Рафис СӘЛИМҖАНОВ: «ХАМЕЛЕОН»
(Чехов буенча диярлек)
Чатта ике машина «үбешкән». Кече сержант Абдуллин белән өлкән лейтенант Хикмәтуллинның нәкъ шул тирәдән ДАИ машинасына утырып китеп барышы.
– Бәрелешкәннәр, иптәш лейтенант! – ди кече сержант.
Машина, уңга борылып, халык җыелган җиргә туктый. Елык-елык килеп торган өр-яңа кара «иномарка» иске зәңгәр «шестерка»ны бәргән. Болай нык түгел, почмагын бераз яньчегән дә, бер фарасын ваткан. Үзенә алай сизелерлек зыян булмаган. Хисмәтуллин халыкны аралап эчкә керде. «Шестерка» хуҗасы, учына ютәлләп, сүз башлады.
– Шулай барам, командир, урам буйлап, әкрен генә... Беркемгә тимим... Әйбәт кенә барам... Менә бу «иномарка» тыкрыктан атылып килеп тә чыкты, мин анда-монда борылырга өлгергәнче, китереп тә бәрде. Иптәш лейтенант, болай булса бит машинага утырып урамга чыгарга да куркыныч хәзер. Урамнан тып-тыныч кына үтеп барасың, беркемгә тимисең, әллә каян гына килеп тә чыгалар, китереп тә бәрәләр... Хәзер урамда да йөрмәскә микәнни инде безгә?.. Түләсен акчасын, менә, уң крылоны алыштырасы бар, фараны ватты…
Хикмәтуллин, бик җитди кыяфәткә кереп, маңгаен җыера һәм, бүреген салып, башын кашып ала.
– Кхым-кхым... Дөрес!.. Тәк-тәк!... Кем машинасы бу? Мин моны болай гына калдырмыйм!.. Өйрәтермен мин сезгә урам буйлап ничек йөрергә... Юк, штраф белән генә калмый, «права»сын алдырам мин бу адәмнең. Яз, Абдуллин, протокол! Кем машинасы бу? Кайда шоферы?
Кече сержант Абдуллин тантаналы кыяфәттә ДАИ машинасына кереп утыра һәм тәрәзә өстеннән кәгазьләр алып, күндәм генә яза башлый... Хикмәтуллин «иномарка» ишеген ача... һәм каршысындагы күренештән бер мәлгә өнсез калып, тиз генә ишекне ябып куя.
– Абдуллин, – ди ул. – Кара әле, кем утыра анда?
Абдуллин машинадан төшә дә, «иномарка» ишегеннән башын тыгып карый һәм ул дә телсез калып, Хикмәтуллинга текәлә.
Халык арасыннан кемдер берәү, ике милициянең аптырашка калган йөзләрен тагын да ныграк аптырашка калдырырга теләгән сыман, әйтеп куя:
– Әйтеп торам бит мин сезгә, глава малае дип…
Икенчесе моның сүзен җөпләп куя:
– Мондый машина шул главада гына инде ул. Тагын кемдә булсын мондый машина?
***
Хикмәтуллинның моңа чаклы бик бәйрәмчә күренгән йөзе кинәт кенә теше сызлаган кыяфәткә керә.
– Абдуллин! – ди ул. – Мин сезне ничек өйрәтәм?.. Ә?
– Әйе, иптәш лейтенант!
– Мин сезне һәрвакыт болай өйрәтәм: киләсез, туктыйсыз. Башта яхшылап өйрәнәсез кем гаепле икәнне авариядә... Шулай дип өйрәтәмме? Ә?..
– Так точно, иптәш лейтенант!
– Шулай булгач?! Ник соң әле син протокол язарга утырдың? Башта яхшылап тикшер. Үлчәү алып кил, үлчә... Протокол язарга өлгерербез. Кайвакыт бер төрле әйтәләр дә, икенче төрле килеп чыга!
– Шулай, дөрес, – ди җыелган ир-аттан читтәрәк басып торган, пенсиядәге укытучыга охшаган калын күзлекле, олырак яшьтәге бер ханым. – Башта кем гаепле икәнен белергә кирәк. Аннары гына протоколын язарга!.. Дөрес! Бик дөрес!
– Уф, нишләптер кызу булып китте... – Хикмәтуллин янә бүреген салып, башын кашып ала һәм аны яңадан киеп куя. – Нәрсәдер йөрәкнең бер дә рәте юк бу араларда... Тукта әле, ничек итеп бәрдердең соң син аны? – ди ул «шестерка» хуҗасы янына килеп. – Бир әле документларыңны... Нинди тизлек белән килдең соң син?.. Йөздән дә ким булмагандыр әле!
– Юк ла инде, командир, – дип аклана «шестерка» хуҗасы. – Нишләп йөз булсын? Сез нәрсә?
– Беләм мин сезне. Алтмыш дигән билге тора. Бөтенегез урам буйлап йөз белән чаба... Кая, «права»ңны бир әле! Лишение сиңа! Кем чаба инде йөз белән шәһәр урамы буйлап?! Оят кирәк әзрәк! Оятсыз син, понимаешь.
– Нинди йөз, нинди йөз? – ди «шестерка» хуҗасы. – Алтмыш белән дә көчкә йөри минем машина, командир. Менә ачкыч, ышанмасагыз, әнә, йөреп карагыз!
– Юк, бу машина алай ук кызу килмәде, – ди читтәрәк басып торган калын күзлекле хатын.
– Әйе, ул әкрен генә килә иде, – дип өсти бер ир-ат.
– Сез мондый «шестерка»ның йөз белән чапканын кайда күргәнегез бар соң? Менә бу килеп чыкты йөз белән, артыграк булмаса әле! – ди иске машина хуҗасы, инде бераз кыюрак тавыш белән.
– Дөрес әйтә. «Иномарка» бик кызу килеп чыкты, – ди шунда басып торучыларның берсе.
– «Шестерка» туктатып өлгерә алмады. Бу тыкрыктан ыжгырып килеп тә чыкты, китереп тә бәрде, – дип өсти тагын берсе.
Кече сержант Абдуллин «иномарка»ның ачык ишегеннән исерек егеткә бик дикъкать белән озак кына карап тора. Аннары:
– Глава малае түгел бу, – дип куя.
***
– Кхым-кхым... Тәк-тәк... Аңлашылды... Нәрсә уйлап торырга монда... Бөтенесе дә гап-гади. Бөтенесе дә ап-ачык, – ди Хикмәтуллин һәм илтифатсыз гына «шестерка» хуҗасының документларын актара. Әмма, һаман да бик үк ышанып бетмәгән сыман кыяфәт белән, тегенең йөзенә озак кына карап тора.
– Эчмәгән идеңме? – ди ул, ниһаять.
– Баҗайларда каз суйганнан соң бер атна авызга да алган юк, – ди тегесе.
– Бу түгел, әнә теге исерек утырган машина китереп бәрде, – ди теге калын күзлекле хатын. – Шул ыжгырып килеп тә чыкты, китереп тә бәрде бу машинага. Бу машина гаепле түгел. Теге машина гаепле.
– Аңлашылды, – ди Хикмәтуллин. – Кхым-кхым... Тә-әк... Шушы китереп бәрде алайса?
– Шул, – диләр җыелган халык беравыздан диярлек.
– Вәт, хайван, ә? – ди Хикмәтуллин. – Үзе ул исерек, анасын белми ята. Үзе кеше машинасын бәрдерткән... Булды, бетте, утыртабыз моны унбиш суткыга. Мондыйларга хәзер закон каты... Нәрсә монда уйлап торырга... Шалтырат, әйдә, чакыр бригаданы, – ди ул кече сержантка.
***
– Глава малае түгел бу, – ди кече сержант. – Башымны кисәргә бирәм. Главаның энесенең малае бу.
– Кайсы энесенеке?
– Рәфкатьнеке.
– Теге коттеждлы Рәфкатьме?
– Әйе.
– Нишләп Рәфкать малае булсын бу? Рәфкать малаен беләм мин, минем малай белән бергә укыды. Чакыр бригаданы... Бер унбиш суткы... Ап-ачык монда бөтенесе…
– Тагын берсе бар бит, студент, Казанда укый торганы. Шунысы бу. Башымны кисәргә бирәм, Камалыч.
– Туктале син, Абдуллин, кемгә кирәк синең өч тиенлек башың... Күрмисеңмени, монда ничек хәлләр куера. Кая, моның баш астына берәр әйбер куй әле... Рәфкатьнең кече малае дисеңмени? Кхым-кхым... Әнә, ал машинадан мендәрне... – Син кем малае? Әтиең кем синең? Документың кайда? – ди ул яңа «иномарка» янына килеп басып һич көтелмәгән ягымлы һәм дустанә тавыш белән исереккә эндәшә.
– И-ик! – дип куя лаякыл исерек егет.
– Шул хәтле эчәләрме инде, энекәш. Алай ярамый бит. Кая китер әле мендәрне, Абдуллин, башын бик җайсыз салган бу... Куй башын әйбәтләп…
Кече сержант руль белән баш арасына мендәр кыстырып ятканда, лаякыл исерек кинәт кенә аңына килә һәм тегене этә башлый.
– Мусор!.. Ычкын!.. – ди ул.
– Чү, чү, егет, шаулама, – ди кече сержант Абдуллин.
– Мусор!.. Мусор!.. – дип этенә тегесе һаман. Абдуллин тегене ташлый да, башлык янына килә: – Алай дисәң, иптәш лейтенант, Рәфкатьнең ул малае әле өченче көн генә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә киткән, дип сөйләгән иде хатын.
– Синең, сержант, гомергә хәтерең кызлар хәтере булды... Нинди Берләшкән Гарәп Әмирлекләре сөйлисең тагын?
– Казаннан өйләнеп кайткан да бер нәрсәгә, шуның белән киткән... Юк, бу Рәфкать малае түгел... Хата миндә, шеф…
***
Хикмәтуллинның бәйрәмчә кызара башлаган йөзе яңадан агарынып китә. Ул, «иномарка» янына килеп, рульгә капланып утырган егетнең башта җилкәсеннән җилтерәтә, аннары борынын чеметә, аннары колакларын уа башлый.
– Утырасың монда япон императоры кебек!.. Бирермен мин сиңа «мусорны», кабәхәт!.. Күрсәтермен мин сиңа «мусорны»!.. Тор, хайван!.. Ишәк урынына эчеп... Менә кем ясый аварияләрне! Абдуллин, алып куй мендәрне машинага!
– Туктагыз әле, бу безнең яңа прокурорның малае түгелме соң? Машинасы шуныкына ошаган, – ди тирә-якта басып торучыларның тагын берсе.
– Әйе. Глава белән прокурор икесенә дә нәкъ бер төсле машина алып кайттылар әле узган атнада гына... – ди икенчесе. – Шул ике машинаның берсе бу!
– Ул машиналарның бит әле номерлары да юк иде, – ди Хикмәтуллин егетнең чөгендер кебек куе кызыл гына түгел, инде шәмәхә төскә керә башлаган колаклар учмасын ташлап.
***
– Сабака малай, ә? Өр-яңа машинаны урлап чыгып киткән булып чыга түгелме соң бу?
– Шулай булып чыга, иптәш лейтенант, – ди кече сержант Абдуллин.
– И, энекәем... Заһид Хатипыч малаемыни әле син? Әйтәм... Әһе-һа-һа! – ди Хикмәтуллин әле генә зәһәр бураннар уйнатып торган тавышына һич көтелмәгән җылылык һәм ягымлылык кертеп. – Кара ничек салган, шельма!.. – дип өсти ул кинәт кенә көлә үк башлап. – Ха-ха-ха! Вәт, шельма, ә! Вәт, юморист, ә? Абдуллин, бар, машинасына утыртып өйләренә кайтарып куй! И-хихи!.. Мин монда протокол яза торам... Ха- ха-ха!
Басып торучыларның берсе исереккә озаклап карап тора.
– Юк ла. Бу яңа прокурор малае түгел. Заһид Хатипычның малае түгел бу. Сез нәрсә, егетләр? Беләм бит мин аның малаен…
– Кем соң бу?
– Бу бөтенләй икенче егет.
– Ә?
– Тегенең малае бит аның пачка, шкаф.
***
– Абдуллин! – ди мәсьәләнең шулай озак чишелүенә инде чыгырыннан чыга башлаган Хикмәтуллин. – Өстерәп чыгар әле шул маңканы кабинасыннан! Нервылар болай да беткән... Кеше итәм мин моны хәзер. Әйттем бит мин сиңа шушы гаепле, дип!..
Сержант рульне кочаклаган исерекне чыгарып, аягына бастырырга маташа. Тегесе күтәргән саен ике аягын бөкләп җиргә егыла тора.
– Стоять! Смирно! Руки по швам! – дип утлар чәчә Хикмәтуллин. – Кайда бу чаклы эчтең, дуңгыз... Абдуллин! Актар кесәләрен! Корал юкмы, корал!.. Наркотик юкмы?.. Болай гына калдырмыйбыз, төрмәгә утыртабыз без моны... Уголовный эш ачтырттырам мин бу маңкага... Чакыр бригаданы!.. Карышамы? Бир мурдасына берне!..
– Аңлашылды... – ди басып торучылардан тагын берсе. – Шул, яңа прокурорның малае бу. Кечесе. Анысын әле кеше бик белми дә... Өч ел хәрби училищеда укыган, әле узган атнада гына эчкән өчен куып чыгарганнар.
– Сез нәрсә? Белгәнегез дә сөйли, белмәгәнегез дә, понимаешь... Абдуллин! – дип кычкырып җибәрә Хикмәтуллин.
– Есть!
– Мин сезне ничек өйрәтәм? Кайда үлчәү, понимаешь? Тормоз юлын тикшер!.. Тәртип урнаштырам мин монда болай булгач!.. Гаепле кешене табам мин монда!..
– Кече малае бу прокурорның, – ди теге кеше.
– Нәрсә?!
– Фәрит исемлесе булып чыкты бу... Эчә торганы…
– Кем әйтә аны? Нәрсә тагын баш катырасыз?
– Әнә, күршеләре килде…
***
Хикмәтуллинның ниндидер бик хәтәр прием кулланыргамы, мурдага сугаргамы дип күтәрелгән кулы кинәт кенә салынып төшә.
– Уф... – ди ул тирләрен сөртеп. – Уянасыңмы син, юкмы син, малай актыгы, ә?.. Кем син, чучка танау? Кем малае син, канса да канис?.. Абдуллин!
– Есть!
– Бар, машинасы белән тиз генә өйләренә илтеп әтисенә тапшыр! Берәрсе тагын ялгыш китереп бәрмәсен, шушы сарык кебек…
– Киттем!
– Миңа нишләргә соң, командир? – диде «шестерка» хуҗасы.
– Мә, документларыңны ал да тай, – диде Хикмәтуллин.
– Бәргән өчен кем түли?
– Бик түлисең килсә, түләтербез дә... Аңладың бит инде кемнең гаепле икәнен... Көпә-көндез прокурор машинасын бәрдереп йөрисең. Оят кирәк, понимаешь.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА