Журнал «Безнең мирас»

Казан ханлыгының түрә-каралары

Татар дәүләте башында хан торган

Феодаль монархиядән гыйбарәт Казан ханлыгында монархның эшчәнлеге феодаллар куриясе һәм аларның корылтайлары тарафыннан оештырылган. Татар феодаллары дәүләте өчен феодаль монархия, ихтимал, иң кулай идарә формасы булгандыр; алар дәүләт башлыгы вазыйфасына үзләре арасыннан иң дәрәҗәле феодалны билгеләгәннәр.
Татар феодаль дәүләте башында хан торган. Урыс чыгынаклары Казан ханын «царь» дип атый. Хан олуг сюзерен, иң югары хакимият иясе саналган. Сугыш ачу, солых кору, кораллы гаскәрләргә җитәкчелек итү, салымнар җыю, олыс биләрен һәм даруга башлыкларын, төрле дәрәҗәдәге түрә-караларны билгеләү эше тулысынча хан карамагында булган. 
Югары хөкем-мәхкәмәне дә хан башкарган. Ханның хакимияте һичнинди кануни акт белән чикләнмәгән. Казан ханы Сәхиб Гәрәйнең ярлыкка сугылган мөһерендәге титулы да шуны раслый: «Әс-солтанлы әгъзам гыйзәуд дөнья вәддин әбулмәз һәр Сәхиб Гәрәй баһадир хан. Хәлляделляһу мөлкаһу вә эиидә Солтанә тәһу» (ягъни: «куәтле солтан, дөнья һәм дин хакына бөек яулаучы Сәхиб Гәрәй хан. Аллаһ аның дәүләтен мәңге сакласын һәм хакимлеген олыласын»). 
Казан ханнарының регалийлары мәсьәләсен Михаил Худяков та күтәрә; әмма бу турыда ул анык фикер белдерми, бары тик СССР Фәннәр академиясенең Азия музеенда саклана торган билгесез чыгышлы татар скипетры турында гына искәртеп уза. М.Г.Xудяковның: «Казан урыслар тарафыннан басып алынгач та, Иван IV үзенә, ягъни хөкүмәт файдасына, бары тик пушкаларны һәм хан байракларын гына алырга боера», – дип раславын, безнеңчә, җитдигә алырга ярамый; чөнки «Казан елъязмачысы» хан статусына туры килгән тышкы күрсәткечләрнең байтак булуы турында аермачык язып калдыра: «Сокровища же царьская, иже в Казани взято быша, венец царьскии, и жезл, и знамя казанских царей и прочая царьская орудия в руце благочестивому царю богом предана быша».


Казан мөһеренең үзенчәлекләре

«Нишан» исемле махсус мөһер дә хан дәрәҗәсенең бер күрсәткече булып торган. Хан канцеляриясеннән чыккан һәр кәгазьгә шул мөһер басылган. Елъязмаларда шундый җөмләләр еш очрый: «И в Казани царь Магмед Аминь перед великого князя послы на той грамоте шерть дал, и мешень свою к ней приложа, и отпустил Ивана к великому князю». Яисә: «...Царь в Казани пред великого князя послы на грамоте шертной и правду учинил и к записи шертной печать свою приложил». 
Сәхиб Гәрәйнең 1523 елгы ярлыгына ал төстәге мөһер басылган. Ул «ян-ягы 13,5 см тәшкил иткән квадрат штемпельдән гыйбарәт. Тышкы чите ике кайма белән уратылган. Мөһернең кайма эчендәге үзәк өлеше тагын бер кат каймаланган, анысының ян-ягы 7,15 см тәшкил итә. Бу квадрат эчендә 5 юллык текст урнашкан, юлларны бер-берсеннән горизонталь аралар аерып тора; мөһердәге сүзләр шакмаклы матур куфи язуы белән язылган».
Әлеге мөһер Туктамыш яисә Сәгадәт Гәрәй мөһерләреннән үзгәрәк. Казан мөһерендә хан тамгасы юк (Кырым ярлыкларындагы мөһерләрнең уртасында һәрвакыт Гәрәйләр тамгасы урнаштырылган). Аннан тыш, безнең мөһер Кырымныкына караганда зуррак, язуы да гаять дәрәҗәдә затлы итеп эшләнгән – күрәсең, каллиграф үз эшенең чын остасы булган. 
Ханның хакимияте һични белән чикләнмәсә дә, феодаль классның югары катлаулары барыбер аның эшчәнлеген коруда һәм контрольдә тотуда актив катнашкан. Хан аларның кәефләренә дә, теләкләренә дә игътибар иткән, алар белән санлашкан. 
Татар феодалларының мәнфәгатьләрен яклау өчен оешкан хан хакимияте, табигый, әлеге сыйныф белән киңәшләшмичә эш йөртә алмаган. Казан ханлыгында мондый төр хакимиятне һәм идарәне оештыруның үзенә бер практикасы формалашкан.

Нәрсә ул диван? 

Хан тәхеткә якын аксөяк-феодаллар һәм мөселман руханиларының югары катлавы белән фикер алышканнан соң гына карар чыгарган. Хан хозурындагы бу җыелышлар диван дип аталган. Әлеге җыелышлар даими рәвештә үткәрелмәгән, аны ихтыяҗга карап уздырганнар; кирәгенә күрә составы да үзгәреп торган дип уйларга нигез бар; әмма диванның илдәге сәяси хәлләргә йогынтысы зур булуы бернинди шик уятмый. Диван һәм хан үзләренең эшчәнлеген һәрвакыт бергә үрелдереп барган. 
Диван әгъзалары урыс чыганакларында «большие рядцы», «большие вельможи» дип күрсәтелә. «Казан елъязмачысы», мәсәлән, шундый ике «вельможа»ның Сөембикә ханбикә белән Казан турында борчылып сөйләшүен теркәп калдырган: «По убежени ис Казани царевича Кощака собрашася ко царице и рече: «Что дума твоя с нами, еже о нас? Тoгда утешимся от скорби и печали нашея, душа наша. Уже бо прииде кончина твоему царству и нашему с тобою владению, яко же и сами видим великое наше согрешение и неправду, бывшую на Руских людей; постиже наше царство гнев Божии и наш плач неутиешимы и до смерти нашея...»

Морзаларның грамоталары диван тарафыннан язылган

Елъязмаларда телгә алынган һәм патша архивларында сакланып калган Казан морзалары грамоталары да, асылда, диван тарафыннан төзелгәнгә охшый – чөнки патша архивы хан грамотларын, Казан морзалары грамоталарын, Казан халкы вәкилләренең грамотларын һәрвакыт бик төгәл рәвештә аерып туплаган.
Мәсәлән, патша архивының 15 нче тартмасында мондый документлар саклануы турында хәбәр ителә: «А в нем грамота шертная Шигалея царя и грамота шертная Сафа Кирея царя с Великим князем Василием; и грамоты шертные князей и всее земли казанские; и запись подътверженая князей казанских, что присылали бити челом к Великому князю Табая князя, и Дангу, и Ибреим Бакшея, за свою вину, что Ногайским мирзам шерть дали без Великого князя веленья, а привез ее из Казани Ондрей Пилъемов».
Шаһ Гали тәхеткә утырган 1519 елда Казан морзалары, грамотадан тыш, башка төрле документ та әзерли, ул турыда елъязмалар болай дип искәртә: «...Дали на себя иную запись, что им в Казани у Шигалея царя дела великого князя береги и неотступну, им быти от великого государя и со всею Казанской землею и до своего живота, и их детям, ни царя им, ни царевича без великого государя ведома никако не взяты». Җан Гали тәхеткә утырган 1533 елга карата мондый хәбәр саклана: «…и князи, и всеи земли Казаньской люди правду учинили нa записях шертных, что им быти неотступну им от великого князя и с всею землею Казанской до своих животов, и их детем, ни царя им, ни царевича без великого государя ведома никакова не взять». 
Казан морзаларының грамотлары имза һәм мөһерләр белән ныгытыла: «...И князем руки своя приложити, которые грамоте умеют, а которые грамоте не умеют, и тем печати свои прикласти».

Диван әгъзалары – татарның дүрт атаклы нәселе вәкилләре

Диванның төп әгъзалары дүрт атаклы татар нәселе вәкилләреннән җыелган: Шириннәр, Баргыннар, Аргыннар, Кыпчаклар. Алар карачы исемен йөрткән. Урыс елъязмаларында бу төшенчә, күрәсең, «князь князей» дип билгеләнгән (әйтик, Воскресение елъязмасында 1499 елга караган мондый язу бар: «Урак, князь казанских князей»). Дүрт карачы арасында берсе дәрәҗәлерәк булып, аны олуг карачы дип атаганнар. Үз вакытында бу «вазыйфа»ны Булат Ширин һәм аның улы Нургали биләгән. Димәк, карачылык буыннан-буынга да тапшырыла алган. Бу институт барлык татар ханлыкларына (Кырым, Себер, Касыйм) хас булган. Ихтимал, аның тамырларын Алтын Урда чорыннан эзләргә кирәктер: «...Солтанның (сүз Үзбәк хан турында бара. – Ш.М.) идарәчеләре – дүрт олыс әмире, аларның иң олугы «бәкләрбәк», ягъни «олуг әмир» дип атала... Бер генә җитди эш тә шушы дүрт әмирнең катнашыннан башка үтәлми», – дип язып калдырган безгә Әл-Гомәри.

Дәүләтнең иң җитди эшләре корылтайда хәл ителгән

Иң җитди дәүләт эшләрен хәл итәр өчен Казан феодалларының съезды – корылтай җыелган, урыс чыганакларында ул «вся земля Казанская» дип бирелә. Корылтай ханны тәхеткә күтәргәндә яисә тәхеттән төшергәндә, чит илләр белән килешүләр төзегәндә һ.б. шундый әһәмиятле вакыйгалар уңаеннан чакырылган. Әйтик, бу очрак 1546 елның 25 сентябренә карый: «...Ковъгоршад царевна, Булат князь и вся земля Казанская великому князю Ивану Васильевичу изменили, Аналея царя убили, которого им князь велики Василей Иванович дал им царем на Казань, а взяли собе на Казань царем ис Крыма Сафа-Кирея царевича». Билгеле булганча, 1546 елда Сафа Гәрәй Казан тәхетеннән куыла, шуннан соң барлык феодаллар хан итеп Шаһ Галине чакырырга ният итә: «И писали в грамоте Казанцы сеит и уланы и князи и мурзы и шихи и шихзады и долышманы и казакы и вся земля Казаньская биют челом государю, чтобы их пожаловал, гнев свой Казанской земле отложил и пожаловал бы их, дал им на Казань царя Шигалея и послал бы в Казань своего сына боярьского привести сеита и уланов и князей и всю землю Казаньскую к правде». 

Корылтайда кемнәр катнашкан?

«Елъязмалар җыентыгы»ның 1551 елгы корылтайга караган өлеше аша «вся земля Казанская»ның составын да чамаларга мөмкин: «Кудайгул улан в головах да Муралей князь и вся земля Казаньская, молны и сеиты, и шихи и шихзады, и молзады, имамы, азии, афазы, князи и уланы, и мирзы, и ички, дворные и задворные казаки и чюваша, и черемиса, и мордва, и тарханы, и можары и вся земля Казанская тебе, государю, челом бьют...» Димәк, корылтай феодалларның гомум җыены булып, анда Казан ханлыгына караган барча халыклар һәм ыруларның башлыклары, морзалары да катнашкан.
Ханнарның феодаллар катнашында билгеләнүен Казан ханнарының феодалларга бәйле булуын раслый торган күренеш дип танырга мөмкин. Әгәр дә элгәре тәхетне Олуг Мөхәммәт торыннары биләсә, соңрак хан феодаллар һәм корылтай тарафыннан сайлана башлаган. Шул рәвешле, чыннан да, хан феодаллар һәм югары даирәләр басымы астында калган. 

Дин әһелләре байтак җир биләмәләренә ия булган

Мөселман руханиларының югары катлавы Казан ханлыгының сәяси тормышында бик әһәмиятле урын тоткан, дәүләт эшчәнлегенә шактый зур йогынты ясаган. Мондый куәтлелекнең нигезендә дин әһелләренең байтак җир биләмәләренә – вакыфка ия булуы да яткандыр. Бәгъзе руханилар татар феодаллары катлавының башында торган, корылтайлар вакытында алар үз сүзен кистереп әйтә белгәннәр. 
Руханилар ханлыкның тышкы сәясәтен коруда да актив катнашкан. Әйтик, Бараш сәет 1491 елда ук Мөхәммәт Әмин ханның Мәскәүдәге илчесе вазыйфасын башкарган. Никон елъязмасы 1507 елда Бараш сәетнең кабат Василий Ивановичка илчелек белән килүен теркәп калдырган. Соңрак, 1512 һәм 1516 нчы елларда, Казанның Мәскәүдәге илчелеген Шаусәен сәет җитәкләгән. Мөхәммәт Әмин ханның үлеме турындагы хәбәрне 1518 елда Мәскәүгә Колдәрвиш китергән. Казан ханы Җангали Василий кенәзгә үз илчесен 1534 елда юллаган. Бу турыда: «...Чюру-Моллозоду з грамотею», – дип искәртә елъязмалар. Казан ханлыгының соңгы көннәрен яктырткан чыганакларда да дин әһелләренең исемнәре еш очрый: «молна Касым», «Ангильдей-абыз», «Кулшериф-молна». 1951 ел 

«Безнең мирас». – 2025. – №5. – Б.17-22.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру