Ватан сулышы
Ирек Нуретдинов – Ульяновск өлкәсе сынлы сәнгате мирасын формалаштыруга, өлкәнең иң яхшы сәнгати традицияләрен, бу яктан мәшһүр иҗатчылар Аркадий Пластов, Дмитрий Архангельский традицияләрен саклауга, аларны үстерүгә дә 30 елдан артык зур тырышлык куйган сәләтле рәссамыбыз. Ул шушы өлкә җитәкчелеге, РФ Мәдәният министрлыгы һәм өлкәнең Мәдәният һәм мәдәни сәясәт министрлыгы тарафыннан грамоталар, бүләкләр белән зурланган. Милләттәшебез – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, А.А.Пластов исемендәге Халыкара премия лауреаты да.
Аның әсәрләре илнең дәүләт музейларында, шул исәптән Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музее, Түбән Кама музей-комплексы, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы коллекцияләрендә, Канада, Италия, АКШ, Польша, Австралия, Казахстан, Беларусь, Германия, Монголия, Кытай, Япония дәүләтләрендәге шәхси коллекцияләрдә дә саклана.
БӘЯЛӘМӘЛӘР УҢАЙ ФИКЕРЛӘРДӘН ТУКЫЛГАН
Талантлы рәссамыбыз белән әңгәмәбезне тәкъдим иткәнче, аңа тапшырылган бер хат-бәяләмәгә тукталасы килә. Ирек Нуретдинов әсәрләренә карата бәяләмәләр бихисап һәм аларның барысы да уңай фикерләрдән тукылган. Мондый уңай бәяләмәләрнең берсе – Нассан ханым Назари юллаган озын хаттыр. Анда мондый җөмләләр бар:
«Бүген, шәхсән таныш булмасак та, кемнәргә рәхмәт әйтергә кирәклеләрнең исемлеген төзедем, алар арасында рәссам Нуретдинов та бар. Миннән еш кына: «Ватаннан читтә яшәү ничек соң?» – дип сорыйлар. Бу нисбәттән, күпләр «миңа бик моңсу» дигән җавапны ишетермен дип уйлый. «Юк, сагынмыйм», – дисәң дә дөрес булмас... Шуңа күрә: «Бар да яхшы, ә сезнең хәлләр ничек?» – дияргә гадәтләндем.
Салкын иртә. Прислониха.
Мохит магнетизмы – ул үзең белмәгән җирләргә тартылуда, шул җирләрдә тумасаң да, ни өчен күңел нәкъ шунда тартыла соң дип, аның чыганагын дулкынланып эзлисең, шул якларга ашкынасың... Мин дә моннан берничә ел элек Босфор ярларына кадәр барып җиттем. Истанбулдагы яңгыр астында күңел түрендә кинәт кенә башка көй яңгырады, җылы һәм тын көй. Беркая чабарга да, ашыгырга да кирәкми: мин килеп җиттем, өемә кайттым. Һәм Истанбул да, әйтерсең, шулай ук тынычланып калды. Беренче очрашудан соң ул миңа һәрчак үзе хакында белдертеп, якты ут яктыртып торды, борчылды да кебек. Ә бу юлы җиңел сулыш алып: «Ниһаять, шөкер, табылдың. Биредә гомер ит!» – диде. Авырлыклар булса да, бар да рәтләнде. Ә менә туган туфрак магнитизмы – ул хакимлек һәм авторитарлык фалы да икән шул әле. Ул үзенә берсүзсез буйсындыра, ана карынын янә яңартып булмаган төсле, аның асылын да яңадан булдырып та, аны башка җирдән табып та булмый. Карабодай, кара ипекәй, кипкән балыкны китертеп була, һаваны да контейнерларга тутырырга өйрәнделәр инде, әйе. Әмма боларның барысын да тулы бер картина итеп җыю – мөмкин түгел. Туган туфракның тәэсирле чакыруы көтмәгәндә туа, нәрсә эшләргә кирәклеге дә мәгълүм – туган якка кайтып, туган туфракка йөзең белән капланырга, аның һавасын суларга, төсләр алмашы белән бәйле тамырларны барларга, сөрелгән кара җир исенең асылын тагы да тирәнтен төшенергә кирәк. Туган як магнитизмы ул бит төшләргә дә керә.
Бервакыт, җаным туган җиргә тартылудан күңел төшенкелегенә дучар булгач, интернетта бер көзге пейзаж репродукциясен таптым һәм мольбертны ачып, янәшәгә буяулар тездем дә, уемнан көзге яфракларны кыштырдатып, яңгырлар, беренче карлар сеңгән туфракны кочып, буяуларның һәр япмасы белән шушы әсәрне киндергә үземчә күчердем. Пейзаж үзеннән-үзе табылды. Рәссамның исеме мөһим түгел иде, мин бу картинамны үземчә итеп, елый-елый, яздым.
Апрельнең җылы көне. Прислониха.
Иртән әлеге пейзажның рәссам Ирек Нуретдиновныкы икәнен исемә төшердем. Шул көннән алып Ирек әфәнденең әсәрләре, туган җирне якыннан тою өчен бер сәбәп буларак, тормышым юлдашларына һәм рухи үткәргечләргә әйләнде. Аның пейзажлары – табигатьнең үзе. Рәссам экстремаль стихияне сайламый, аның пейзажлары – гадәти, таныш, алар, су яисә ипекәй тәме кебек үк, бик тә мөһим бер база. Ирек абый мохит энергиясен чамалап ала да аны тулаем, бар яктылыгы, һавасы, исе, табигый төсләр пульсы белән берлектә киндергә күчерә. Рәссамның җыелмасы да тыйнак, эпик түгел, җиңел кабул ителүчән: күк, офык, агачлар, юллар, җир, елга, кайчак йортлар да. Ул боларның барсын ел фасыллары буенча, төрле күзаллаулар аша ача. Рәссам шушы энергиянең җәлеп итү көчен, көен кыю һәм нәфис итеп сурәтли, аңа үз киндерләрендә яшәргә һәм абсолют тере вибрацияләр таратырга мөмкинлек тудыра, ә аларны үз йортларын башка табигать контекстларында төзегән һәм шушы сынлы сәнгатьне күрү бәхетеннән тын калган кешеләрнең ерак антенналары бик теләп кабул итә. Һәм мин дә шундый бәхетлеләрнең берсе. Ирек әфәнденең пейзажлары – шифа, ярдәм, шатлык. Шушыларның барысы өчен дә рәссамга ихлас рәхмәтемне юллыйм».
«РӘССАМ ЯХШЫ КАРТИНАЛАР ГЫНА ИҖАТ ИТӘРГӘ ТИЕШ»
– Ирек Харисович, исәнмесез! Сез инде нинди һөнәр сайларга дип азапланмаучылардан. «Гел рәсем ясауда гына булдым, балачагым бик яхшы үтте», – дисез…
– Исәнмесез! Нәкъ шулай. Әтием тумышы белән Чүпрәле районыннан иде. 1920 елгы. Сугыш башлангач та алгы сызыкка киткән. 1941 елда аяклары утка эләгеп, яралангач, янгач, тылга озатканнар. Ул әниебез Зәйтүнә белән гаилә корган, ләкин алар, ачлыкка түзә алмыйча, 1946 елда Урал якларына чыгып киткән. Әниебез биш бала тапкан, әмма шулардан өчебез генә үсеп җиттек.
Кышкы шәүләләр.
Мин 1953 елда Пермь краеның Кизил шәһәрендә туганмын. Әти баштарак шахтёр булып эшләгән, әмма зәгыйфь үпкәләренә тузан утырып, сәламәтлеге тагы да начарлангач, бу төр хезмәттән киткән. Ул якты дөньда 72 ел яшәде. Ә менә әниебез 99 яшен тутырып вафат булды, шөкер. Алар дөньяда рәссам һөнәре барлыгын белмиләр дә иде. Ә мин һәрчак рәсем ясадым. Укытучым дәфтәремдәге ахыргы битләргә ясалган рәсемнәремне күрде дә: «Ирек, бу сәләтеңне үстер, рәсем ясавыңны ташлама!» – диде. Мәктәптә стена газеталарын чыгарыштым, район, төбәк рәсем бәйгеләрендә җиңдем. Ә беркөнне миңа: «Нуретдинов үпкәләмәсен, аны бу конкурста катнаштырмыйбыз, югыйсә, башка укучылар Ирекне уза алмый», – дигән карарны җиткерделәр. Үпкәләмәдем. Гомумән, мәктәп укытучыларының барысы да миңа карата бик яхшы мөнәсәбәттә булды. Шулай килеп чыкты, алар аттестат алыр өчен бирелергә тиеш имтиханнарны да тапшыртып тормадылар, чөнки мин нәкъ шул көннәрдә балыкчы абыйларга ияреп китеп, еракта балык тотуда булдым. Ул чорда әти-әниләр балаларын кулларыннан җитәкләп һәркая үзләре өстерәп йөрми иде. «Әни, шунда барып кайтам әле...» – ди идек тә, вәссәлам. Балык тотып өч көн үтте. Кайтсам, әни: «Улым, имтиханнарың узып киткән бит...» – диде. Бераздан: «Мәктәп директорыннан инде билгеләр тезелгән аттестатыңны алдым», – дип өстәде. Бар фәннәрдән дә диярлек «өчле» куелса да, барыбер куандым. Бу 1970 ел иде. Шулай да беренчел теләгем тормышка ашмады. Пермь сынлы сәнгать училищесына керергә насыйп булмады. Башта һөнәри-техник белем училищесына кереп, электрик һөнәренә укыдым. 1973- 1975 елларда армиядә хезмәт итеп, рәссам-бизәүче булдым, ә 1976 елда барыбер Чуваш педагогика дәүләт институтының сынлы сәнгать-графика факультетына укырга кердем…
Көз. Карсун.
– Ульяновск якларын кайчан үз иттегез?
– Башта 1976-1986 елларда Түбән Кама шина җитештерү берләшмәсенең баш рәссамы булып эшләдем әле. Аннары Ундоры авылында урнашкан шифаханәгә рәссам-бизәүче итеп эшкә чакырдылар, гаиләм белән шул якларга күчендем һәм өлкәдәге бар төр күргәзмәләрдә актив катнаша башладым, Сан-Манчерелода үтүче «Яз һәм сәнгать» халыкара симпозиумына, Гжицск каласында оештырылган Халыкара күргәзмәгә дә бардым... Бүгенге көндә Прислониха авылындагы зур остаханәмдә иҗат итәм. Сәнгать белгечләре исә: «Сез инде бу авылны, өлкә табигатен Аркадий Пластовтан да кимрәк ясамыйсыз!» – диләр.
– Ирек Харисович, хәзер рәссамнар арасында мәрхәмәтлек акцияләре уздыру популярлашты. Сез дә аларга кушыласыздыр?
– Әйе. Мин дә, башка рәссамнар белән берлектә, мәрхәмәтлек акцияләре оештырылуга теләктәш. Картиналарымны Карсун туган якны өйрәнү музеена, Карсун сынлы сәнгать мәктәбенә, Ульяновск сугыш ветераннары госпиталенә, «Языковлар утары» музей комплексына, «Причал надежды» приютына, Ульяновскиның 82нче урта мәктәбенә, балалар йортларына да бүләк иттем инде һәм яңарак кына тагы ике әсәрем «Арт-Донбасс» Донецк сынлы сәнгать музеена юлланды.
Кар төште.
– Сәхифә битегез буенча шундый нәтиҗәгә килдем: кеше сурәтләре ясавыгызны туктаткансыз икән бит…
– Моңа кадәр күп портретлар яздым. Алар альбомнарда, «Себер төбәгенең данлыклы кешеләре», «XXI гасыр рәссамнары» энциклопедияләрендә нәшер ителде. Заманында «Сембер-Ульяновск төбәгенең данлыклы шәхесләре» портретлар галереясын да тулыландырдым. Ә менә моннан берничә ел элек, җитди чирләп китеп хастаханәгә эләккәч, җәмәгатем Нурия миңа Коръән китабын алып килде. Мин аны игътибар белән укып чыктым, динебез белән бәйле башка күп мәгълүматларны барладым. Шул көннәрдән соң инде бер портрет та язмыйм. Пейзажлар гына иҗат итәм. Тик әле дә ил осталарының иҗат эшләре белән танышып, аларның портретларына бәяләмәләр бирергә туры килә, чөнки Ульяновск өлкәсендә һәр ел саен «Пластов көзе» халыкара ассамблеясы ачыла. Мин – Ассамблея тарафыннан тапшырылучы А.А.Пластов исемендәге Халыкара премия буенча эскпертлар советы әгъзасы. Моннан тыш, «Прислониха – рәссам А.Пластов ватаны» халыкара пленэрының, Карсунда узучы яшь рәссамнарның «А.Пластов җире» Бөтенроссия пленэрының алыштыргысыз җитәкчесе дә. Бу чаралар алдыннан һәр ел саен яңа тема, концепция сайлана. Соңрак пленэр кысаларында иҗат ителгән картиналарның иң сыйфатлылары Ульяновск өлкәсенең сынлы сәнгать музеен тулыландыра.
– Өлкәдәге Татар милли автономиясе башкарма комитеты әгъзасы буларак нинди чараларда катнашасыз?
– Биредә үтүче бар милли мәдәни чараларда да бик теләп катнашам. Һәр ел саен төрле яшьтәге балалар өчен Тукай иҗатына багышланган өлкә рәсем бәйгесен оештырабыз, бәйгенең жюри рәисе вазифасын да үтим.
Гаиләбездә дә һәрчак милли рух өстенлек итә, кызларым рәссам һөнәрен сайламады, шулай да оныкларымның берсе Казанда укыды, дизайнер булып эшли. Нуриям дә Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алды. Хәзер мәчеттә дин сабакларын бирә. Биредәге татарларга, нигездә, үз күргәзмәләрем буенча мәгълүммен. Татарстан рәссамнары белән элемтәләрем нык, аларның шактые Ассамблея пленэрларына килә. Үзем дә Биләрдәге «Сәләт» Халыкара яшьләр форумнарына барып, осталык дәресләрен, хисап күргәзмәләрен үткәрдем.
– Күп күргәзмәләрдә катнашылгандыр?
– Әйе. Әсәрләрем белән 77 бөтенсоюз, халыкара, бөтенроссия, республика, төбәк күмәк күргәзмәләрендә, 150дән артык өлкә күмәк күргәзмәләрендә катнаштым. 100дән артык шәхси күргәзмәмне ачарга насыйп булды.
– Сез – виртуоз рәссам-импрессионистларның берсе! Пленэрларга килүче яшьләргә, үз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәшләр бирәсез?
– Осталык дәресләрен, чыннан да, еш үткәрәм, алар Ульяновск, Карсун балалар сынлы сәнгать мәктәпләрендә дә уза, «Киселёвские зори» пленэрына да чакыралар. Яшүсмерләргә рәссам яхшы картиналар гына иҗат итәргә тиеш, ә бу – авыр бурыч, дим. Әгәр дә рәссамның иҗатында нидер барып чыкмаса, аны битәрләргә кирәкми. Яхшы картинаның нәрсә икәнен төгәл билгеләмә кысаларына кертеп тә булмый аны, гомумән, сыйфат категорияләрен тиешенчә формалаштыру авыр. Әгәр дә реаль мотивны бар тон, колорит, мохит мәле берлегендә тапшыра алсаң, бу инде чын эстетик кыйммәткә җитү булачак. Пейзажист өчен кызыклы мотив таба белү бик мөһим. Иҗатчы Җир белән Күк арасындагы чиксез сандагы градацияләрнең, үзгәрешләрнең, берсеннән-берсе ямьлерәк булуын аңласа да, кайчак үтә дә яшел төсләр дә аның күңеленә тияргә мөмкин, тональ камиллекне тиз арада таба алмавы да чын борчуга сала ала аны... Бу очракларда инде фантазия көче өстәлә, үзгә техника, башка төрлерәк сюжетны уйлап табу, модель матурлыгы белән генә бәйле җиңел уңыш белән ләззәтләнергә ашкынмаучы җитди иҗатчы ул һәрвакыт күп уйлана. Тон, яктылык һәм шәүлә чикләре, композиция, сәнгати камиллек белән бәйле мәсьәләләр – боларның барысы да аның алдына килеп баса, төп чишелешне дә табарга кирәк була... Рәссам кайчак үзен төрле сәнгати акцентлар артына яшерә, ә башка бер очракта, киресенчә, үзе турында активрак бәян итә һәм үз ихтыяр көчен дә искәртә. Ләкин, ничек кенә булмасын, сәнгати сыйфат турында кайгыртылмаса, картина үз-үзен югалта. Рәссам хәтта Ай яктысында да яза белергә тиеш. Үземнең дә төнлә язылган пейзажларым бар. Музыкантлар үз музыка кораллары кылларын, клавишаларын яттан белгән кебек, иҗатчыга да кичке эңгер-меңгердә, Ай яктысында кирәкле буяуларны дөрес куллану авыр түгел. Кирәксә, ул кар яисә яңгыр яуганда да этюдлар ясый. Бары шул сәгатьтә генә табигатьнең кабатланмас мәлен, болытлар агышын, агачлар халәтен, күкнең йөзләрчә төсмерләргә керүен бик дөрес тоемлап була. Бу киңәшем дә – үз практикамнан.
– Күпъеллык иҗатыгыз уңышын нинди аңлатма-нәтиҗә белән төшендерерсез?
– Мин картина яза башлар алдыннан һәрвакыт Бөек Аллаһы Тәгаләбезгә ихлас мөрәҗәгать итеп, дога кылам. Уңышлы иҗатым Ул бүләк иткән сәләтем аркасында гына булуын бик яхшы аңлыйм. Безнең йортта һәрчак догалар яңгырап тора. Аннары мин мәрхәмәтлек белән бәйле чараларда теләп катнашам. Газиз әнием дә: «Улым, һәрчак мәрхәмәтлек кыл», – дия торган иде. Мәктәп балаларының кечкенәдән үк сынлы сәнгатьне яратып үсүләрен телим, шуңа күрә балаларны тәрбияләүче оешмаларга үз картиналарымны бүләк итәм. Бу гамәлләрем дә иҗатымның уңышлы дәвам итүенә бер сәбәптер, минемчә.
Иҗат иткәндә рәссам тарафыннан сайлап алынган табигать күренешенең матур булуы үтә мөһим дә түгел инде ул, әмма бу күренешне киндергә ничек бар, шулай күчереп куярга да кирәкми. Рәссам образлар уйлап чыгара белергә тиеш, ә ул образлар инсаннар күңелендә куаныч, сагыш яисә моңсулык хисләрен тудыра алырлык булырга да тиешләр.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА