Яңа йорт салган Долгов
Михаил Долгов (1913-2000).
Казанда Татарстан радиосының Максим Горький урамында урнашкан элеккеге урынында ике бина бар. Беренчесе атаклы эшкуар Кекин бабайдан калган, икенчесен «Долгов йорты» дип атап йөртәләр.
Михаил Филиппович Долгов Татарстан дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар комитетын 1946-1952, 1958-1962 елларда җитәкли. Кискен алгарыш чоры була ул. Ифрат таләпчән, әмма гаҗәеп кешелекле бу шәхес үз тирәсенә иҗат көчләрен туплый, һәр яңалыкны күтәреп ала. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки ул елларда язучылар, композиторлар, артистларга киң дөньяга чыгу мөмкинлеге бирүче бердәнбер урын – радио. Шагыйрь Мостафа Ногъман, композиторлар Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Александр Ключарев, Нәҗип Җиһанов, театр артистлары Хәким Сәлимҗанов, Ширияздан Сарымсаков, Габдулла Шамуков кебек затлы шәхесләр аның якын киңәшчеләре булып китә.
Автономияле республикаларның милли мәдәниятенә үгисетеп караган вакытлар бит әле бу. Башкаладагы тавыш яздыру студияләрендә кочак җәеп көтеп торган кеше юк. Ниндидер бер Татарстанда нинди мәдәният, сәнгать булырга мөмкин, янәсе. Михаил Долгов, бу ялгыш карашны инкарь итү өчен музыкаль трио чыгышын яздырмакчы була. Әмма СССР сәнгать эшләре идарәсенең рөхсәте кирәк. Идарә, әлбәттә, рөхсәт бирми. Үзәк комитетның пропаганда бүлегенә керүдән башка чара калмый.
Михаил Долгов татарларның Татарстанда гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә күпләп яшәвен, тарихи Ватан белән элемтәгә мохтаҗ булуларын дәлилләргә тырыша. «Алар бит 8 миллион, шуларның 2 миллионы Башкортстанда», – ди ул.
– Юк! – дип, кылыч селтәгәндәй, кулы белән кырт кисә пропаганда бүлеге мөдире. – Сезнең эш түгел бу – татарларыгыз яшәгән республикалардагы партия оешмаларының эше. Ни кирәген алар сездән яхшырак белә!
Шулай да Михаил Долгов сүзендә нык тора, саллы дәлилләр китерә, ахырда бер генә язма булса да яздырып карарга дип, Мәскәүдән Казанга иҗат бригадасы җибәрергә булалар.
Ул вакытта әле Татарстан радиосының Мәскәү белгечләрен кабул итәрлек студиясе юк, Менжинский клубын арендага алалар. Республикадагы сәнгать көчләрен күргәч, аталы-уллы режиссер Дудкевичларның исләре китә. Ләззәтләнеп, яратып безнең музыка сәнгате өчен горурланып эшлиләр. Шушы килүләрендә генә дә 6 сәгатьтән артык музыкаль язма эшләнә. Озак та үтми, Мәскәү тавыш яздыру йортында әлеге язмалар грампластинкаларга төшерелә. Ә пластинка – товар инде ул һәм товарның да әле ниндие – 8 миллион татарга тарала торганы! Эш зур табыш, олы керемнәр белән бәйләнгән икән инде, Мәскәү берни каршында да тукталып калмый…
Утырганнар (сулдан): Мөхәммәт Хәмитов, Кыям Янгулов, Барый Корбанов, Исмәгыйль Усманов, Галия Гаязова, Михаил Долгов; аягүрә: Оркыя Юнысова, Г.Бобек, Зәкия Садыйкова һ.б. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Менә шуннан соң Михаил Долгов радионың үзендә музыкаль студия булдыру уе белән янып йөри. Мәкаләнең башында әйтелгән яңа йортка әле аның күңелендә нигез салына. Тиешле оешмалар тарафыннан расланмаган, сметада да каралмаган бинаны тиз арада салып өлгертүне, ай-һай, кем генә башкарып чыга алган булыр иде икән?! Ә менә ул төзетеп кенә калмаган, аны заманча техник җиһазлар белән тәэмин итү чарасын күрергә керешкән.
Җиһаз дигәнең башта әле әллә ни мактанырлык булмый. Иң гади микрофон белән көчәйткечтән торган аппаратура журналистларның да, режиссерларның да иҗат мөмкинлекләрен нык чикли, тапшырулар башлыча туры эфирда бара. Акрынлап тавыш яздыру чаралары үзләштерелә, тапшыруларның эчтәлекләрен баету, жанрларын үстерү мөмкинлеге туа. Гади граммофон беркадәр камилләштерелгән «Стелла» һәм «Мира» аппаратлары белән алыштырыла. Алар, патефон кебек үк, пружинасын кул белән борып хәрәкәткә китерелә, пластинка урынына 30-35 сантиметр диаметрлы калай диск урнаштырыла. Дискка төрле тирәнлектәге чокырлар яньчеп эшләнгән. Шуларның кире ягындагы чыгынтылары төрле ноталарга көйләнеп, югарыга каратылган тарак сыман итеп эшләнгән металл чыбыкларны тибрәтә һәм нәни кыңгыраучыклар теңгелдәгән тавышлар чыгара. Бу аппаратлар микрофон алдына урнаштырылып, аларны дикторлар хәрәкәткә китерә. Бу исә аларны шактый ук кыен хәлләргә дә куйгалый.
Тора-бара гамәлгә тонфильмнар керә. Монысы инде – кино тасмасының тавыш юлына төшерелгән язмалар. Алар оптик җайланмалары алынган кинопроекторлар ярдәмендә уйнатыла. Кабат урап куелмый калган булса, музыкаль әсәр азагыннан башына табан тәгәри. Шундый хәлләрнең берсе хакында үзенең язма истәлекләрендә 1940-1962 елларда радионың аппарат-студияләр комплексында эшләгән Николай Синицын да искә ала. Иртәнге концерт бара. Радиога янәшә йортта гына яшәүче композитор Нәҗип Җиһанов йөгереп керә. Сулышы капкан. Үзе бер кат пижама белән йорт башмакларыннан гына. «Сез гафу итегез, – ди ул. – Минем хәзер яңгыраган әсәрне язганым юк. Исемен минекен әйттегез, тик әсәр – минеке түгел...» Баксаң, язма азагыннан башына таба тәгәри икән...
Акрынлап магнитофоннар да күренә башлый. Бу радио хезмәткәрләре, тапшыруларда катнашучы артистлар өчен дә чын бәйрәмгә әверелә. Алга таба шактый ук күләмле күчмә магнитофоннар кайтартыла, инде алар белән шәһәрләргә, авыл районнарына чыгып, сыйфатлы язмалар эшләү мөмкинлеге туа.
Әнә шул рәвешле, Татарстан радиосының техник җиһазланышы көчәя, «Долгов йорты» төзеп тапшырылганнан соң, 1962 елда аппарат-студияләр комплексы барлыкка килә. 1958 елдан башлап соңгы хәбәрләр, республика газеталарына күзәтү, ТАСС материалларыннан кала барлык тапшырулар да язмада яңгырый. Болай эшләү бигрәк тә режиссерлар өчен зур уңайлыклар тудыра, музыкаль һәм әдәби-драматик тапшыруларның сыйфатын яхшырта.
1968 елда студиядәге барлык җиһазлар да Венгриядә эшләнгән өр-яңа аппаратура белән алыштырыла. 1970 елда үзәк аппаратлар залына берьюлы сигез студия белән эш итә ала торган программ җайланмалы яңа пульт кайтартыла, микрофоннар да яңартыла. 1947 елда 10 киловатт егәрлекле «РВ-17» радиостанциясенә сугыш чорында Мәскәүдән эвакуацияләнгән «РВ-84» радиостанциясе өстәлә. Моннан тыш, ультра-кыска дулкыннарда да радиотапшырулар оештырыла, «Маяк» радиостанциясе тапшырулары трансляцияләнә. 1977 елга кадәр Татарстан радиосы аппаратлар залы аша билгеле бер сәгатьләрдә Мәскәү, Киров, Ульяновск студияләре тапшырулары трансляцияләнә.
Михаил Долгов тарихка берничә республиканы берләштерүче «Идел белән Урал арасында» исемле атаклы радиотапшыруга нигез салучы буларак та кереп калды. Хәер, монысын инде без сәхифәнең киләсе чыгарылышында бәян итәрбез.
Миркасыйм Госманов (1934-2010).
Әле таба гына барабыз
Шундый затлар була: алар бу дөньядан киткәч, үзләре белән тулы бер дәверне алып китә кебек тоела. Ләкин бераз аңышкач, аңга килгәч, шунысы да аңлашыла: юк алар вафатыннан соң да милләткә, халыкка терәк булып хезмәт итә икән. Без аларның әйтеп калдырган фикерләренә, кылган гамәлләренә, әдәби яисә гыйльми мирасына – васыятьләренә таянабыз.
Чыннан да бүген безгә, әйтик, Туфан ага Миңнуллинның сүзләре авыр чакларда көч бирә, Миркасыйм ага Госмановның фикерләре туры юл күрсәтә. Димәк, алар үзләре бакыйлыкта чакта да, милләтне әйдәп баручылар булып кала.
Җөмләбезгә язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы галим, академик Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов исеме килеп керүе очраклы түгел. Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган «Варисларга васыять» тапшыруының яңа чыгарылышы шушы якты шәхескә багышланды. Биредә аның Татарстан радиосы фондында сакланучы язмалары, шулай ук Гәрәй Рәхим, Разил Вәлиев, Әхмәт Мәзһәров, Туфан Миңнуллин, Людмила Андреева, Искәндәр Гыйлаҗев, Рәфыйк Мөхәммәтшин кебек олпатларыбызның галим турында әйткән фикерләре урын алды.
Тапшыру Миркасыйм Госмановның иң соңгы әңгәмәсе белән тәмамлана. Ул анда Татарстан радиосы белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә теләк белдерә. Ләкин ике арада телдән төзелгән әлеге килешү тормышка ашмый калды. Чөнки бу әңгәмә 2010 елның 8 октябрендә язып алынды, ә 11е көнне татар халкы үзенең күренекле улын югалтты.
Хәер, югалту сүзе бу очракта килешеп җитмәс. Миркасыйм Госмановны укыган, аның хезмәтләренә мөрәҗәгать иткән саен без аны әле таба гына барабыз. Ул бик күпләр өчен остаз булып кала, шәкертләр тәрбияләвен дәвам иттерә, аның вәсыятьләрен үтәп яшәргә язса иде дип телик.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА