Журнал «Безнең мирас»

    «Безнең мирас» елъязмасы / Апрель

    Алман галиме Даниил Готлиб Мессершмидт Себергә фәнни сәфәр оештыра. Аның төп юлдашы – швед офицеры (элеккеге хәрби әсир) Филипп Иоганн Страленберг, Тубыл каласы ахуны белән аралашып-дуслашып, гаять кыйммәтле тарихи-фәнни кулъязмаларга тап була. Ул, шул рәвешле, Хива ханы вә тарихчы галим Габделгази Бахадур төзегән Шәҗәрәи-төрки (Төркиләр шәҗәрәсе) кулъязмасын дөньяга чыгара.
  • Тува һәм Хакасиягә археографик сәфәр (Көндәлекләрдән)

    Борынгы төрки руник язма текстлар белән натурада танышу, шундый текстлардан эстамп-копия алу тәҗрибәсенә өйрәнер өчен, шулай ук мәҗүси архаик тормышлы төрки халыклардан берсе тувалылар белән якыннан танышып кайту максаты белән, Тува АССРга археографик экспедиция оештырырга булдык. Бер уңайдан, борынгы төрки руник язмалар һәм борынгы төрки тарих буенча специальләшүче студентларны да практикага алып барасы иде. Әзерләнү шактый озак булды, күп мәшәкать күрергә туры килде. Бик кыенлык белән генә җыела алдык, чөнки минем татарлар арасында үткәрә торган археографик экспедицияләрнең тәҗрибәләре бу очракта әллә ни нәтиҗәле түгел иде шул. Дөреслектә, бу өр-яңа – гел кыр шартларында уза торган экспедиция. Чатыр, «йокы капчыклары», казан-учакларыбыз белән – бер төркем «чегәннәр» без! Моннан алда Апас якларында булып кайту да комачаулыклар тудырды.
  • Фаил Шәфигуллин «Туып үскән нигез ташларына»

    Меңәр яшьлек ташлар тып-тын ята, Кычытканнар шашып чәчәк ата... Ят бакчачы бага бакчаны. Бар тирә-як чумган тирән моңга, Ни өчендер тормыш сүнгән монда, Кычытканнар җиңгән ташларны.
  • Руслан Дәминов: «Җырчылар турында оныталар...»

    Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты, кабатланмас тенор тембрлы тавышы белән тамашачының күңелен яулап алган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов үзенең балачак хатирәләре, уңышлары һәм үкенечләре, табышлары һәм югалтулары турында сөйләде.
  • Кимәк каһанлыгы

    ...Татарларның хөкемдары үлеп, ике улы кала; өлкәне патшалык итә башлый, кече улының көнчелеге кузгала. Ул Шад исемле була. Абыйсын үтермәкче итә, тик уңышсызлыкка очрый һәм үзе белән кәнизәген алып качып китә. Бер зур елга ага торган җиргә барып туктыйлар. Анда агачлар үсә, киек кош-корт бик күп. Ханзадә шунда чатыр кора һәм көн итә башлый. Үзенең кәнизәк юлдашы белән ул көн саен ауга йөри. Ит белән тукланалар, ә кеш, тиен һәм ас тиреләреннән үзләренә кием тегеп кияләр.
  • Җыр кайчан туган?

    Көенә сүзем юк. Һәркемнең җанына тансык, таныш булган моңлы көй. Әмма сүзләренең бер өлеше, мәсәлән, «майның унбишләрендә» дигәне, ничектер, кем әйтмешли, «эләктереп» алды бит үземне. Дөрестән дә, халкыбыз тарафыннан кайчан җырлана башлады икән бу җыр дип ныклап уйланырга мәҗбүр итте хәтта. Һәрхәлдә, тапшыруны алып баручы әйткәнчә, борынгы заманнарда түгел дә түгел инде...
  • Бәһасез мирас

    Яңа – 2024 елга аяк бастык. Россиядә ул «Гаилә елы» дип игълан ителде. Ә татар дөньясы өчен Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы аны әле «Шәхесләр елы» дип тә атады. Әйе, бу ике төшенчә үзара тыгыз бәйләнештә, чөнки мәгънәви яктан алар икесе дә милләт яшәешендә аның әдәп-әхлак югарылыгын һәм тәрбияви нигезен тәгаенли торган институтлар булып санала. Әмма гаилә булып яшәү табигатькә илаһият кануннары белән салына һәм милли яшәештә ул аның киләчәген билгели торган беренчел җәмгыяви вә милли берәмлек – шәхесне тудыра һәм тәрбияләп үстерә торган ячейка булып та хезмәт итә.
  • 100 ел элек татар дөньясы

    Арча кантоны Кукмор волосте Күлбаш авылы 250 йортлы шактый гына зурлыкта булып, халкы әүвәлдән кыш көннәрен чыпта, күлүк эшләп көн күрә торган булган. Башка вакытта күлүкне аерым байларга эшләп, эшләгән эшләрен байларга арзан хакка биреп, эксплуатировать ителгәннәр.
  • Башымнан узган эшләр

    Истамбулда Казан байларыннан кемнеңдер вакыф иткән бер йорты барлыгын, ул йортта фәкыйрь юлчыларга, бигрәк тә шәкертләргә түләүсез фатир бирелгәнен, Стамбулда арабачыларның (арбачыларның, извозчикларның) күп алганнарын күргәннән «Казанлы тәкиясе»нә багажларны хәммалга (йөк ташучыга) күтәртеп бару тиеш булганын остазыбыз Кәшшаф абзый миңа сөйләгән иде. Шуның өчен мин, көймәдән чыккач, извозчик эзләп тормадым.
  • Ислам. Дини сүзлек

    Зикер (гарәпчә – искә алу, искә төшерү) – Аллаһны олылауга багышланган махсус доганы (зикерне) күмәк аваз белән (зикер-җали) яки эчтән генә (зикер-хафи) уку. Суфилар аерым бүлмәләргә – хөҗрәләргә бикләнеп, күңелләрен Аллаһка юнәлтеп, «Аллаһ» яки «Раббым» сүзен, бигрәк тә «лә-иләһә илләллаһ» кәлимәсен кабатларга, әлеге сүзләрне йөрәкләренә сеңдерергә тиешләр.
  • Евразия далалары күчмәннәрендә мөселман гигиенасы

    Евразия далаларына ислам VII-VIII гасырларда үтеп керә башлый һәм, чисталыкка, пакьлеккә өндәгән дин буларак, күчмә халыкларның шәхси гигиенасына, һичшиксез, гаять зур, уңай йогынты ясый. Билгеле, мөселман мәдәнияте барча ыру-кабиләләр арасында берьюлы, тиз таралмаган. Өстәвенә, дала күчмәннәре аны беркадәр аерма белән, үзгәрәк рәвештә (беренче чиратта – йолаларны үтәү ягыннан) кабул итә.
  • Шуны да белмәскә...

    Өч яшьлек Әмир уенчыкларын бик ярата икән. Үзе дә уйный, әбисе Фәридәне дә «милиция» дип язылган машина белән йөрергә мәҗбүр итә. Бераз матавыкланганнан соң, әбисе, бензин бетте, дигән сылтау белән, уеннан чыгарга чамалый...
  • Госман Садә шигырьләре

    Әверелә калса канат булып Кешеләрнең әгәр куллары, Якынаер иде... якынаер Кош юлына кеше юллары.
  • Ленар Нургаянов: «Үз районыңда эшләү нинди зур бәхет!»

    Районыбыздагы авылларның күбесендә татарлар гына яши. Шәхсән үзем Тирсә авылында гел татарча сөйләшеп-аралашып, укып үстем. Бездә татарлык, милли рух һәрвакыт көчле. Гадәттә, Әгерҗене, Удмуртия белән чиктәш булгач, татар районы түгел, ә күп милләтле төбәк дип уйлыйлар. Дөрес, башка милләтләр дә бездә күп – бу безнең байлыгыбыз, әмма татар теле, татарның гореф-гадәтләре дә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Кайсы гына авылга барма, матур итеп татар әдәби телендә сөйләшәләр. Әлбәттә, безнең яктагы телнең, халык тарихының үзенчәлекләре күп.
  • «Шагыйрьләр, күз яшьләрен каурый-каләм карасына әйләндереп, шигъри юлларга салдылар...»

    6 февраль көнне туган шәһәрем Каһраман Марашта газиз әнкәемне, мәрхүм әткәемнең бертуганы сөекле апамны, җизнәмне, җан дустым Моратымны хатыны белән бергә югалтык... Ул авыр көннәремдә кадерле татар дусларым, якын кешеләрем хәсрәтемне үз хәсрәтләре кебек кабул итеп, чын күңелдән борчылып, күз яшьләре белән көне-төне Ходайга ялвардылар, Казанда миңа терәк-таяныч булдылар, мине бер ялгызым калдырмадылар, Аллаһының рәхмәт яусын барысына да. Татарстан халкы Төркиябезнең кайгы-хәсрәтен йөрәкләрендә тоеп, мадди-мәгънәви ярдәмнәрен кызганмады. Җир тетрәве булган шәһәрләргә барып, халыкны җимерекләр астыннан коткарырга булыштылар. Ә шагыйрьләр, күз яшләрен каурый-каләм карасына әйләндереп, шигъри юлларга салдылар...
  • Нарат авылы (Әгерҗе районы) мәзәкләре

    Хөсни, кар яуган! Хөсниҗантәйнең колагы бераз начар ишетә иде. Шуңа күрә авылдашлар аңа һәрвакыт кычкырыбрак сөйлиләр. Ул, артык кычкырып сөйләгәннәреннән туя идеме икән, йә үзенең кимчелеген күрсәтмәскә теләгәнме, кеше сөйли башлагач ук: «Ишеттем, ишеттем!» – дип әйтә. Бер көн иртән җиргә беренче кар төшкәч, күршесе кергән дә: «Хөсни, кар яуган, күрдеңме?» – дигән. Хөсни, гадәте буенча тизрәк әйтеп салган: «Ишеттем, ишеттем!» Шуннан бирле, авылда беренче кар яугач, кешеләр бер-берсенә: «Хөсни, кар яуган!» – диләр. «Ишеттем, ишеттем!» – дип җавап бирергә кирәк.
  • Шагыйрь Даут Гобәйди васыяте

    Шагыйрь Даут Гобәйдинең дәһшәтле Ватандашлар сугышы вакытында – 1919 елда язылган һәм авылдашларына адресланган васыять-мөрәҗәгате Әгерҗе ягы авылларында кулдан-кулга гарәп язуында күчерелеп таралган. Ул, васыятен язганнан соң өч атна узгач, колчакчылар тарафыннан вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән. Күренекле шагыйрь, мулла һәм педагог, китаплар һәм дәреслекләр авторы, тәрҗемәче Даут Гобәйдинең (1873-1919) әсәрләре, педагогик эшчәнлеге һәм колчакчылар кулыннан ерткычларча җәзаланып үтерелүе турында республика матбугатында аз язылмады. Милләтпәрвәр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның Даут Гобәйдигә багышланган шигыре дә бар.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру