Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь-язучылар шәҗәрәсе

🏷 Admin

 

 

Разил ВӘЛИЕВ

(1947-2023)

 

БӨЕКЛЕК

Туган чакта – бөтенебез тигез.

Ә үлгәндә? – Белмим ул ягын.

Һәрбер аксак нигә Байрон түгел,

Һәр саңгырау – түгел Бетховен?

 

Һәр акыллы нигә бөек түгел,

Һәрбер батыр – түгел Газинур?

Һәр авыру Тукай булса әгәр –

Бер минутта мең том язылыр!

 

Һәр кешедә баш бар, кул, йөрәк бар,

Бөек фикер килә һәркемгә…

Ләкин аны күпләр таный алмый,

Таныганнар кыймый әйтергә.

 

Фикер җирдә шәрә килеш йөри –

Яңа туган сабый баладай.

«Асрамага бала бирәм», – диеп

Чыгаралар аны базарга.

 

Каксалар да, суксалар да күп чак…

Бөтен кеше аңа бик якын.

Итекче карт Вәли аңлый аны,

Ишетә аны саңгырау Бетховен.

 

Ашаталар, сөеп үстерәләр,

Кидерәләр тыйнак киемгә…

Ул дөньяга чыга. Килеп керә

Бәхет булып һәркем өенә.

 

Намуссызлар өчен намус була,

Өметсезләр өчен – ак өмет.

Җан өләшә җаны үлгәннәргә,

Ул терелтә тик бер кагылып.

 

Урамнарда йөри ятим фикер,

«Асрамага, – диеп, – кем алыр?»

...Һәрбер сукыр нигә Гомер түгел,

Батыр түгел һәрбер Газинур?!

 

Разил Вәлиев, Хәйдәр Гайнетдинов, Зөлфәт Хәким, Рафис Сәлимҗанов…

Һәммәсе дә бер шәҗәрәдән дисәм, ышанмаучылар да булыр, мөгаен. Бер нәсел-нәсәптән шулкадәр шагыйрь-язучы чыгамыни, диярләр. Чыга икән шул.

Түбән Кама районындагы Шәңгәлче авылында гомер сөргән Йосыф бабайның нәселен дәвам итүчеләр алар.

Шагыйрь Кол Галинең мәшһүр кыйссасының төп герое исемен йөрткән Йосыфның балалары дистәдән артып киткән. Исән үскәннәре Зәйнулла, Хәбибулла, Хәмит, Сәгыйть, Габдулла исемле булган.

Зәйнулла дигәне Зөлфәт Хәкимнең дәү бабасы була. Аның улы Хәкимханнан килә Зөлфәтнең фамилиясе. Хәкимханның уллары Заһит һәм Зөфәр исемле. Зөфәрнең Зөлфәт һәм Исфира исемле балалары бар. Зөлфәте шул җырчы да, драматург та, язучы да булган Зөлфәт Хәким була да инде. Исфирасы җырчы Рафаэль Сәхабиевнең энесе Равилдә кияүдә. Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтик: Рафаэль Сәхабиев шулай ук Шәңгәлче авылында туып-үскән. Бабасы Сәхабетдин исемле. Шуннан Сәхабиев фамилиясе килә. Сүзебез Йосыф бабай шәҗәрәсе турында иде. Аның Хәбибулла исемле улының Туйчы исемле малае була. Туйчының Бибиҗамал исемле кызы Дүртмунча авылындагы Гайнетдин Зәйнулла улы белән тормыш кора. Бу никахтан Гайфетдин исемле малай туа. Гайфетдин исә җырчы Илһам Шакировның апасы Гыйльмисафага өйләнә. Бу гаиләдә 1952 елның 27 ноябрендә булачак шагыйрь Хәйдәр дөньяга килә. Ул 2000 елның 24 июнендә, фаҗигагә уралып, арабыздан китте.

Йосыф бабайның Хәмит исемле улы да булган дигән идек. Аның да гомере Шәңгәлчедә үтә. Хәмит бабай хатыны үлгәндә 60 яшендә була. Ул 17 яшьлек кызны хатынлыкка ала. Болары сүз уңаеннан гына. Аның Гөлфания исемле төпчек кызының кызы Гайшә – язучы Рафис Сәлимҗановның анасы.

Татарстан халык депутаты, озак еллар республикабызның Милли китапханәсе директоры булып эшләгән шагыйрь Разил Вәлиев Ташлыкта туган. Әтисе ягыннан бөтен нәселе Ташлыкныкылар.

Әнисе, әнисенең әнисе ягыннан караганда, Разил Вәлиев шәҗәрәсе без телгә алган Шәнгәлченең Йосыф бабай нәселеннән килә. Зөлфәт Хәкимнең дәү бабасы Зәйнулланың Хәбибә исемле кызы (1888 елгы) Ташлык авылының Нуретдин Хөснетдин улына кияүгә чыга. Аларның бер кызы Таһирә исемле була. Менә шул Таһирә Кадермәтнекеләрдән Исмәгыйль исемле кешегә кияүгә чыга. Шушы гаиләдә 1947 елның 4 гыйнварында Разил туа.

 

«Сезнең иҗат зуррак бәһаләргә дә лаек…»

(Хәйдәр Гайнетдиновның Аяз Гыйләҗевкә язган хатыннан)

 

 

Хәйдәр ГАЙНЕТДИНОВ

(1952-2000)

«...Әлбәттә, Сезнең иҗат зуррак бәһаләргә дә лаек. Әлеге хакыйкатьне түбәндә йөрүчеләр дә, югарыда утыручылар да яхшы белә. Сезнең иҗат киң колачлы. Әсәрләрегездә безнең халык язмышы сурәтләнгән булса да, аларда милли чикләнгәнлек юк. Сезнең иҗат башка халыклар өчен бердәй дәрәҗәдә кыйммәт. Әмма аның кыйммәтен иң башлап үзебезнекеләр күрсәтергә теләмәде. Урындыкка тамыр җибәреп утыручылар күкрәгенә тагылган значок белән үзләреннән зуррак язучыларны каплап тоттылар. Кызык бит – бер значок әллә нинди талантларыңны да күләгәдә тотарга җитә икән! Язучы талантына тиешле бәһане вакытында бирмәү ул язучыга гына зыян ясамый, аңа ияреп килүчеләрне дә сүндерә, күңелдә оешкан зарядны юк-барга исраф итәргә этерә».

1987

 

 

Зөлфәт ХӘКИМ

АФОРИЗМНАР

 

Яшәү мәгънәсе – яшәү мәгънәсен эзләү.

***

«Милләтне коткаручылар»дан кайвакыт милләтне коткарырга кирәк.

***

Бер-бер тавыш ишетелсә, як-ягыңа карарга ашыкма. Иң элек колак сал – синең үзеңнән килмиме икән ул аваз?

***

Үз-үзенә чиксез нык ышанучан эгоист: «Колагым кычытканга күрә, яңгыр явачак», – ди. Ул беркайчан да: «Яңгыр явасы булганга, колагым кычыта», – димәс.

***

Безне өмет яшәтә. Ә өмет өзелгән чакта нәрсә яшәтә? «Әле өмет кабыныр...» дигән өмет, ахрысы.

***

Сиңа матур дисәләр, димәк, син матур. Син ямьсез дисәләр, димәк, син бик матур.

***

Затлы әйбер, тутыкса да, кыйммәт була. Затлы кеше, картайса да, әйбәт була.

***

Ике мескен очрашса, һәрвакыт өченче мескенне мыскыл итеп сөйләшерләр.

***

Кайберәүләр шуның кадәр күп сөйләп, бер сүз дә әйтә алмый китәләр.

***

Музейдагы чүлмәк кисәкләре кайвакыт минем бәрәңге бакчасында да килеп чыга.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру