Тел дигән дәрья бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзебезчә дөрес сөйлик һәм языйк
Тел – дөньядагы төрле халыкларның, аларның мәдәниятләренең асылын, нигезен дәшкил иткән иң әһәмиятле нәрсә. Ул шулай ук һәр халыкның, алга киткән милләтнең башкаларныкыннан үзгә төп күрсәткече. Кешеләр үз телләрен, камилләштерә, чарлый барып, кадерләп саклап, алдагы буыннарга тапшырып килгән. -
Бакчада – милли тәрбия
Соңгы елларда ул-кызларыбызның үз туган телләрен начар белүе, рус телендә генә аралашуы аеруча нык сизелә. Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшли торган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы да бу хәлгә шактый еллар дәвамында игътибар итә һәм үз утырышларында балаларның туган телләрен, халкыбызның гореф-гадәтләрен белүе мәсьәләсен күтәрә. -
Габдулла Тукай һәм җирле сөйләш үзенчәлекләре
Татарстан территориясе халык телендә элек-электән үк Казан арты, Тау ягы, Чулман аръягы дип бүлеп йөртелгән. Диалектология фәнендә Казан арты төбәгендә бер-берсенә бик якын торган балтач, дөбъяз, мамадыш, лаеш сөйләшләре аерылып чыга. Алар татар теленең урта диалектына карыйлар, әдәби телгә иң якын сөйләшләр. -
Әгерҗедә ничек сөйләшәләр?
Әгерҗе районы – Татарстанның төньяк-көнчыгышында, Удмуртия белән чиктәш урнашкан бер төбәк. Бу җирлектә урта диалектның минзәлә сөйләшенең әгерҗе урынчылыгы таралган. Тарихның катлаулы юллары, мәдәниятләрнең үзара йогынтысы, географик урын – болар барысы да биредә яшәүчеләр сөйләменең колоритын булдырган. Нәкъ менә шушы үзенчәлекләр аны минзәлә сөйләшенең аерым бер өлеше итеп аерып чыгарырга мөмкинлек бирә.
