Журнал «Безнең мирас»

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, Сентябрьнең бере җиткәнен...

🏷 Admin

Шәүкәт Галиев

БЕРЕНЧЕ СЕНТЯБРЬ

 

Көзнең бу бер

Гаҗәп көне,

Әйтерсең лә

Чәчәк көне:

 

Һәрбер өйдән

Чәчәк чыга,

Урамнарга

Чәчрәп чыга!

 

Жыела да

Уңнан, сулдан,

Чәчәк елга

Ага юлдан!

 

Мәктәпләргә

Алар килде,

Бакчаларга

Кайтмас инде…

 

Язлар җиткәч,

Киләчәктә,

Жимеш бирер

Бу чәчәкләр!

 

 

Энҗе Мөэминова

УКЫТУЧЫМА

 

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Көтә-көтә арып беткәнем.

 

Иң беренче булып килим диеп,

Өскә матур күлмәк киеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

 

Ләкин миннән бик күп алда килеп,

Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,

Укытучы апам көткәнен.

 

Шушы көннән башлап безнең өчен

Кызганмады үзенең бөтен көчен.

Безне сөйде, безгә белем бирде,

Рәхмәт аңа изге эше өчен.

 

 

Муса Җәлил

БЕРЕНЧЕ ДӘРЕС

 

Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

 

Мәктәп өр-яңа,

Анда парталар,

Алар күңелне

Эчкә тарталар.

 

Кулыбызда безнең

Яңа әлифба.

Менә монсы «а»,

Менә монсы «ба».

 

Без хәрефләрдән

Сүзләр ясыйбыз,

Шуннан соң җырлап

Укый башлыйбыз:

 

Ат, ата, арта,

Ат арба тарта.

Ата-аналар

Атта баралар.

 

Нинди зур бәхет,

Нинди үзгәреш!

Бигрәк күңелле

Беренче дәрес!

 

 

Резеда Вәлиева

УКЫТУЧЫМ

 

Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

Тәүге сызыкларны сызарга.

Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга.

 

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса, төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

 

Кыенлыклар килсә, әле дә ул:

“Бирешмә!” – ди, гүя эндәшә.

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

 

 

Нәби Дәүли

МИНЕМ ДУСТЫМ – ӘЛИФБА

 

Мин иртә белән

Мәктәпкә барам.

Беренче китап

Минем кулымда.

Буран булса да,

Мин юлны табам,

Мине өйрәтер

Дустым Әлифба.

 

Шат күңел белән

Мәктәпкә керәм,

Сабак укырга,

Белем алырга.

Мин хәрефләрне

Әле аз беләм,

Мине өйрәтер

Дустым Әлифба.

 

Хәрефләр белгәч,

Сүзләр язармын,

Каләмем кулда,

Дәфтәрем алда.

Яшә, диярмен,

Туган Ватаным,

Мине өйрәтер

Дустым Әлифба.

 

Мин үсә-үсә,

Буйга җитәрмен,

Бәлки, юлларым

Китәр еракка.

Таулар үтәрмен,

Диңгез кичәрмен,

Мине өйрәтер

Дустым Әлифба.

 

 

Хәкимҗан Халиков

УЛ – МИНЕМ УКЫТУЧЫМ

 

Барыбызга бер генә,

Белмим, ничек өлгерә.

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле.

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын

Кеше ул шуның өчен.

Ул – минем укытучым!

 

Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса, көенә…

Көн дә гыйлем өләшеп,

Илтә белем иленә.

Кадерле укытучым,

Аннан галим беркем дә

Юк сыман шуның өчен,

Ул – минем укытучым!

 

Кырда иген иксәм дә,

Галим булып китсәм дә,

Ул булыр гел уемда,

Маяк булыр юлымда.

Сөекле укытучым,

Аңарга мин гомергә

Бурычлы шуның өчен.

Ул – минем укытучым!

 

 

Мөхәммәт Әхмәтгалиев

БЕРЕНЧЕ КӨН

 

Бүген иртә уяндык,

Көнгә карап куандык.

Их, сикердек, шатландык,

Кош кебек канатландык.

 

Сентябрьнең бере ич,

Бүген уку көне ич.

Сикерешеп тордык без,

Бит-кулларны юдык без.

 

Ашап-эчеп киендек,

Шау-гөр килдек, сөендек.

Китап-дәфтәрләр салдык,

Матур сумканы алдык.

 

Бик күңелле сөйләшеп,

Шаулашып та гөрләшеп,

Иң беренче мәртәбә

Җыйналдык без мәктәпкә.

 

 

Рәдиф Гаташ

УКЫТУЧЫ

 

Уч төбенә куеп Җирне гүя,

Бүгенгесен, аның үткәнен

Күрсәтте ул безгә…

Урап кайттык

Күрелмәгән илләр үтәли.

 

Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде:

– Яратыгыз Җирне! –

                                  диде һаман, Ләкин:

– Мине яратыгыз! – димәде.

 

Аңа бүген еллар аша карыйм:

Көлеп басып тора күңелдә…

Ах, хәйләкәр абый!

Җирне, кешеләрне яраттырып

Яраттырган икән үзен дә!

 

 

Рифат Сәлах

УКЫТУЧЫМ

 

Һәр карашың – гыйлем нуры синең,

Һәр сүзеңдә синең изгелек.

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең

Бәгыреңнән төштек өзелеп.

 

Тактадагы акбур белән язган

Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.

Мең галимнән якты йолдыз булып

Балкыйсың син белем күгендә.

 

Галимнәр дә галим була алмый,

Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, –

Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр

Шытып чыкмый калса күңелдә.

 

Әнидер син, бәлки,

Без дә синең

Бәгыреңнән төштек өзелеп.

Укытучы булу – Фәрештәләр Язып бетерә алмас изгелек!

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру