Айга кырын карама (31 май – 6 июнь)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
31 май (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.57 сәгатьтә калка, 0.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.06 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Буын сызлаганда
Тоз утырып, буыннар сызлаганда, муен борылмаганда, мондый катнашма булыша. Иттарткычтан 250 шәр грамм петрушка тамыры һәм лимон (кабыгы белән), 150 грамм сельдерей тамырын чыгарып, 300 грамм бал кушалар да, көненә 1 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 2 аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1 ай, аннары ай ярым тәнәфестән соң тагын кабатлыйлар. 3-4 курстан соң хәл яхшыра.
1 июнь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 8.29 сәгатьтә калка,0.26 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.09 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Гаймориттан дәва
Эмальләнгән кәстрүлгә 1 әр чәй кашыгы үги ана яфрагы, сукыр кычыткан һәм эвкалипт салып, өстенә 2 стакан кайнар су агызалар, капкачын ябып, 20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Ярты стаканын агызып алып, җылытып, көненә 3 тапкыр эчәләр. Калган төнәтмәле кәстрүл өстенә иелеп, яхшылап томаланып, әле авыз, әле борын белән сулыйлар. Ингаляцияне көненә 2 тапкыр, 3-5 әр минут ясыйлар. Дәва курсы – 12 процедура.
2 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.56 сәгатьтә калка, 0.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.11 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Әнеч шифасы
1 чәй кашыгы ак әнеч (тмин) орлыгын 1 стакан кайнар суда төнәтәләр. Ашказаны авыртканда, шулай ук ашказаны чирләрен кисәтү өчен дә эчәләр.
3 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.19 сәгатьтә калка, 0.43 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.
Чабырлы мәк
Катарактаны кисәтү өчен, 1 стакан чабыр (тимьян) үләнен каһвәтарткычта тарттырып, ярты стакан мәк, 1 стакан бал кушалар да, кич саен йоклар алдыннан 1 әр аш кашыгы кабалар.
4 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 12.37 сәгатьтә калка, 0.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.16 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.
Кәефне күтәрү
Эч пошудан интеккәндә, кәефне күтәрү өчен мондый катнашма әзерлиләр: әстерхан чикләвеген ваклап, шулкадәр үк бал кушалар да, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы кабалар.
5 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 13.55 сәгатьтә калка, 0.51 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Петрушка тозны куа
Арка һәм буыннар сызлаганда, петрушканы тамыры һәм сабагы-яфраклары белән бергә иттарткычтан чыгаралар, шушы 1 стакан катнашманы кичтән пыяла савыттагы 2 стакан кайнар суга салып, сөлге белән яхшылап төреп томалыйлар һәм иртәнгә кадәр калдыралар. Иртән, сөзеп, 1 лимон согы кушалар. 2 көн буе иртән һәм кичен чирегешәр стакан эчкәннән соң, 3 көн ял итәләр. Буыннар сызлавы беткәнче шулай дәваланалар.
6 июнь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 15.12 сәгатьтә калка, 0.55 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 17.20 сәгать.
Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.
Тавык итеннән коймак
Тавыкның түш ите (1 килограмм), 1-2 йомырка, 150 грамм майонез, 2-3 аш кашыгы он (яки манный), тәменчә тоз-борыч, үсемлек мае, бизәү өчен салат яфрагы, помидор кирәк. Ак итне вак шакмаклап турыйлар (якынча 1х1 см), тирән савытта тоз-борыч, майонез белән болгаталар да, 3-4 сәгатькә суыткычка куялар. Аннары түш итенә йомырка һәм он салып болгаталар, үсемлек мае салынган табада коймак кебек кыздыралар. Маринадланган булгач, ит бик тиз пешә. Тәлинкәгә салат яфраклары, помидор телемнәрен матурлап тезеп, бераз тоз сибәләр дә, тавык коймакларын өяләр. Табынга каймак белән бирәләр. 1 килограмм иттән 15-18 данә коймак чыга.
Алсу Зәйдуллина
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА