Журнал «Безнең мирас»

Күзгә дә ярдәм кирәк

Җир йөзендә 2,2 миллиард чамасы кеше күз авыруларыннан интегә. Россиядә исә ел саен 16 миллион күз авыруы теркәлә. Татарстанда да саннар мактанырлык түгел. Бүген республикада күз авырулы 400 мең чамасы кеше бар. Шуларның өчтән бере диярлек – балалар.

 

15 МИНУТЛЫК ОПЕРАЦИЯ

 

Табиблар әйтүенчә, бүген республика халкы нигездә биш төрле күз авыруыннан интегә. Глаукома арада иң җитдие санала. Инвалидлыкка китергән чирләр арасында да ул беренче урында тора. Макуляр дегенерация (күзнең арткы челтәр катлавы бозылу), күз нервы зәгыйфьләнү очраклары да еш күзәтелә. Шикәр чире вакытында күзәтелә торган күз авыруы (диабетик ретинопатия), катаракта, ерактан яки якыннан начар күрүчеләр дә шактый.

Күзгә зыян килеп, тиз арада ашыгыч ярдәм кирәк булса, кеше шундук чарасын күрә, табибка күренә. Ә менә күз авырулары очрагында хәлләр мактанырлык түгел. Табибка соңга калып күренүчеләр шактый. Авыруларның күбесе башта үзен берничек тә сиздерми. Шул ук глаукома, мәсәлән, акрынлап кына, бернинди билгеләрсез азып ятарга мөмкин. Күзнең челтәр катлавы авырулары да мәкерле. Бу чирләрне вакытында ачыклау өчен, вакытында диспансеризация, профилактик тикшеренү узарга кирәк.

Катаракта да үзен соң чиккә җиткәндә генә сиздерә торган мәкерле чирләр рәтендә. Татарстанда күзгә ясалган операцияләрнең күпчелеге нәкъ менә шушы чиргә туры килә. Республика клиник офтальмология хастаханәсендә генә дә ел саен катарактага 30 меңләп операция ясала. Офтальмология – медицинаның бик зур тизлектә үсә торган тармагы. Замана технологияләре шул ук катарактага ясала торган операцияләрне дә күп дигәндә 15 минут эчендә ясарга мөмкинлек бирә. Ул бернинди авыртусыз уза, аннан соң кеше тиз арада тернәкләнә. Ике-өч көннән инде гадәти тормышына әйләнеп кайта ала. Күзнең челтәр катлавына да операцияләр күп ясала. Ул күзнең тирәнрәк катлауларына кагыла. Шуңа күрә тернәкләнү дә озаккарак сузыла.

 

КҮЗ КҮРҮЕ НИК НАЧАРЛАНА?

 

Соңгы арада күз авырулары яшәргән. Нигездә өлкәннәр чире саналган глаукома соңгы арада 30-40 яшьлекләр арасында да очрый башлаган. Җәй көне кызынганда күздә, һичшиксез, кояштан саклый торган күзлек, башта башлык булырга тиеш. Кояш нурлары күз алмасына зыян сала, хрусталикның иртә картаюына китерә. Гаджетларның күзгә китергән зыянын әйтеп торасы да юк. Соңгы арада шикәр чире, гипертония очраклары арту хәлне тагын да мөшкелләндерә, бу чирләр шулай ук күзгә бәрә. Өлкәннәрнең генә түгел, балаларның күзләре дә даими тикшерүгә мохтаҗ. Соңгы елларда 4–5 яшьлек балалар арасында да күз авырулары ачыклана башлаган. Белгечләр бу күренешнең төп сәбәбен заман чиренә әверелеп барган смартфон, гаджетларга бәйлелектә күрә. 7–8 яшькә кадәрге балалар монитор яктылыгын авыр кабул итә, шуңа күрә балаларга гаджетларны 20 минуттан да артыграк каратмаска кирәк.

 

КҮЗ СӘЛАМӘТ БУЛСЫН!

 

Вак рәсем, текстка текәлеп утырганда, күзләр бик нык арый. Шул сәбәпле еш кына кешенең күрүе дә начарлана. Шуңа күрә озак вакыт телефонга текәлеп, нидер карап, укып утырудан тыелырга кирәк. Балаларга да төрле мультфильм, кино, роликларны зур экраннан күрсәтсәң, яхшырак булачак.

Ноутбук яки компьютер экраны ким дигәндә 50–60 см, телевизор исә 2–3 метр ераклыкта булырга тиеш.

Күзләрне ял иттереп алу да мөһим. 40–45 минут компьютерда эшләгәч, 10–15 минут күзгә гимнастика ясау файдалы. Моның өчен аска-өскә, сулга-уңга карарга, күзне түгәрәк буйлап әйләндерергә кирәк. Тагын бер ысул: тәрәзә янына килеп басып, карандаш белән бер нокта төртү, еракка карап алгач, карашны кабат шул төрткегә юнәлтү. Аннары кабат еракка карарга кирәк. Берничә тапкыр шулай эшләү күз мускулларындагы киеренкелекне бетерә.

Йокы режимы бозылу күз нервына тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә йокы туйганчы йокларга тырышу зарур.

А, Е, С витаминнарына бай ризыклар (кишер, кара җиләк, брокколи, шпинат, җиләкҗимешләр, балык, фасоль һ.б.) ашау яхшы.

Елга бер тапкыр булса да күз табибына күренеп кайту да зыян итмәс.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру