Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама

Табигать даруханәсе

Шешне киметә торган үсемлекләр – наратбаш, каз үләне, гөлҗимеш, каен. Кычыткан һәм көтүче сумкасы төнәтмәләре кан туктату үзлегенә ия. Бака яфрагы, бөтнек, артыш, ромашка, суган, сарымсак, тырнак гөл йогышсызландыра. Чукмарбаш (василек), тукранбаш, йокы үләне (сон-трава) авыртуны баса. Бөҗәк тешләгән яки чаккан урынга петрушка согы сөртсәң, шеш кайта. Кура җиләге, кара карлыган, шалфей, сарут температураны төшерә.

 

Сарымсаклы җиләк

Умырткалык, кул һәм аяк буыннары сызлап интектергәндә, аларга утырган тоздан котылу юлы бар. 500 г мүк җиләге һәм 200 г чистартылган сарымсакны иттарткычтан чыгарып кушалар, бүлмә температурасында бер тәүлек тотканнан соң, 1 кг бал өстиләр, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 15 минут кала, 1әр чәй кашыгы кабалар.

 

Холестеринны киметү

Кандагы “начар” холестерин микъдарын киметү өчен, даруханәдән сатып алынган 20 процентлы прополис төнәтмәсенә шулкадәр үк дүләнә төнәтмәсен кушалар да, көненә 2-3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 20-30ар тамчы тамызып эчәләр. Яки 300 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 3 лимон согын сыгып кушалар да, суыткычта саклыйлар: көненә 1 тапкыр, ашаганнан соң, 1 чәй кашыгы кушылманы 1 стакан кайнаган суга салып эчәләр.

 

Тынычландыргыч чәй

Йокысызлыктан интеккәндә, 1әр чәй кашыгы бөтнек, кондыз үләне яки өчьяфрак (вахта), колмак яфракларын һәм мәче борчагы тамырын кушып, 2 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, марля аша сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

 

Күз арыганда

Иртән чиста савытка сыек кына ромашка төнәтмәсе яки кайнаган чиста су салалар да (җылылыгы тән температурасыннан артмаска тиеш), күзләр ачык килеш битне суга батыралар, берничә секунд буе күзләрне кыскалап алалар.

 

Бөерләрне чистарту

1әр аш кашыгы гөлбадран чәчәге һәм наратбаш үләне, 2 шәр аш кашыгы нарат җиләге яфрагы, кылыч үлән (аир) һәм сарут тамырларын кушып, 200 мл суда 5 минут пешерәләр, сөзәләр, иртән һәм кичен 1әр стакан эчәләр.

 

Кетчуп

2,5 кг помидор, 250 шәр г суган һәм яшел алма, 1 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарып, кайнатырга куялар. 250 г шикәр, 1 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы төелгән кара борыч кушып, 2 сәгать кайнаталар. Аннары 1 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салып, яхшылап болгаталар да, стериль банкаларга бүлеп, тимер капкач белән каплыйлар. Бу күләмнән яртышар литрлы 4 банка чыга.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру