Ябалак тауда – истәлек ташы
Ябалак тауда Зиннәт Хәсәновка истәлек ташы куелды. Фото – И. Йосыповның шәхси архивыннан
Моннан 81 ел элек, 1944 елның 25 августында Өченче рейхның II Империя суды карары нигезендә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән 11 татар арасында Зиннәт Хәсәнов та була.
25 август – Җәлилчеләрне искә алу көне. Мәңгелеккә калган исемнәр: Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Әлеге батырлар арасында иң яше булган Зиннәт Хөснулла улы Хәсәнов (1915-1944) – якташыбыз, Сарман районы Иске Кәшер авылы егете.
23 августта Иске Кәшердәге Зиннәт Хәсәнов һәйкәле янында район җитәкчеләре, каһарман якташыбызның туганнары, авылдашлары катнашында тантаналы митинг узды. Шул ук көнне Зиннәт Хәсәнов хөрмәтенә, авылның иң биек ноктасы булган Ябалак тауга истәлек ташы урнаштырылды.
Хатирәләрдә искәртелгәнчә, Зиннәт Хәсәнов Казанда укыганда җәйге ялга кайткач, Ябалак тау башына менеп, латин хәрефләре белән үзенең исемен язып калдыра. «Безнең авыл башында Ябалак дигән тау бар, яшьләр анда бик яратып йөри һәм кыя ташына исемнәрен яза иде. 1937 елны Зиннәт абыйның да исеме бар иде, үз күзләрем белән күрдем. Абый 1938 елда укуын тәмамлап ялга кайтты. Бу аның авылны, Ябалак тавын соңгы күрүе иде». Әлеге сүзләр Зиннәт Хәсәновның сеңлесе Оркыя апаның «Исемдә калганнар» дигән дәфтәрендә язылган.
Күпме еллар узса да, Җәлилчеләр батырлыгы онытылмас.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА