СӘЙДӘШ ҮЗБЕЗНЕКЕ! (АУДИО)
Быел декабрь аенда сөекле композиторыбыз, күренекле дирижер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел тула.
Матбугатта аның татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булуы, театрда музыкаль драма жанрын башлап җибәрүе турында күп языла. Аның данлыклы “Совет Армиясе маршы”н, спектакльләрдә башкарылган җырларын белмәгән, ишетмәгән, яратмаган кеше юктыр. Ә менә Салих Сәйдәшевнең Татарстан радиосындагы эшчәнлеге, аның беренче музыкаль редактор булуы, нишләптер, аерым бер даирәләрдә генә мәгълүм.
1928 елда Татарстан радиосының академия театрына өйдәш булып керүен, студиянең бер бүлмәгә урнашуын моннан алдарак язган идек бит. Шамил Усманов радионың татар халкы өчен мәдәни бер үзәк булырга тиешлеген эчке бер тоемлау белән сизә һәм үз тирәсенә иң абруйлы әдәбият-сәнгать әһелләрен тупларга тырыша. С.Сәйдәшевнең радиога килеп керүе дә нәкъ әнә шул чакта була.
Ул чорның беренче әдәби редакторы Исмәгыйль Усманов бу хакта болай дип искә алган:
«...Бервакыт, Шамил Усмановта яңа фикер туып, миңа йөгереп кергән: музыкаль редакция булдыруда ярдәм сорап, Сәйдәшевкә мөрәҗәгать итәргә куша. Без, әлбәттә, аның вакыты юклыгын, театрда эшенең күплеген яхшы аңлый идек. Шулай да, радио студиясенең татар театры бинасында урнашкан булуын исәпкә алып, уңай җавапка өметләндек. Һәм, чынлап та, озак үгетләргә туры килмәде. Ул үтенеч белән кергән кешене беркайчан да кире борып чыгармый иде. Аңа аерым бүлмә бирделәр, һәм ул радиотапшыруларның беренче музыкаль мөхәррире булды. Сәйдәшев үзенә генә хас энтузиазм белән яңа эшенә кереште, яңа тавышлар эзләде, аларны тыңлап карады, өйрәтте, алар өчен репертуар сайлап, үзе үк аларга уйнады. Казан тирәсенә генә түгел, бөтен союз буйлап халык көйләрен һәм Сәйдәшев музыкасын яңгыраткан даими музыкаль тапшырулар башланды...»
С.Сәйдәшев радиога халык рухын алып килә. Замандашларының сүзләренә караганда, ул елларда радиотапшырулар зур энтузиазм белән эшләнә.
Хәтта безнең көннәрдә – радиотехника бик нык камилләшкән заманда да кайвакыт эфирда “чатаклыклар” булгалап куя. Ә инде ул вакытларда үтә дә премитив техниканың чыгымлап алуы еш булып тора. С.Сәйдәшев белән бәйле шундый бер хәл безнең коллективта буыннан-буынга тапшырылып, шушы көнебезгә кадәр килеп җиткән.
Октябрь бәйрәме. Бәйрәм парадын трансляцияләргә кирәк. Офицерлар йорты түбәсенә тавыш көчәйткечләр куелган һәм турыдан-туры тапшыру өчен бөтен нәрсә көйләнгән. Әмма нәкъ менә эш башланыр алдыннан тапшыру системасы бозыла. Радио хезмәткәрләре арасында ыгы-зыгы башлана: бәйрәм парадын трансляцияләү булмаячак! “ЧП!” Бу инде иртәгә үк кемнәрнеңдер “совет властена каршы корткычлыгы” фаш ителәчәк, кемнәрнеңдер башлары очачак, дигән сүз. Монда да Сәйдәшев коткарып кала. Ул тиз генә үз оркестрын радиостудиягә җыеп мәсьәләне аңлата, офицерлар йорты түбәсенә демонстрациянең барышын тапшырып тору өчен кеше утыртыла. «Менә фәлән завод колоннасы бара, фәлән институт студентлары үтә…» – дип сөйләп тора ул. Сәйдәшев, студиядә оркестрны шушы сүзләргә яраштырып уйната. Оркестр әле аяк тавышларын, әле шау-шуны, әле «ура» авазын микрофоннан биреп бара, кайчакларда акрынайтып, ерактан килгән кебек, кирәк булган урында кычкыртып марш уйный. Боларның барысы да Сәйдәшев күрсәтмәсе белән башкарыла.
С.Сәйдәшев радиода нибары 2-3 ел эшли. Әмма аның хезмәте радио тарихында, халкыбызның мәдәни һәм музыкаль тормышында якты эз калдыра.
Татарстан радиосында күп еллар дәвамында С.Сәйдәшевнең шәхесенә, иҗатына карата үзгә бер хөрмәт яшәп килә. Бүген дә без аны үзебезнеке дип исәплибез. Шуңа күрә дә декабрь аенда буласы юбилеена әзерлек эшләре инде хәзердән үк башланып китте. Республикабызда бу дата зурлап билгеләп үтелер, дип уйлыйбыз. Әнә шул зур чараларны яктырту белән беррәттән, “Татарстан радиосы дулкыннарында Салих Сәйдәшев атналыгы” дигән тапшырулар тезмәсе дә эфирга чыгачак. Шушы ниятләребезне тормышка ашырырга, тыңлаучыларыбызны сөендерергә язса иде, дигән теләк белән яшәгән мәлебез.
Радиода киңәшмә. Салих Сәйдәшев һәм Җәүдәт Фәйзи (утырганнар).
Сәйдәш иҗат көчләрен радиога – үз тирәсенә туплый.
МИЛЛИ УНИВЕРСИТЕТ АЧЫЛДЫ!
1990 еллар башыннан бирле татар халкының төшләренә кереп йөдәткән Милли университетның нинди булырга тиешлеге, ниһаять, аңлашыла башлады. Укучыларыбыз хәтерлидер, танылган журналист Раил Садри 2022 елда “Фәнсөярләр клубы” дигән тапшырулар тезмәсе әзерләп, яшь галимнәр мисалында, татар теле фән теле түгел, дигән мифны баш-аягы белән фаш итеп ташлаган иде. Әлеге тапшырулар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде. Бәс, рас шулай булгач, нигә әле туган телебездә төрле фәннәрдән дәресләр бирмәскә, дип уйлады да, Раил быелгы сезонда, шул ук Комиссиянең канат астына “Татар радиоуниверситеты” дигән тапшырулар циклын башлап җибәрде.
Монысын инде без хыялланган Милли университетның радио варианты, дисәк тә ярыйдыр. Монда үз фәннәрен тирәннән белгән, шул белгәннәрен ана телебездә кызыклы итеп сөйли-аңлата алган галимнәр балаларның сорауларына җавап бирәләр. Ягъни тапшыру дәрес формасында алып барыла. Укучылар исә Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары Зәринә Муллахмәтова, Кәрим Кашапов, Самат Фәтхуллин. Раил абыйларының нәкъ шушы балаларны сайлап алуы юкка гына түгел, чөнки алар кызыксынучанлыклары, бөтен нәрсәнең асылын аңларга тырышулары белән аерылып торалар, бәлки үзләре дә булачак галимнәрдер, кем белә. Сорауларына җавап биреп кенә өлгер! Монда инде дәресне алып баручы галимнән туган телебезне су кебек эчүе, үз фәненең, бигрәк тә төгәл һәм техник фәннәрнең татар телендәге терминологиясен камил белүе таләп ителә.
Шөкер, андый глимнәргә кытлык юк, башкалабыз – Россиядә иң зур фәнни үзәкләрнең берсе, һәм монда татар телендә эшли алучылар шактый. Раил Садри үзенә партнерлар итеп ТР Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәрен чакырды.
Күптән түгел генә эфирга өметле яшь галим, КФУның фундаменталь медицина һәм биология институты мөгаллиме Айзирәк Садыйков катнашында тапшыруның беренче чыгарылышы эфирда яңгырады. Ел дәвамында 24 радиодәрес әзерләү күздә тотыла. Тәүгесе исә кеше организмындагы иң мөһим органнарының берсе – йөрәк эшчәнлегенә багышланды. Кызык нәрсә икән ул йөрәк дигәннәре, без белмәгән әллә нинди яклары бар икән аның. Айзирәк дустыбызны тыңлый башласаң, дөньяңны онытасың... Хәер, моны ник сөйләп торам соң әле? Аудиоязманы тыңласагыз, үзегез дә дөньягызны онытырсыз. Кыскасы, “Татар радиоуниверситетына” рәхим итегез!
Айзирәк Садыйков
Зәринә Муллахмәтова
Кәрим Кашапов
Самат Фәтхуллин
Сәхифәне Нәсим Акмал әзерләде
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА