Журнал «Безнең мирас»

«Иҗат ит, Казан!»: шәһәр халкын бушлай рәсем дәресләренә чакыралар

🏷 Admin

Дәресләр һәр якшәмбе көнне узачак.

Казанда 1 июньнән ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында зурлар һәм балалар өчен «Иҗат ит, Казан!» дип аталган бушлай дәресләр башланачак, – дип хәбәр итә Казан мэриясе. – Катнашучылар төрле рәсем техникасын үзләштерәчәкләр, төсләр сайларга һәм төрле буяулар белән эшләргә өйрәнәчәкләр.


Һәр якшәмбе ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее ишегалдында ике 1,5 сәгатьлек сәнгать дәресе узачак. Анда теләге булган һәркем рәсем сәнгате техникасын үзләштерәчәк, карандаш белән тигез нечкә сызыклар ясарга, акварель һәм акрил буяулар белән рәсем ясарга өйрәнә алачак. Дәрес өчен барлык материалларны да урында бирәчәкләр.

«Ачык һавада дәресләр — мавыгу гына түгел, оста педагоглар җитәкчелегендә башкарыла торган иҗади очыш та ул. Кояшлы һава торышы һәм Казан пейзажларының матурлыгы монда ярдәм итә», — дип билгеләп үтте Россиянең социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

ТР социаль фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, проект инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ул эшләү дәверендә 200дән артык дәрес үткәрелде, аларда 3 меңгә якын республика кешесе һәм кунаклары катнашты.

Теләге булган һәркем катнаша ала, моның өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Дәресләргә язылу чарага бер атна кала җомга көнне ачыла. Беренче дәрес 11:00 дә башлана.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру