-
Музыканың милләте бармы?
Казанда «Татмедиа» бинасында бер-бер артлы Татарстанның мәдәният дөньясына кагылышлы ике матбугат җыелышы булды. Алар Г.Камал һәм К.Тинчурин театрлары коллективлары һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең яңа сезон яңалыкларына багышланды.
29 августа 2025 Комментарий юк«Сөт калыр, ватан китәр»
Ни газизрәк – бу ватанмы? Аһ, туган каумем газиз! Ул мөкәтдәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр! Сөт калыр, ватан китәр! Сөт калыр, ватан китәр!
29 августа 2025 Комментарий юкЛилия Хәмитова: «Халык күңелен моңлы җырлар белән яулыйк»
Август башында эстрада җырчысы, «Татар җыры» фестивальләре лауреаты, «Алтын барс» премиясе иясе Лилия Хәмитовага тормыш ике «5»лене куйды. Ире, җырчы Винарис Ильегетнең юбилейга нинди сюрприз ясавын, берничә ел элек вафат булган әнисенең нинди теләкләрен үтәвен, бертуганнары белән нинди мөнәсәбәттә булуын, кыскасы, нинди планнар белән яшәвен бүгенге әңгәмәдән укып белерсез. Безнең сөйләшүдә Винарис та катнашты.
29 августа 2025 Комментарий юкИдел-Урал халыкларында игенчелек
Бу язмада күтәреләсе тема җәһәтеннән иң яхшы, тирәнтен өйрәнелгән халыклар булып руслар һәм татарлар санала. Бу, әлбәттә, төрле сәбәпләрдән тыш, аларның сан ягыннан башкаларга караганда күбрәк булуы белән дә аңлатыла. Үзгә халыклар азрак өйрәнелгән, аларның авыл хуҗалыгына кагылышлы махсус әдәбият бөтенләй юк. Язмабызда ике төп фәнни хезмәткә таянырбыз: Е.П.Бусыгинның «Урта Идел буе рус халкы. Тарихи-этнографик тикшеренү (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы)» һәм Н.А.Халиковның «Идел буе һәм Урал татарлары хуҗалыгы (XIX гасыр уртасы-XX гасыр башы): татар халкының тарихи-этнографик атласы» китаплары.
28 августа 2025 Комментарий юкМәдрәсәдә – «Бал бәйрәме»
Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәсендә ел саен узучы «Бал бәйрәме» булды. Анда шәкертләр үзләренең умарталыкта эшләү осталыгын күрсәтте.
28 августа 2025 Комментарий юкТуфан чын йөзен ача
Укучыларыбыз инде ныклап игътибар иткәндер: күренекле әдипләребез Туфан Миңнуллин, Илдар Юзеев, Фоат Садриев арасында юктан бар булган бәхәс «Мәдәни җомга»ның 13енче битендә әледән-әле кабынып-сүнеп тора. Бу җәһәттән редакциягә бик күп хатлар килә, шылтыратып сораучылар да байтак: «Шул ялгыш җибәрелгән автографлы ике китап өчен ник бәхәсләшәләр, нигә дуэльгә чакырышалар алар?» – дип борчыла гавам. Хәер, бәхәснең нәкъ менә 13енче биттә баруына, бәхәснең эчтәлегенә бик үк игътибар итеп бетермәүчеләрне әле гавам дип әйтеп булмыйдыр.
28 августа 2025 Комментарий юкӘлфия Миңнуллина-Юнысова: «МИН – ТУФАН КЫЗЫ!»
Әтине мин бөек дип саныйм. Ул танылган язучы, бәхетле драматург, күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат, үзе исән чакта күп кенә премияләр лауреаты булган, бихисап мактаулы исемнәр алган шәхес кенә түгел. Аның бөеклеге әлеге горурланырлык мактаулы исемнәренә генә нигезләнми. Әтинең тормышы, иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге, карашлары, фикерләре беркемне дә битараф калдырмый иде.
28 августа 2025 Комментарий юкТуфан Миңнуллин: БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ
Авылыбызның аскы ягында Күпер ермагы дигән ермак бар. Тирән ермак. Ярлары текә. Яз көне таулардан шуып төшкән кар суы ермакны тутырып ага. Җәй көне ермак кибә. Ләкин бер чоңгыллы урында су җыелып кала. Без шунда чупырдашабыз. Йөзгәндәй итәбез, хәтта биек ярдан шуңа сикерәбез дә. Кайвакытта баш су төбендәге ләмгә (бездә ләмне душкын диләр) кадала. Көлешәбез. Кайберләребез сикергәндә суга корсагы белән төшә. Аңардан мыскыллап көләбез.
27 августа 2025 Комментарий юк«Күзлек» хикмәтләре
Казан мэриясенең «Апуш» татар балалар театр студиясе турында ишетмәгән кеше сирәктер.
27 августа 2025 Комментарий юкДөньяда сүзем калыр (Туфан Миңнуллин)
Туфан Миңнуллин (25.08.1935-02.05.2012)
26 августа 2025 Комментарий юкСулар үргә таба акмый...
Туфан Миңнуллинның газизләре – әтисе һәм әнисе турында истәлекләре.
25 августа 2025 Комментарий юкСәйдәш маршы белән башладык
30 август – республикабызның иң олы бәйрәме – уйларга сала, өметләрне уята торган вакыйга. Моннан төгәл 35 ел элек, Декларация кабул ителгән көннәрдә Татарстан телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты рәисе булып эшләп, бу хакта эфирга хәбәр бирү җаваплылыгын үз йөрәге аша үткәргән җитәкче Илгиз Хәйруллинның (1940-2025) Җәүдәт Дәрзаман тарафыннан язып алынган хатирәләрен укыйбыз.
25 августа 2025 Комментарий юкТуган
Әхтәм Зариповның тууына – 90 ел (Бер пәрдәлек гыйбрәтле пьеса)
23 августа 2025 Комментарий юкМинтимер Шәймиев: «Без – авыл балалары...»
– Мин иң элек аны халкыбызның иң булган, иң лаеклы улларының берсе дип саныйм. 2005 елның ноябрендә, Камал театры сәхнәсендә аның 70 яшьлек юбилей бәйрәме вакытында, республикабызның иң югары бүләген – «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденын тапшырганда, нәкъ шушы сүзләрне үзенә дә әйттем. Мин аны төрле чалымнардан торган бербөтен шәхес дип кабул итәм.
23 августа 2025 Комментарий юкСӘНГАТЬТӘ ДӘ ТӘРТИП КИРӘК
90 еллык тарихка ия Татарстан Рәссамнар берлеге бүген «Россия Рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасының бүлеге булып тора. Төбәк оешмасының эшчәнлеге, киләчәккә планнары һәм истәлекле тарихи вакыйгага әзерлек турында берлек идарәсе рәисе, Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов белән сөйләштек. Ул РФ Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеген 2024 елдан җитәкли.
22 августа 2025 Комментарий юкТатар мифологиясе – үзе бер дөнья
Үз картиналарында риваятьләргә мөрәҗәгать иткән рәссамнар шактый, аларның хезмәтләре күбебезгә кечкенәдән үк таныш. Вакытлар үтү белән татар әкиятләренә дә игътибар артты һәм хәзерге заман рәссамнары милләтебезнең риваятьләренә яңача карап, халкыбыз сәнгатенә тиң алымнар белән иҗат итә башлады. Чирмешән үзәгендә яшәгән, балаларга 20 елдан артык рәсем сәнгате нечкәлекләрен төшендерүче рәссам Фәйзелхак Вилданов та иҗаты белән бу юнәлешкә яңа сулыш бирде. Аның белән татар риваятьләренә бәйле иҗаты, тормыш юлы һәм сәнгать мәктәбендәге хезмәте турында сөйләштек.
21 августа 2025 Комментарий юкФОТО
Казиле мәчетенә 120 ел
Башка фотолар →
Башка видеолар →Аудио
Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры
Башка аудиоязмалар →БЛОГЛАР
Бөтен блоглар →ВИДЕО
-
Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"
-
“Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру
Казан татарларының ризык төрләре (№2)
