Журнал «Безнең мирас»

Алтын Урданың операда яңаруы

 

Хәрәзм шаһының кызы Хан Солтан зур дәүләт тоткан илдә үскән, сарай тәрбиясе алган. Чыңгызханга әсир төшкәч, аның олы улы Җүчи хатыны булып китә. Операда төп партияне Зәринә Алтынбаева башкара. /Р.Гали фотолары

 

Казахстанның Абай исемендәге Милли опера һәм балет театрының Казаныбызда «Хан Солтан. Алтын Урда» операсын күрсәтүе тарихта кала торган вакыйга булды. Бер театрдан 250ләп кеше килсен әле! Җырчылар, балет биючеләре, оркестр, сәхнә эшчеләре... 16 тонна декорация үзе генә ни тора!

 

ГАДИ СПЕКТАКЛЬ ГЕНӘ ТҮГЕЛ

 

«Хан Солтан. Алтын Урда» операсы Казанның М.Җәлил исемендәге театры сәхнәсендә башкарылды. Бәйрәм урамнан ук башланды. Ишек алдында кызыл келәм җәелгән, Хан Солтан сурәте төшерелгән баннер урнаштырылган. Теләгән һәркем тарихи мизгелне мәңгеләштерү өчен фотога төшә алды. Икенче катта фойеда исә Казахстан Республикасының истәлекле урыннарын фотокүргәзмәдә тамаша кылырга мөмкин булды.

Гап-гади спектакль түгел, уртак тарихны искә төшерү, элеккеге бердәмлекне торгызуга бер адым иде бу.

 

 

Спектальдә опера һәм балет, хор, симфоник оркестрның ике йөздән артык артисты катнаша.

 

Тамашачыларны һәм кунак театрны ТР премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде. Казахстанның Казандагы консулы Ерлан Исхаков опера Казахстан конституциясенең 30 еллыгы һәм Татарстан Республкасы көненә багышланганын ассызыклады. Абай театрының директоры Айнур Копбасарова Казахстан Республикасы мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева мөрәҗәгатен укып ирештерде.

 

МИЛЛӘТНЕ БЕРЛӘШТЕРҮ

 

Ни өчен опера өчен Хан Солтанны сайлаганнар соң?

Тарихи мәгълүматларга караганда, Хан Солтан – Хәрәзм шаһының кызы. Чыңгызхан Хәрәзмне яулагач, Хан Солтан әбисе Түркән белән әсирлеккә төшә һәм бөек ханның Җүчи исемле улына хатынлыкка бирелә, аларның өч уллары дөньяга килә. Шуларның иң билгелесе – Бәркә хан. «Tatarica» онлайн-энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, Бәркә хан дәверендә Ислам йогынтысы көчәя, мәктәп-мәдрәсәләр ачыла, мәчетләр төзелә, сәүдә һәм һөнәрчелек алга китә, яңа шәһәрләр төзелә, яңа башкалага нигез салына. Бәркә хан Алтын Урданы Монгол империясеннән чыгару юлына баса, чит дәүләтләр белән мөстәкыйль эш итә.

Сүз дә юк, казах кардәшләр Алтын Урданың олы шәхесләрен сәхнәдән зурлап, мөһим эш башкарган. Бу опера – мәдәни чара гына түгел, милли яңарыш символы, буыннар арасында бәйләнешне ныгыту, киләчәк көнне яктырак итү. Ник дигәндә, тарихка никадәр тирәнрәк үтеп керсәк һәм аңа карата ни дәрәҗәдә сакчылрак булсак, киләчәккә ныграк адымнар белән атларбыз. Казахлар исә тамырларны барлап милләтне берләштерү эшен күптән алып бара. Хәтта Алтын Урданың турыдан-туры варисы роленә дәгъва итә. Сүз уңаеннан, Төркестан музыкаль драма театрында Чыңгызханның хатыны Борте турында спектакль инде куелган булган. Аны әлеге театрның директоры булып эшләгәндә шул ук Анур Копбасарова башлап йөргән…

 

КУПШЫЛЫК БУЛМАСА…

 

Ярый, хуш, «Хан Солтан» операсы бөек дала рухына тәңгәл килерлек булып чыкканмы соң? Композитор Хәмит Шәңгалиевнең тәүге операсы бу һәм әллә ни искитәрлек түгел. Ә менә башкаручылар Зәринә Алтынбаева (Хан Солтан), Максат Саматов (Җүчи хан), Гөлзат Даурбаева (Борте), Оксана Давыденко (Түркән) һ.б. искиткеч шәп. Режиссер италияле Давиде Ливерморның эше шаккатмалы. Сценографлар Элеонора Перонетти, Паоло Джеп Кукко, Давиде Ливермор, костюмнар буенча рәссам Айнур Еримбәтова бергәләп соклангыч тамаша иҗат иткән. Сәхнәдә – бөеклек, дан. Видеопроекция белән могъҗизаи манзаралар иҗат иткәннәр.

 

 

Опера спектакленең режиссеры, сценограф, рәссам һәм башкаручылар бергәләп соклангыч тамаша иҗат иткән. Ялтырап торган тимер атларга атланып чыккан ханнарны күреп өнсез калырлык.

 

Шулай да либреттоның йомшаклыгына игътибар итмичә мөмкин түгел. Ягъни андагы конфликтның көчсез булуы күзгә ташлана. Зур акчалар бәрабәренә тудырылган купшылык-байлык булмаса, опера коелып төшәр иде, мөгаен. Ире үлгәннән соң Хан Солтан нәселнең башка дәвамчыларыннан балаларын саклап калыр өчен зур батырлык күрсәткән, имеш. Бөтен конфликт шуннан гыйбарәт. Улы Бәркә хан дәрәҗәсенә ирешкәч Хан Солтан тынычлап бакыйлыкка күчә һәм Җүчи белән мәңгегә кавыша. Хатын-кыз романнарын хәтерләтә түгелме? Аннары, нишләп әле Алтын Урда тарихын хатын-кыз образы аркылы яктыртырга булганнар? Башлап йөрүчесе Айнур ханым булгангамы? Операда Хан Солтан тарихтагы Бәркә ханнан да зуррак роль уйнаган булып күз алдына килә…

Опера казах телендә башкарыла. Сәхнәнең өске ягында русчага тәрҗемәне укырга мөмкин.

***

Безнең М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында да «Алтын Урда» балеты бар. Әмма нинди генә матур булмасын, опера балеттан барыбер тәэсирлерәк. Һәм ни аяныч, балетыбызда Алтын Урданың Аксак Тимер тарафыннан җимерелгән вакытын күрәбез һәм вакыйгалар Норадык Җаникә Вәзир мәхәббәте тирәсендә әйләнә…

Тарихны ничек күрсәтәсең бит. Ирексездән безнең театрның «Сөембикә» операсы да искә төшә. Русчалы-татарчалы либретто, Явыз Иван әсирлегендә Шаһгалигә кияүгә бирелгән мәсхәрәләнгән ханбикә, җәзалап үтерелгән Казан ханлыгы гаскәр башлыгы Кошчак, сәхнәдә аркылы яткырып тасвирланган (ауган) манара белән халыкны киләчәккә әйдәп буламы? Юктыр, мөгаен. Алтын Урданы татарның Атлантидасы дисәк тә, бөек дала рухыннан башлар әйләнерлек итеп сәхнәдә гәүдәләндергәнебез юк бугай әле.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру