Журнал «Безнең мирас»

    Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

    Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһы Тәгалә кояш көнбатыштан туганга кадәр тәүбә кылган бәндәнең тәүбәсен кабул кылыр». Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер кеше, пакьләнеп, Аллаһ йортыннан берсенә фарызларыннан бер фарызны үтәр өчен барса, Аллаһы Тәгалә бу кешенең адымының берсе белән хаталарын гафу итәр, икенчесе белән дәрәҗәсен күтәрер».
  • Төнбоеклы күл буенда

    Төнбоеклы күл буенда Саклана безнең эзләр. Текәп карыйлар шикелле Миңа бик таныш күзләр. Күзләрен йомган чәчәкләр, Чык төшкән өсләренә. Бергә йөргән вакытларым Төшә шул исләремә...
  • Киләчәк һәйкәле

    1969 елның көзендә Чаллыда йөк автомобильләрен җитештерү заводын кору башланды. Иң беренче эш итеп, басу-кыр уртасына таш куйдылар. Алагаем зур ташка «Здесь будет автомобильный завод «Батыр» дип язылган иде. Әйе, Татарстанда төзелә торган авыр йөк ташучы автомобильләр заводы, һичшиксез, «Батыр» булырга тиеш иде. Ләкин өстәгеләрнең күңеленә татар исеме хуш килмәгән, күрәсең, тора-бара «Батыр» исеме онытылды, аны «КамАЗ» алмаштырды. Таш куюдан башка иң беренче эшләрнең берсе итеп, Рәис Беляев Чаллыга керү капкасында ук һәйкәл салдыруны хуплады. Бу һәйкәл яшьләр шәһәре Чаллының горурлыгы булырга тиеш иде.
  • Танымый да торам

    Шагыйрь Роберт Миңнуллин чирек гасыр буе Татарстан Дәүләт Советында депутат булып торды. Тәртипле депутат буларак, ул, сессиядә генә түгел, һәммә җирдә – театрларда, су коенырга һәм мунчага барганда да, гел депутат значогын тагып йөрде. Һәрнәрсәнең азагы булган кебек, депутатлыктан китәр вакыт та җиткән. Шулай беркөнне урамда моны бер танышы очраткан да аңа аптырап карап тора башлаган.
  • Алтын тапкан татар – Арча егете Барый

    Колымада беренчеләрдән булып алтын запасын тапкан шәхес – Арча районындагы Мирҗәм авылы егете Барый Шәфигуллин. Узган гасырның утызынчы елларында Колымада эшләгән геолог Б.С.Русановның безнең якташыбызга нисбәтле «Повесть о Бориске, его друге Сафи и первом Колымском золоте» исемле китап язуы мәгълүм. Тайгада беренче алтын эзләүчеләр турында Б.Вронский, А.Зимкин, И.Ганченко һәм башка геологларның хикәятләрендә дә бәян ителде.
  • Асрама

    Җан асрау, диләр... Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да... – Асрамага бала бирәм! – ...Шул чордагы Бу татарны ничек аңларга?
  • «Голүмең бакчасында…»

    Голүмең бакчасында дулашалым, идәлем сәйран; Сәгадәт-бәхетемезгә калсын инсе, җинниләр хәйран. Татарлар рәфгате, шаны сикез кат күкләрә китсен; Әбәд-сәрмәд бу милләтне Ходаем бәхтияр итсен!
  • Халык шагыйре таҗын кигән Тукай

    Дөньяның төрле кыйтгаларында сибелеп яшәгән милләттәшләребез өчен Тукай һәрчак туган ил һәм миллилек символы булып тора. Тукай шәхесе, аның тормышы, үлемсез әсәрләре аша яшь буында милли рух, туган телгә мәхәббәт тәрбияләнә. Ерак Шәрыкта дөнья күргән вакытлы матбугатта иң күп яктыртылган темаларның берсе булып Тукай шәхесе һәм иҗаты торуы да шуның белән бәйле. Һәр татар гаиләсендә, Коръән белән беррәттән, туган илдән алып килгән Тукай китабы сакланган. Шагыйрьнең әсәрләрен тарату, таныту, аның мирасын саклау өчен мөһаҗирләр үзләре дә Тукайның китапларын бастырып чыгарган, дәреслекләргә шагыйрьнең балалар өчен язган шигырьләрен керткән.
  • Тукай динне олылаган

    Шәхси китапханәмдәге Тукай томнарын, аның әдәби мирасына багышлап язылган күпсанлы мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне алдыма таратып салып, озын кичләр буе сөекле шагыйребезнең иҗат җимешләрен кабаттан барладым, шул рухи мохиттә яшәп алдым. Аның тутыкмас энҗе-җәүһәрләргә тиң әдәби-мәдәни хәзинәсе арасыннан берәмтекләп-бөртекләп, дингә һәм дин әһелләренә бәйле әсәрләрен янәдән игътибар белән укып, җентекләп күздән кичердем. Әсәрләренең идея-эчтәлеген анализлап, Тукайны яңадан үземчә «ачарга» омтылдым. Чыннан да, кем соң ул газиз Тукаебыз? Кайберәүләр әйткәнчә, дингә кагылганмы, әллә аерым дин әһелләрен генә тәнкыйть иткәнме? Тукайның әсәрләренә таянып, шагыйрьнең иҗади мирасын аның тормыш-көнкүрешендә булып узган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп, төрле чыганаклардан тупланган мәгълүматны анализлап, мантыйкый нәтиҗәне, гадел хөкемне, әйдәгез, бергәләп чыгарып карыйк.
  • Дин дәресләре

    Мөгаллим: Менә без намаз укый беләбез инде. Намаз уку ул – мәҗбүри эш, дигән идек. Моны шәригатьчә итеп әйтсәк, фарыз дигән сүз була. Бәндәләрнең Аллаһы Тәгаләгә шөкерана йөзеннән намаз укулары – фарыз гамәл. Аллаһы Тәгалә безгә көненә биш мәртәбә намаз укуны фарыз иткән. Ул намазлар: иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы һәм ястү намазы. Йә, Гариф, син әйтеп кара әле.
  • Милли музейда - яңа ядкяр

    18 апрельдә Татарстан Республикасының Милли музеенда реставрациядән соң «Патшабикә Сөембикә һәм аның гаиләсе портреты»н тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге экспонат «Гедеон Рихтер» фармацефтик компаниясе өченче ел уздырган «Хатын-кыз сәламәтлеге» атнасы социаль проекты кысаларында яңартылган. Реставрация вакытында музей хезмәткәрләре картина якынча XVIII гасыр урталарында ясалган дигән нәтиҗәгә килгән. Моңа рәсемдә кулланылган май төре һәм тукыма шаһит. Картина Милли музей коллекциясенә Октябрь инкыйлабына кадәр тапшырылган булган. Портретка соңгы тапкыр XIX гасыр ахырында реставрация ясаганнары да билгеле.
  • 100 ел элек татар дөньясы

    «Авыл хуҗалыгына булышлык күрсәтү комитеты», Татарстандагы мохтаҗ халыкларга ризыклата ярдәм итү өчен, соңыннан кайтарып бирү шарты илән, Мәскәүдән алтынлата биш мең сум акча җибәрергә булды. Түләүнең мөддәте бер ел. Шуның белән бергә, Минзәлә кантонының башкаларга караганда артыграк дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ икәнлеге беленде. Шуңа күрә бу ярдәм беренче нәүбәттә аңа биреләчәк. Моннан башка, Татарстандагы балаларга ярдәм сорап та комиссиягә мөрәҗәгать итәргә дә карар бирелде.
  • Актриса Зәйнәп Камалованың тууына 125 ел

    Актриса, Татарстан АССРның атказанган артисты (1957) Зәйнәп Камалова 1899 елның 16 апрелендә Казанда туган. Әтисе – Галиәкбәр, әнисе Мәүгыйзә исемле: милләтебезгә атаклы шәхесләр биргән нәсел. Зәйнәпнең абыйлары Габдулла Камал I, Габдрахман Камал II, Галиәсгар Камал – татар театр сәнгатенә нигез салучылар. Алар йогынтысында үскән кызның да театр белән мавыгуы бер дә гаҗәп түгел. Зәйнәп Камалова 1917 елда Бөтенрусия мөслимәләренең беренче корылтаенда катнаша. Сәхнә эшчәнлеген дә шул елда «Сәйяр» труппасында башлап җибәрә. Ташкент, Сәмәрканд, Әстерхан (1920-1940) һәм Татарстанның Республика татар күчмә театрларында (1940-1962) хезмәт итә.
  • «Безнең мирас» елъязмасы / Апрель

    Алман галиме Даниил Готлиб Мессершмидт Себергә фәнни сәфәр оештыра. Аның төп юлдашы – швед офицеры (элеккеге хәрби әсир) Филипп Иоганн Страленберг, Тубыл каласы ахуны белән аралашып-дуслашып, гаять кыйммәтле тарихи-фәнни кулъязмаларга тап була. Ул, шул рәвешле, Хива ханы вә тарихчы галим Габделгази Бахадур төзегән Шәҗәрәи-төрки (Төркиләр шәҗәрәсе) кулъязмасын дөньяга чыгара.
  • Тува һәм Хакасиягә археографик сәфәр (Көндәлекләрдән)

    Борынгы төрки руник язма текстлар белән натурада танышу, шундый текстлардан эстамп-копия алу тәҗрибәсенә өйрәнер өчен, шулай ук мәҗүси архаик тормышлы төрки халыклардан берсе тувалылар белән якыннан танышып кайту максаты белән, Тува АССРга археографик экспедиция оештырырга булдык. Бер уңайдан, борынгы төрки руник язмалар һәм борынгы төрки тарих буенча специальләшүче студентларны да практикага алып барасы иде. Әзерләнү шактый озак булды, күп мәшәкать күрергә туры килде. Бик кыенлык белән генә җыела алдык, чөнки минем татарлар арасында үткәрә торган археографик экспедицияләрнең тәҗрибәләре бу очракта әллә ни нәтиҗәле түгел иде шул. Дөреслектә, бу өр-яңа – гел кыр шартларында уза торган экспедиция. Чатыр, «йокы капчыклары», казан-учакларыбыз белән – бер төркем «чегәннәр» без! Моннан алда Апас якларында булып кайту да комачаулыклар тудырды.
  • Фаил Шәфигуллин «Туып үскән нигез ташларына»

    Меңәр яшьлек ташлар тып-тын ята, Кычытканнар шашып чәчәк ата... Ят бакчачы бага бакчаны. Бар тирә-як чумган тирән моңга, Ни өчендер тормыш сүнгән монда, Кычытканнар җиңгән ташларны.
  • Руслан Дәминов: «Җырчылар турында оныталар...»

    Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, кабатланмас тенор тембрлы тавышы белән тамашачының күңелен яулап алган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов үзенең балачак хатирәләре, уңышлары һәм үкенечләре, табышлары һәм югалтулары турында сөйләде.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру