Журнал «Безнең мирас»

Бакчада – милли тәрбия

🏷 Admin

Соңгы елларда ул-кызларыбызның үз туган телләрен начар белүе, рус телендә генә аралашуы аеруча нык сизелә. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы да бу хәлгә шактый еллар дәвамында игътибар итә һәм үз утырышларында балаларның туган телләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен белүе мәсьәләсен күтәрә.
Бу уңайдан «Ак калфак» Бөтендөнья иҗтимагый оешмасының Рәхимә Арсланова (Казандагы 20 нче гимназия директоры) җитәкчелегендәге Казан бүлекчәсе аеруча зур эшчәнлек алып баруын әйтергә кирәк. Әлбәттә, иҗтимагый оешма бу уңайдан, татар баласы үз фикерен саф татарча әйтергә, йолаларыбызны белергә тиеш дигән таләп куеп, «Татар малае», «Татар кызчыгы» кебек төрледән-төрле конкурсларда, бәйрәмнәрдә, семинарларда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында тәрбиячеләрнең, укытучыларның, ата-аналарның, балаларыбызның игътибарын әлеге мәсьәләгә юнәлтә. Күптән түгел Казан бүлекчәсе аккалфаклылары күчмә утырыш кысаларында Совет районындагы яңа микрорайонда урнашкан 178нче катнаш төрдәге билингваль балалар бакчасында «Балаларга татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре үрнәгендә милли тәрбия бирү» дигән темага үткәрелгән семинарда катнашты.
Балалар бакчасы бу көнне бирегә килгән кунакларны – Казанның төрле балалар бакчаларыннан мөдирләр, тәрбиячеләрне, Казан шәһәре мәгариф идарәсе хезмәткәрләрен – баяннарда халкыбыз көйләрен уйнап каршы алды. Семинарда катнашучылар өчен шунда ук осталык дәресе дә үткәрелде, тәрбияче Алия Әгъзамова аларны «Ак калфак»ның күкрәк билгесен ясарга өйрәтте.
Бакча мөдире Анастасия Воронцова туган телебездә әйбәт сөйләшә (татар телен әнисе өйрәткән) икән, мәктәпкәчә балалар учреждениесе белән дә үзе таныштырды. Дүрт ел элек кенә ишекләрен ачкан бакча кунакларның күңеленә хуш килде. Коридорлар, бүлмәләр искиткеч иркен. Диварлары, балалар исемнәрен истә калдырсын өчен, хайван, кош рәсемнәре белән бизәлгән. Шунда ук татар әкиятләренең төп герое, очып баручы Тулпар ат белән очрашабыз. Шүрәле, алтын тарагы белән Су анасы да игътибарыбызны җәлеп итә. Элеккеге татар йорты музеен да корып куйганнар. Анда әби өстәл янында самавырдан чәй эчеп утырса, бабайның да утырып ял иткән мәле.
Семинар гаиләдә өмет һәм шатлыклар алып килә торган бәби туу, аны йортта каршылау вакыйгасын күрсәтү белән башланып китте. Балалардан торган «артистлар» – күрше-тирә, авылдашлары өйгә, халкыбызның борынгыдан килгән гадәтенчә, сабыйны котлап күчтәнәчләр дә кертте. Балага исем кушу йоласы да җиренә җиткереп башкарылды, аңа чапанын кигән «хәзрәт» тә чакырулы иде. Мөхәммәт исеме кушылган сабый үсә-үсә җиткән егеткә әверелде һәм менә Сабантуй җитте. Семинар бәйрәм мәйданына бүләк җыю, колгага чигелгән сөлге-яулыклар элү, уеннар уйнау белән үрелеп барды. Сабан туенда бауга эленгән бүләкне күзне бәйләп кисү, кашыкка
йомырка салып йөгерү дә булды. Сабан туе батырының тәкә күтәреп мәйдан әйләнүе исә җилкендергеч хисләр алып килде. Көз җиткәч авылларда каз өмәләре башланды.
Семинарда балалар тарафыннан һәм кайберләре тәрбиячеләр ярдәме белән күрсәтелгән бу күренешләр татар көнкүрешенең, гореф-гадәтләренең, бәйрәмнәребезнең сәгадәтле мизгелләрен искә төшерде. Семинарда яшьләр өчен кичке уеннарны да онытмадылар. Ә инде әбиләребез сандыгы күп кенә күңел түрендәге кадерле хатирәләрне кузгатты. Аннан изү дә, хәситә дә, калфак та чыкты. Бу уңайдан кунаклар өчен изү һәм калфак ясау буенча осталык дәресе дә үткәрелде.
Нигезләп уйланылган, җиренә җиткереп әзерләнгән семинар, әлбәттә, балаларга телебезнең, гореф-гадәтләребезнең матурлыгын күрсәтү юнәлешендә башка балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм җитәкчеләре өчен зур үрнәк булды. «Татар халкының йолалары бик күп. Балаларга кулдан килгәнчә барысын да өйрәтергә тырышабыз», – диде бу уңайдан бакча мөдире Анастасия Воронцова. Кунаклар шулай ук семинарны әзерләүдә өлкән тәрбияче Айгөл Бәхтегәрәеваның да тырышлыгын югары бәяләделәр. «Без бүген тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, милли йолаларыбызның барысы да бер калыпка салынып, искиткеч камил дәрәҗәдә бер сценарийга кертелгән югары дәрәҗәдә әзерләнгән семинарда булдык. Мондагы хәят йөрәк түрләребезгә үтте. Аңа әзерлек барышында күпме балага милли тәрбия бирдегез, аларның күңеленә оеткы салдыгыз. Ул аны беркайчан да онытмаячак. Билингваль бакча булса да, балаларның татар телен камил белүенә сөенеп утырдык. Сез аларга милли тәрбия бирәсез, шул ук вакытта туган телгә дә мәхәббәт тәрбиялисез. Искиткеч матур коллектив туплагансыз, шушы нигез тамырларыгыз балалар бакчасы үсешенә алга таба да этәргеч булсын иде. Биредә дуслык, бердәмлек хисе сизелә. Телебез матурлыгын, аһәңен, моңын ишетеп үскән бала киләчәктә үз ул-кызлары белән дә татарча сөйләшәчәк», – диде семинарны йомгаклап Р.Арсланова.


Сөембикә КАШАПОВА
«Мәдәни җомга» газетасы

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру