Журнал «Безнең мирас»

Арчада борынгы һөнәрнең яшь осталары әзерләнә

🏷 Admin

Арча шәһәренең “Казан арты” тарих-этнография музеенда каюлы күн остаханәсе ачылды. Арчалылар 130лап мәктәп укучысына “Казан җөе” техникасын өйрәтергә өлгергән дә инде. Балалар, махсус ясалган чигү станокларында күнне үз куллары белән матур җепләр ярдәмендә чигеп һәм шлифмашинада эшкәртеп, акча янчыгы ясаганнар. Бүген музейның актлар залына иң яхшы яшь чигүчеләр җыелган иде. Арада егетләр дә, кызлар да бар.

“Казан җөе” техникасы белән башкарылган әйберләр – читекләр, чүәкләр, сумка һәм башка төрле аксессуарлар үзләренең матурлыгы, нәфислеге белән игътибарны җәлеп итә. ХIХ йөздә күннән каеп тегелгән аяк киемнәре кабатланмас бизәкләре белән Европа, Азия, хәтта Америка илләрендә яшәүчеләрне таң калдырган. ХХ гасырда Арча читекләре татар халкы яшәгән бар төбәктә дә таралган. Арча эшчеләр бистәсендә дөньяга мәгълүм милли аяк киемнәре фабрикасы эшләвен бик күпләр яхшы хәтерлидер, мөгаен.

“Борынгы замандагы һөнәрләребез юкка чыкмасын, буыннан буынга тапшырылсын иде. Музей чараларында без тарихны гына сөйләп калмыйбыз, ә бирегә килгән кунакларның үзләренә чигүче булып карарга да тәкъдим итәбез”, – дип сөйләде безгә музей хезмәткәре Регина Әхмәтгалимов.

Әлеге проект Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

P.S. Фотоларда Арча районының яшь “Казан җөе” осталарын күрә аласыз.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру