Журнал «Безнең мирас»

Без бит авыл малае

 

Илнар Низамиевка якташлары «Теләче районы алдындагы казанышлары өчен» медале һәм ат бүләк итте. /Фотолар – karievteatr.ru

 

Танылган актер Илнар Низамиев зур юбилеен премьера белән билгеләп үтте.

Г.Кариев театрының бу иҗат фасылында тәүге премьерасы берьюлы ике истәлекле көнгә багышланды – аның берсе олуг драматургыбыз Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы булса, тагын берсе шушы театрның әйдәп баручы артисты Илнар Низамиевның 50 яшьлеге.

Кино афишаларыннан төшкән төсле чибәр, кәттә кыяфәтле Илнарга карыйсың да, «Без бит авыл малае» спектакле (12+) герое җир кешесе Иртуганга бер дә охшамаган кебек ул. Әмма бу беренче карашка гына шулай.

Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев дигәндә, беренче итеп аның Чаллы Татар дәүләт драма театрында режиссер Ренат Әюпов куйган спектакльдә Йосыф образы хәтергә килә. Шул спектакльне караганнан бирле Йосыф нәкъ Илнар Низамиев кыяфәтендә булырга тиеш кебек. Аннары Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Ренат әфәнде Галимҗан Ибраһимов әсәре буенча куйган тамашада Алмачуар роле искә төшә. Аксөякләрдәй затлы Илнарга теләсә нинди роль килешмәс иде. Ул ханнар, патшаларны уйнар өчен яратылган. Шуңа күрә Илнарыбызның Туфан аганың татар авылы өчен борчылып иҗат иткән Иртуган ролен уйныйсын белгәч, бераз аптырап куючылар да булгандыр. Әмма рухы белән Туфан Миңнуллин әсәре Илнар Низамиевка туры килә. Илнарның иҗат биографиясенә генә игътибар итү дә җитә. Мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлагач ул рәхәтләнеп Г.Камал театрында иҗат итәргә мөмкин иде. Әмма икенче пландагы рольләр белән канәгатьләнә торганнардан түгел Илнар. Шуңа күрә чакыру алгач, ул Чаллы театрына китеп бара. Казаннан – Чаллыга! Булса соң! Икенче берәү булса башкаладан читтә югалып, тоныкланып калган булыр иде, бәлки. Низамиев исә нәкъ шул театрда үзен, җанына туры килгән рольләрен таба. Режиссер Ренат Әюповның ярдәме белән, әлбәттә.

Туфан ага үзенең әсәрендә 250 кешедән нибары бер гаилә яшәп калган авылга җан өрмәкче булып тырышучы Иртуган Иштугановны тасвирлаган. «Киткәннәрне кире кертмибез, үзебез фермер булабыз, авылыбызны күтәрәбез», дип каты тора ул. Ике улы, ике кызы бар. Әмма олы улы, армиядән кайтса да, йомшаграк холыклы. Иртуган исә улын күрше авылдан кыз урларга котырта. «Хатын-кыз көтүдәге кәҗә сыман, алдан йөри. Аның артыннан исә ир-ат иярә. Хатын-кыз кайда, ир-ат шунда. Авыл егетләре кызлар артыннан шәһәргә китеп бетте. Без исә киленнәр алып кайтып, ир затларыбызны яңадан җиргә тартабыз», – дип хыяллана Иртуган. Актер Илнар Низамиев та – дилбегәне нык тотып үз язмышын үзе хәл итә торган шәхес. Иртуган белән тагын нинди охшашлыгы бармы? Шәһәрдә яшәп, театрда уйнавына карамастан, авылда йорт салуы, буш вакыты булган саен, шунда ашыгуы, туган авылында ун елдан артык һәр ел саен бушлай Сабан туе уздыруы аның җиргә береккән, аягында нык басып торучы чын ир-ат булуын күрсәтмимени?!

Спектакль үзенчәлекле булып чыккан. Ул Туфан ага сурәтләгән авылга охшаган да, охшамаган да. Рәссам Юлия Кораблева актерларны җиңелчә кантри стилендәге костюмнарга киендергән. Туфан аганың татар авылы турындагы әсәре буенча куелган спектакльгә канрти беренче карашка бик килешеп тә бетми кебек. Әмма кыз әсәрне бүгенге көнгә якынайтырга теләгән дигән тәэсир кала. Шулай итеп без 1970-1780 еллар авылын түгел, эклектика килеп кергән, стильләр кисешкән хәзерге чорны күрәбез. Спектакльдә җыр-бию, музыка күп. Тамашачыны спектакль башланганчы ук гармун белән каршы алалар. Музыкаль бизәлештә тагын бер бик кадерле әсәребез чагылып китә, ул да булса Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты. Кыз белән егетнең мәхәббәте тасвирланган лирик күренешне дә матуррак күз алдына китерергә ярдәм итә ул. Кайбер геройларның характерын ачарга булыша. Әйтик, бер хуҗалыклы авылга кызын бирергә теләмәгән усал Мәүлияне музыка аркылы ут белән чагыштыру килешле килеп чыккан. Гомумән, вакыйгалар балетка охшап китә. Сәвия хореография училищесына керергә дип авылдан китмәкче була, гүя балеттагы күккә ашкынучы кош ул. Спектакльдә чәк-чәк, мендәр, бал-май белән килен төшерү күренеше дә «Шүрәле»дәге кода-кодачалар белән туй сәхнәсен хәтерләтә. Иҗатчылар әнә шул рәвешле әсәрне тирәнәйткән, тагын мәгънәләр өстәгән.

 

 

Г.Кариев театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Без бит авыл малае» спектакле (12+) премьерасы булды.

 

Геройларның кәрәзле телефоннан сөйләшүе, самокатта йөрүе вакыйгаларны бүгенге көн белән бәйләсә, чып-чын мотоциклда җилдертүләре исә тамашачыны күңелдә үткәнгә кайтара.

Сәхнә түрендә исә – миләш агачы. Аның җете төсе нык торырга үзендә көч тапкан Иртуганның холкына туры килә. Шул ук вакытта миләш җимешләре – табигатьнең йокыга талыр алдыннан соңгы балкышы да... Миләш тәлгәшләре Иртуганның башындагы түбәтәендә дә чигелгән. Үлеп баручы татар авылының соңгы кешесе булуы әнә шулай баш киемендә чагылыш тапкан. Менә шундый күңелле дә, моңсу да спектакль килеп чыккан.

Спектакльдән соң юбилярны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин тәбрикләде. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова иң изге теләкләрен җиткерде.

Әйтергә кирәк, Илнар татар тормышын истә кала торган рольләре белән баету өстенә, яшь буынны тәрбияләүдә актив катнаша. Сәхнә теле, актерлык осталыгы буенча күнекмәләр бирә. Хатыны күренекле, яраткан артисткабыз Лилия Низамиева белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олы улы Искәндәр – яшь талантлы актер, бүген Г.Камал театрында иҗат итә. Кызлары Айсылу музыкант булырга укый. Төпчек Исмәгыйльләре дә сәхнәдә тәгәрәп, спектакльләрдә катнашып үсте.

Тантаналы кичәдә Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Илнар Низамиевка Конгрессның Рәхмәт хатын тапшырды. Туган ягы Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин «Теләче районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бергә юбилярга ат бүләк итте. Ир канаты ат булыр, ди халык мәкале. Илнарга лаек бүләк булды бу. Аны шаһзадәләр кебек атка атланганын күрәсе килә иде. Илнар Низамиев – тормышта да, сәхнәдә дә шаһзадәләр бөеклегендә торучы шәхес.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру