фамилиясе, госпитальнең адресы теркәлгән. Кайбер очракларда губерна һәм авыл гына бирелсә, безнең якташ икәнен раслау кыен. Мисалга Әхмәт авылы атамасы татар яшәгән бар тарафта булган. Госпитальгә китерелгән солдат сөйләшә алмаган, документлары булмаган яки анкета тутыручы татар телен аңламаган очракларда күп төгәлсезлекләр киткән. Исем-фамилияләре һәм авыллары тәгаен билгеле булган, 1915-1916 нчы елгы исемлекләргә кергән, яраланып лазаретларда яткан райондашлар исемлеген документта язылганча китерәбез.

 

1. Ишалин Харис, Минзәлә өязе,Нөркәй волосте, Чураш авылы. Варшава җыелма госпитале, Мәскәү шәһәре.

2. Шиһабетдинов Хәйретдин, Минзәлә өязе, Илексаз авылы. Кызыл хач госпитале, Тихвин, Новгород.

3. Довыдов Филип, Минзәлә өязе, Языково волосте, Петровка авылы. Гимназиядәге лазарет, Екатеринослав.

4. Боглютдинов Мөхәммәт Хисам, Минзәлә өязе, Кәүҗияк авылы. Александровская больница, Тифлис, Великокняжеская урамы, 3.

5. Кәлимуллин Шәфигулла, Иске Кәшер волосте, Дүсем авылы. Киев, Белая Церковь госпитале.

6. Мөхәммәтгәрәев Мөхәммәт, Минзәлә өязе, Иске Кәшер волосте, Урта Кәшер авылы. Пермь,җирле лазарет.

7. Насифуллин Гайнулла, Минзәлә волосте, Нөркәй өязе. Сөлек авылы. 5 нче шәһәр лазареты, Петроград.

8. Аглетдинов Дәрәхетдин Җамалетдин, Минзәлә өязе, Мортыштамак авылы. 27 нче лазарет, Тифлис, Андреевская, 49.

9. Нуриахметов Фазлиәхмәт, Минзәлә өязе, Минзәләбаш авылы. 22 нче этап госпитале, Казатин.

10. Гатауллин Гайсә, Минзәлә өязе, Шыгай авылы. Волноваха хәрби госпитале, Екатеринослав.

11. Дәүләтгәрәев Мөхәммәт, Әлмәт Мулла волосте, Кәүҗияк авылы. Сембер Кызыл хач җәмгыяте госпитале, Киев, Подол.

12. Мөхәммәт-Галиб Мулла-Гали, Минзәлә волосте, Кәшер волосте, Яхшыбай авылы. Киев, Никола бистәсе.

13. Поляков Александр, Минзәлә өязе, Кәшер волосте, Баткак авылы. Киево-Печерская Лаврадагы госпиталь.

14. Салихҗанов Давлетбай, Минзәлә өязе, Боламык авылы. Мариин Кызыл Хач җәмгыяте тарафындагы лазарет, Киев.

 

Гражданнар сугышы корбаннары

1917 елда ике революция була. 1918-1920 нче еллардагы Гражданнар сугышы безнең тарафларга да кагыла. 1918 елда безнең төбәк ак чехлар фетнәсе чорында яулап алына. 1919 елның язында безнең яклар Колчак армиясе кулы астында була. Сугыш хәрәкәтләре дә соңгы очракта кискенрәк төс алганнар һәм тарихта эз калдырганнар. Безнең як ир-атлары ак чехларга, Дутов казакларына һәм Колчак яуларына каршы сугышларда күбрәк катнашкан. Һәлак булган даталарга карасак, безнең якташлар Деникин һәм Врангельга каршы сугышларда да актив булганнар.

1926 елда 1918-1920 еллардагы гражданнар сугышында һәлак булган Кызыл армия сугышчыларының исемлеге чыга[3]. Исемлектә 50 мең тирәсе исем-фамилия китерлгән. Бу сугышта корбан булганнарның бик аз өлеше генә. Китап 1926 елда чыккан, сугышчының адресын күрсәткәндә элеккечә уезд, волость исеме дә, яңача Чаллы яки Минзәлә кантоны дип тә бирелгән. Исемлекне без авыл исеме һәм һәлак булган даталар белән күрсәтеп бирәбез һәм кайбер мәгълүматләр чыганактагыча китерелә.

 

1. Әхлетдинов Мухмасуд [исеме шулай язылган], Сарман авылы, 1919 елның 4 сентяберендә һәлак булган.

2. Әхмәтгәрәев Дәүләт, Карамалы авылы, 1919 елның 1 ноябрендә һәлак булган.

3. Гайнуллин Сәгидулла, Яхшыбай авылы, 1920 ел,12 июньдә һәлак булган.

4. Гусаров Федор Петрович, Языково авылы, яралардан вафат булган.

5. Давлетшин Әхмәтша, Кәүҗияк авылы, 1920 елның 1июль-15 август аралыгында һәлак булган.

6. Емашев Демьян Николаевич, Нарат Асты авылы, 1921 елның 16 октябрендә бандитлар белән бәрелештә һәлак була.

7. Зарипов Хәмит Шариф..., Яңа Әхмәт авылы, 1920 елның 16 августында тифтан вафат  була.

8. Гиззатуллин Кәрамулла. Яхшы Каран авылы, 11 январьда вафат.

9. Миняков Нурулла, Нөркәй, Түбән [шулай язылган], 1920 елның 7 июнендә чирдән вафат булган.

10. Нуретдинов Фәхретдин, Минзәләбаш авылы, 1919 елның 23 октябрендә сугышта һәлак була.

11. Сәйфетдинов Мәхмүт, Әюп авылы,1919 елның 3 декабрендә вафат булган.

12. Сәйфетдинов Галәм, Нөркәй[волость яки шул волость авылы], 1919 елның 6 июнендә һәлак була.

13. Фәхразиев Миңлегали, Кәүҗияк авылы,1920 елның 28 январенда вафат булган.

14. Хафизов Гариф, Минзәләбаш авылы, 1920 елның 15 августында сугышта һәлак була.

15. Хафизов Гариф, Минзәләбаш авылы, 1920 елның 8 октябрендә сугышта һәлак була. (Бәлкем алар адашлар булгандыр,бәлкем исемнәре охшаш игезәкләр дә булырга мөмкин.)

16. Шәрипов Минаидан [исеме дөрес язылмаган булса кирәк], Нөркәй авылы,1920 елның 5 мартында вафат булган.

17. Әлмухаметов Галиәхмәт, Нөркәй[волосте яки авылы], 1920 елның 6 августында вафат булган.

Китапта сугышчының званиесе һәм үтәгән вазыйфасын күрсәткән графа да бар, исемлектәге якташлар барысы да кызылармеец дип күрсәтелгән.

Ак армияләрдә дә безнең кешеләр хезмәт иткән бит. Аларның исемлеге сакланмаган булса кирәк. Эзәрлекләнүләрдән куркып, акларда хезмәт иткәннәр бу турыда сөйләмәгән. 1960-1970 нче елларда Гражданнар сугышында катнашкан ветераннар байтак иде әле. Бик тәфсилләп сораштыргач, картлар кайсы тарафта сугышуларын беренче кем мобилизациясенә эләгү белән аңлаталар иде.

Минзәләдә әсирлеккә эләккән акгвардиячеләр дә булган. Алар белән җитәкчелек иткән бүлек 1919 елның ноябрь аендагы хисабында Минзәлә шәһәрендә бернинди дә концлагерь юк, пленга төшкән аклар һәм Ак армия дезертиралары хәрби комиссариатка тапшырылалар, дип әйтелә. Беренче бөтендөнья сугышында әсир төшкән Германия һәм Австро-Венгрия сугышчыларына революциядән соң караш яхшыга үзгәргән. Аларның бер өлеше Кызыл Армиядә хезмәткә күчкән. Мисалга, чехларның бер өлеше кызыллар ягында көрәшә. Минзәләдә әсирләрнең үз илләренә кайтуын оештыру җыелышында чыгыш ясаучылар арасында, Бөгелмәдән делегат Ярослав Гашек исеме очрый. Ул Чапаев дивизиясендә хезмәт итә. 1919 елда Колчак гаскәрләреннән Бөгелмә азат ителгәч, шәһәрдә комендант итеп калдырыла. Соңыннан андагы хәлләр турында ул “Бөгелмә шәһәре коменданты язмалары” исемле хикәяләр җыентыгы яза. Авторның иң танылган әсәре булып “Приключения бравого солдата Швейка” романы тора. Бөгелмәдә аңа багышланган музей эшли.

***

1920 елның фераль аенда безнең якларда “Сәнәкчеләр күтәрелеше” була.Сарман районы җирлегендә фетнәгә бигрәк тә Языково һәм Иске Кәшер волосте халкы актив катнаша диелә ул чор документларында. Фетнәнең сәбәпләре һәм барышы, аны бастыру аерым бер тема булып тора.

 

ФОТО:

Бөренче Бөтендөнья сугышы вакытында татар солдатлары вәгазь тыңлый

 

[1]Вәсил Ихсанов – Петровка Завод урта мәктәбенең тарих укытучысы.

[2] Именной список раненых и больных воинов, находящихся в госпиталях и лазаретах. – Пг., 1915-1916. – Без тит. л. Описано по 1-й с текста; Бесп. прил. к “Вестнику Красного Креста”.

[3] Именной список потерь на фронтах в личном составе рабоче-крестьянской Красной Армии за время Гражданской войны. – [М.]: Упр. устройства и службы войск. ГУРККА, 1926. – 635 c.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру