Журнал «Безнең мирас»

Айгөлнең эбрулы әсәрләре

Казанда туып, Бөгелмә шәһәрендә үскән, хәзер Истанбулда гомер итүче милләттәшебез, РФ Фоторәссамнар берлеге, Истанбулда яшәүче рәссам-мөһаҗирләрнең «Mehcer» ассоциациясе, «Tabularasa Тransnatıonal Аrt» Халыкара сәнгать платформасы әгъзасы, танылган рәссам Айгөл Окутан белән әңгәмәбез – аның үзенчәлекле иҗаты хакында.

 

«МИН – АКТИВ ИҖАТЧЫ»

 

– Айгөл, сезнең әтиегез – мәртәбәле рәссам. Димәк, рәссамлык юлын сайлап алуыгызга каршы килүче булмагандыр да?

– Нәкъ шулай. Әтием Камил Назим улы Акманов Бөгелмәдә яшәп иҗат итә торган хөрмәтле рәссам. Заманында Казан дәүләт инженерия-төзелеш институтын тәмамлаган. Ул пыяладан сәнгать әсәрләре ясаучы фьюзинг остасы да, ә Татарстанда мондый төр сәнгатьне сайлаган рәссамнар бик аз. Әнием Светлана Акманова сызым дәресләрен укыткан иде. Алар инде лаеклы ялда.

 

 

Төрек милли биюе.

 

Мин 1977 елның 23 гыйнварында Казанда туганмын. Иҗади мохиттә үстем. Рәссам һөнәренә карата ихтирам – балачактан. Кечкенәдән рәсем ясадым, аеруча да кешеләрне сурәтләү ошый иде, дәү әтием, дәү әнием портретлары да ясалмыйча калмады һәм тирә-юньдәгеләрнең шушы сәләтемә сокланулары да күңелне үсендерде. Бөгелмәдәге балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыдым. 1997 елда – Түбән Тагилдагы Урал гамәли сәнгать училищесының гамәли сәнгать бүлеген, 2003 елда Россия сынлы сәнгать, сынчылык һәм архитектура академиясенең Пермьдагы Урал филиалын тәмамладым. Студент чакта ук сәнгати фотосурәтләр төшерү белән мавыгып киттем. 2003 елда Казанда оештырылган «Эпоха портреты» фотоконкурсының «Сәнгати зәвык», «Югары мәдәният» номинацияләрендә лауреат булдым. 2006 елда да әлеге бәйгенең «Хатын-кызның лирик образы» махсус призы тапшырылды. Казанда иҗади дуслык җепләре пәйда булгач, татар башкаласына еш килеп йөрдем. Фотохезмәтләремне Татарстан Милли музее директоры да күреп сокланган икән. Ул мине музейга эшкә чакырды, 2004-2006 елларда анда фотолаборатория мөдире булып эшләдем.

2005 елдан башлап, Казан, Алабуга, Мәскәү, СанктПетербург, Истанбулда фото сәнгате һәм сынлы сәнгать белән бәйле 14 шәхси күргәзмәмне оештырдым. Россия, Кытай, АКШ, Болгария, Төркия, Казахстан, Франция, Италиядә узган 60тан артык күргәзмәдә катнаштым. Мин – актив иҗатчы.

– Әлеге илдә ничә ел яшисез?

– 2006 елдан Төркиядә яшим. 2005 елда Татарстан фоторәссамнары белән берлектә «Капподокиядә биш көн» дигән Халыкара фотолабораториядә катнашкан идем, шунда булачак тормыш юлдашым, төрек фотографы Мехмет Окутан белән таныштым. 2006 елда без гаилә кордык. Бәхетебез 18 ел дәвам итте, моннан ике ел элек Мехмет вафат булды. Истанбулда улыбыз Омер белән калдым. Аңа бу атнада 16 яшь тулды, шөкер.

 

 

Хан төрбәсе. Болгар.

 

Мехмет булышлыгы белән мин әүвәл сәләтле фоторәссам булып танылдым. Ул мине гел мактап кына торды, уңышларыма ихлас шатланды. Үзе дә актив иҗат итте. Улыбыз үсә төшкәч, мин фото сәнгатеннән сынлы сәнгать өлкәсенә күчтем. Мехметнең да, минем дә дөньяга һәм сәнгатькә карашларыбыз бер төрле иде. Аның дуслары да мине бик үз итте. Ул вафат булгач, берьялгызым калмаганымны, аягымда нык басып торуымны аңладым. Халыкара иҗади проектларда катнашып торам. Җитди картиналар язуымны да ташламадым. Аларга ихтыяҗ бар. Төрле жанрдагы әсәрләрем бүген Казандагы Ислам мәдәнияте музее, Татарстан Милли музее, Алабуга, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыклары, Бөтенроссия А.С.Пушкин музее комплексына караган Г.Р.Державин музейутары, Остафьево музей-утары һәм Татарстан Рәисе фондларын, Россия, Татарстан, Чехия, Төркия, Бөекбритания, АКШ, Швейцария шәхси коллекционерлары тупланмаларын бизи.

 

«НИЧЕК БАШЫҢА КИЛДЕ?!» – ДИЛӘР

 

– Алар, чыннан да, бер күрүдә истә калырлык матур! Сез бит әле киндерләргә эбру ысулын кулланып яза торган талантлы бердәнбер рәссам да! Бу ысулның нинди үзенчәлекләре бар? Эбрулы фоннар өчен кылкаләм дә кулланасыздыр?

– Академик сынлы сәнгать белеменә ия рәссам буларак миңа барлык жанрлар да кызык. Шушы стильдәге картиналар иҗат итүемә төрек рәссамнары да бик гаҗәпләнә. Ихлас шатланалар да. Еш кына: «Эбруны киндер тукымаларда куллану ничек башыңа килде?!» – диләр. Төрекләр, нигездә, эбрулы бизәк, сурәтләрне традицион рәвештә кәгазьгә генә ясый. Ни гаҗәп, эбруга остазлардан өйрәнмәдем. Барсына да үзлегемнән генә төшендем, чөнки бихисап тәҗрибә үткәрдем.

 

 

Татар милли биюе.

 

Төсле «мәрмәр» фон әзерләр өчен таякчыгы кыргый роза сабагыннан ясалган һәм ат кыллары беркетелгән кылкаләмнәрне сайлыйм. Бу техника өчен чәчкә сабагының сыгылмалы булуы мөһим. Эбру технологиясенең беренче стадиясе – өслеккә төсле сыек буяуларны бертигез итеп чәчрәтеп чыгу. Аннары гына әзер киндергә сурәтләр, образлар өстим. Менә бу милли биюләр сериясе картиналарын да бик ошаталар, анда татар биюләре дә сурәтләнгән.

Мин, әлбәттә, ватанпәрвәр. Болгар, Казанга багышланган картиналарым бар. 2017 елда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында танылган эбру остасы Хикмәт Барутчугил белән берлектә «Су өстендәге хыяллар» күргәзмәсен, 2021 елда Истанбулдагы «Бейоглу Истикляль» галереясында шул ук оста белән берлектә «Шифалаучы сәнгать» күргәзмәсен оештырдык. Истанбулдагы чарада исә Россиянең биш хатын-кыз рәссамы да катнашты. Ватанда, Алабугада даими уза торган Халыкара арт-симпозумнарда да 2013 елдан бирле алты тапкыр катнаштым һәм Алабуганың «Башня» Халыкара арт-лабораториясенә дә Төркиянең яшь рәссамнарын өч тапкыр алып килдем.

Картиналарымда төрекләрнең борынгы тарихы, мәдәнияте, ил архитектурасы да чагылыш таба, билгеле. Шушы дәүләт тарихын өйрәнүемне дәвам итәм. Мәсәлән, узган ел көз 60 дәүләт вәкиле белән берлектә археологлар конгрессы үткән иде. Шанлыурфа шәһәренең археология музеенда әлеге чара кысаларында «Кичәге көн читендә» Халыкара күргәзмәсенә 22 рәссам чакырылды, анда минем картиналарым да тәкъдим ителде.

 

 

Җәмигъ мәчете. Болгар.

 

– Айгөл, ә Болгар темасы сезне кай ягы белән рухландыра?

– Идел буе Болгарстаны тарихын җитди өйрәнеп, аңа күбрәк төшенә барган саен, үземнең болгарлар нәселеннән булуыма тагын да ныграк ышанам. Бу тема җанымда ниндидер илаһи илһам хисе тудыра! Болгарстан дәүләтенә багышланган эшләрем күп инде. Аларның берсе – Р.Ханбикова проекты – Фәргат Нуретдинов очеркларына нигезләнгән «Под сенью бессмертных драконов» китабы өчен ясалган иллюстрацияләр. Икенчесе – археолог, тарихчы Константин Руденконың «Алмуш – царь Сакалиба» китабы тышлыгы. Башка акварель рәсемнәремдә дә Бөек Болгар дәүләтенең тарихи вакыйгалары, архитектурасы күренешләре тасвирланды.

– Акварель эшләрегез нинди проектлар өчен иҗат ителде?

– Җәләлетдин Руми хикәяләре буенча «Neyden dinle» китабы өчен иллюстрацияләр, Төркия дәүләт телевидениесы аша күрсәтеләчәк «Иерусалим. Ташлар һәм кешеләр», Рамазан аена багышланган «5 минут» һәм шагыйрь, язучы Равил Бохараевның хикәясе буенча Казанда төшерелгән «Көйләр турында» документаль фильмнары өчен әзерләнгән анимация роликларына иллюстрацияләр ясадым. «Борынгы Болгар» анимация фильмы өчен һәм Истанбулда нәшер ителгән «Алиса могҗизалар илендә» китабы өчен, «Мәхәббәт юлындагы әкиятләр» китабы өчен эбру, акварель рәсемнәр, Николай Гогольнең «Нева проспекты» китабы өчен график иллюстрацияләр иҗат иттем.

 

РӘССАМНАР ИҖАТЫ ЗУР КЫЗЫКСЫНУ УЯТА

 

– Күргәзмәләр, проектлар кураторы буларак эшчәнлегегез шулай ук сокландыра, мәдәни чаралар сезне бер дә талчыктырмый, ахрысы?

– Төрек, инглиз телләрен яхшы беләм. Бу өлкәгә күптән килдем. Хәзер елына өч-дүрт проект оештыруда катнашам, алар инде Санкт-Петербург, Истанбул, Казан шәһәрләрендә узды. 2017 елда «Нәүрүз – яз һәм шатлык бәйрәме» күргәзмәсе кураторы булдым, бу чарада Төркиядә яшәүче төрки милләтле рәссамнар, татар, әзербайҗан, үзбәк, башкорт, казах, кыргыз осталары иҗатлары белән таныштырылды. 2018 елда «Бозжаада утравына мәхәббәт» күргәзмәсен оештыргач, тамашачы Россия хатын-кыз рәссамнары хезмәтләре белән танышты. 2022 елда Төркиядә яшәүче Япония, Швеция, Бельгия, Россия, Иран, Словения рәссамнары катнашындагы күргәзмә кураторларының берсе идем. 2023 елда Татарстанның Төркиядәге вәкиллегенең сәнгать галереясында ачылган «Татарстаннан ярату хисе белән» күргәзмәсе кураторы вазифасын да үтәдем. Анда да Казан, Уфа, Севастополь, Екатеринбург калалары, Якутия рәссамнары катнашты. Шулай итеп, төрек халкын Россиянең, Татарстанның иң яхшы рәссамнары иҗаты белән таныштыруга зур өлеш кертәм. Гомумән, әлеге эшчәнлегем буенча проектлар саны күбәя, тәҗрибәм арта гына бара. Хәзер мине, куратор буларак, иң югары дәрәҗәдәге проектларга да чакыралар. Төркиядә оештырыла торган мондый мәдәни чараларга Истанбул хакимияте, башка калалардагы муниципалитет идарәләре дә актив булышлык итә. Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге ярдәменә дә таянам.

 

 

Ибн Фадланның Болгарның кичке күгендә күргән күренеше.

 

Биредә төрле сәнгать ярминкәләре һәрвакыт гөрләп уза. Ватаныбызның рәссамнары иҗаты төрекләрдә һәрчак зур кызыксыну уята. 2019 елда Истанбулда узган «Истамбул – Санкт-Петербург – судагы тарих» халыкара күргәзмәсендә Төркия белән Россиядән җидешәр рәссам катнашты. Шушы ук чара Санкт-Петербургта да булды. Аңа Россиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы булышты. 2022 елда алар ярдәме белән «Россия – күпмилләтле ил» дигән Төркиядә яши, русча аралаша торган рәссамнарның сынлы сәнгать һәм скульптура күргәзмәсендә дә, Анкара галереясында узган Россия рәссамнары күргәзмәсендә һәм төрек, белорус, рус рәссамнары берлегендә ачылган күргәзмәдә дә теләп катнаштым. Узган елны Санкт-Петербургның Г.Р.Державин музей-утарында ачылган «Босфор, Фонтанка, Янзцы – өмет ярлары» Халыкара күргәзмәсенә, Анкарадагы Халыкара заманча сәнгать күргәзмәсенә дә үз өлешемне керттем.

– Ә мәктәп балалары иҗатын таныту белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?

– 2017-2019 елларда сәләтле балаларга булышлык итү максатыннан «Хыялланыр вакыт» Халыкара фестивален оештыруда катнаштым. Алар рус телле балалар өчен Истанбулның «Тюркан Сайлан» мәдәният үзәгендә узды. 2017-2019 елларда әлеге фестиваль кысаларындагы «Төсле палитра» рус телле балалар рәсемнәре бәйгесе кураторы булдым. Мәктәп балалары үз сәләтләренә ышанып үсәргә тиеш дип саныйм. 2022 елда Истанбулдагы Хөр сәнгать фонды галереясында Россия һәм Төркия яшь рәссамнары өчен «Күпер» дигән күргәзмә оештырырга да насыйп булды, әлеге чарага шулай ук Россиянең Истанбулдагы Генераль консуллыгы һәм Истанбулның Фатих районы муниципалитеты булышты.

– Айгөл, әңгәмә өчен рәхмәт! Халыкара дуслыкны ныгытуда тырышлыгыгыз сокландыра! Алдагы көннәрдә дә уңышлар насыйп булсын сезгә!

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру