«Сез – безнең таянычыбыз!»
Милли җыенда Россиянең 68 төбәге һәм 27 илдән 1 меңгә якын делегат катнашты. Җыен кысаларында VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенроссия татар төбәкчеләре җыены да үткәрелде. /Tatarstan.ru фотолары
Казанда 26-28 августта Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) ике корылтай арасында уздырыла торган «Милләт җыены» булып үтте. Өч көнлек программада илебезнең 68 төбәгеннән, 27 илдән бер меңгә якын делегат катнашты.
Башка җыеннардан аермалы буларак, җыенның ачылыш тантанасыннан соң икенче көнне делегатларны, дүрт төркемгә бүлеп, фикер алышырга тараттылар. Яшь-җилкенчәк – җыенга килгән IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары һәм бу көннәрдә «Идел» лагеренда уздырылучы XXXV Татар яшьләре көннәрендә катнашучы кызлар һәм егетләр – башкаланың Бәшир Рәмиев исемендәге IT-park, VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы делегатлары – Тәтеш районы, татар милли-мәдәни оешмалары җитәкчеләре – Арча районы, туган як тарихын өйрәнүчеләр-төбәкчеләр Биектау районында тәҗрибә уртаклашты, хәл ителми килгән мәсьәләләрне уртага салып сөйләште.
УСТАВНЫ САНГА СУКМЫЙЛАР
Хәл итәсе дигәннән. «Хәл ителми килгән мәсьәләләрнең берсе – төбәкчеләр җәмгыятенең устав таләпләре бозылуы», – дип исәпли тарих фәннәре докторы, БТК каршында нәшер ителә торган «Туган җир – Родной край» журналының баш мөхәррире Дамир Исхаков. Бу мәсьәлә гади генә түгел. Беренчедән, татар төбәкчеләренең Россия күләмендә теркәлгән рәсми оешмасы юк. Икенчедән, аның устав таләпләрен санга сукмыйлар. Мәгълүм булганча, илебездәге татар тарихы җанатарларын БТК үз канаты астында җыеп тора. Тик нигәдер төбәкчеләр рәсми рәвештә Бөтенроссия күләмендәге җәмгыятьне оештырырга ашыкмый. Теркәлмичә эшләү уңайлыракмы, хакимиятләргә даими рәвештә хисап биреп тору зарурлыгы шүрләтәме, кемнәрдер кәнәфиләрен югалтудан куркамы – аңлашылмый. Дөрес, төбәкчеләрнең Татарстан җәмгыяте рәсми оешкан, уңышлы гына эшләп килә, ел дәвамында бик күп конференцияләр уздыра.
– Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең активлыгы яхшы, әмма устав бозыла. Бөтенроссия оешмасында да, Татарстан җәмгыятендә дә устав буенча ике ел саен хисап җыелышы үткәрү каралган. Дөрес, республика оешмасында биш ел саен хисап-сайлау җыелышы уздырылып, яңа рәис сайланырга, яисә элеккесе расланырга тиеш. Бөтенроссия оешмасында мондый эшне ике ел саен уздыру каралган, – дип чаң кага бу уңайдан әлегәчә рәсми рәвештә теркәлмәгән Бөтероссия татар төбәкчеләре оешмасы рәисе урынбасары Дамир Исхаков. – Тик бу җәһәттә 2017 елдан бирле бер нәрсә дә хәл ителми. Югыйсә, Россиянең күпчелек төбәкләрендә туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте хасил булгач, рәсми теркәлгән Бөтенроссия оешмасы барлыкка килергә тиеш иде.
Сүз уңаеннан, тарихчы Биектауда булган конференциядә хисап-сайлау җыелышы уздыру зарурлыгы мәсьәләсен күтәреп караган, тик тәкъдим узмаган.
БЕЗ – СИБЕЛГӘН ХАЛЫК ТҮГЕЛ
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылгангамы, мондый җыеннарның пленар утырышы халкыбыз язмышына кагылышлы төпле чыгышлар белән истә кала. Һичшиксез, шундый чыгышларның иң дәлиллесе Уфадан килгән икътисад фәннәре докторы, язучы, туган як тарихын өйрәнүче Касыйм Йосыповныкы булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев БТК Башкарма комитетының беренче ике рәисе булган Индус Таһиров белән Ринат Закировка Конгрессның «Милләт Каһарманы» орденын тапшырды. Бүгенге көнгә кадәр әлеге бүләккә Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Мәхмүт Гәрәев һәм Фәрит Мөхәммәтшин генә лаек булган иде.
– Татарларны, дөнья буйлап сибелгән халык, дип әйтергә яраталар. Минем исәпләүләр буенча, татарның 88,2 проценты үз тарихи ватанында яши. Димәк, без – ясалма чикләр аркасында гына төрле кысаларга кертелеп, кавыша алмаслык Сак-Сокка әйләндерелгән халык. Нәтиҗәдә «татар» дигән система, бөтенлеген югалтып, төрле вак кисәкләргә бүленә башлаган иде, – дип ул узган гасырның 90нчы елларында башланган Яңарыш сәясәте, аның җимеше булган Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, төбәкләрдә татар мәгълүмат чаралары, социаль челтәрләр барлыкка килү нәтиҗәсендә әлеге вак кисәкләрнең берләшүен билгеләде. Конгресска зур өметләр баглавын җиткерде. – Инде Конгресс татар милләтен барлауны төгәлләде дип әйтсәк тә була. Хәзер безгә аны саклау һәм үстерү стратегиясенә таянып эшләргә вакыт җитте.
Икътисадчы галим тел һәм дин ягыннан кардәш булган Татарстан белән Башкортстан республикалары икътисадының СССР заманында да, хәзер дә ил күләмендә алдынгы урыннар биләвен тәгаен саннар белән дәлилләде. Советлар Союзы вакытында һәркайсыбыз «союздаш республикаларның яртысыннан күбрәгеннән артык милли керем җитештергәнбез», «хәзерге вакытта җыелма төбәк продуктының ике республикадагы суммар куәте федерациягә керә торган калган 20 республиканың суммар куәтенә тигез».
Туксан яшьлек аксакал татар-башкорт мөнәсәбәтләрен дә урап узмады. «Уфа татарларының саклануын һәм үсешен күпмилләтле Башкортстан халыклары белән бер системада карау аңлашыла. Иң башлап бу стратегия татар һәм башкорт мөнәсәбәтләренә кагыла. Бергә булсак кына без саклана һәм үсә алырбыз. Аерылсак, башта беребез, аның артыннан икенчебез юкка чыгарга мөмкин, – дип ул үзләренә аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген искәртте. – Бөтен татар милләтенең умыртка баганасы Уфа татарлары булуын онытмыйк. Татарстан белән бергә мондагы хәлләр милләт язмышына тиң. Соңгы айларда Татарстанда татар теле өчен көрәш республика чикләрендә калган кебегрәк чалымланды. Уфа татарлары язмышы Казанның күз уңыннан читтә калмасын иде. Тел язмышы кыл өстендә калып барганда мәктәпләрнең саны азаюына, туган телдә укыту сәгатьләренең кыскартылуына беркем дә битараф кала алмыйдыр. Мондый хәлгә карата федерация составындагы барлык республикаларның уртак фикерен ишеттерү дә бик урынлы булыр иде. Башкортстанда татар теленең статусы көн тәртибеннән төшкәне юк. Федерация составындагы күп милләтле байтак республикаларда берничә дәүләттеллелек әле берсендә дә киеренкелек китереп чыгарганы юк. Тик киресенчә генә.
СӨЙЛӘМ КЛУБЛАРЫ КИРӘК
Әстерханнан килеп Казанда төпләнгән 28 яшьлек Данил Идиатуллин чыгышы «сызлап торган» төшкә кагылды. Татар мохитен – җанлы татар сөйләменең колачын киңәйтү зарурлыгын күтәрде ул.
– Мин татар телен – туган телемне биш ел элек Мәскәүдә кечкенә генә сөйләм клубында өйрәнә башладым. Аннары без укытучы белән онлайн сөйләм клубы оештырдык. Ул миңа гына түгел, йөзләгән кешегә татарча оялмыйча сөйләшә башларга ярдәм итте. Бүген дә безнең проект эшли һәм үсә. Ул «Скайтат» дип атала. Онлайн форматта зурлар һәм балалар өчен дәресләр алып барабыз, – дип, Данил проектларының үзенчәлекләре турында сөйләде.
Данил Казанда укый-эшли башлагач, шәһәребездә татарча иркен сөйләшергә ярдәм итә торган урыннар аз булуына игътибар иткән. «Китапханәләр, яшүсмерләр клублары, яшьләр үзәкләре, мәдәният йортлары бар, ләкин аларның күбесендә татар мохите, татар сөйләм клублары юк», – дип борчыла егет. Әлеге җитешсезлекне бетерү өчен Казанның һәрбер районында, Татарстан шәһәрләрендә, район үзәкләрендә татар сөйләм клублары яки курслары оештырырга, моның өчен грант системасы булдырып, укытучылар хезмәтенә түләргә, өлкәннәр, яшьләр, балалар арасында клубларны төрлечә танытырга тәкъдим итә ул.
Казахстанның Абай өлкәсендә эшләп килүче «Мирас» татар яшьләре этномәдәни берләшмәсе рәисе Мәдияр Насыйров та онлайн татар теле курсларының әһәмиятенә тукталды. «Онлайн курсларның нәтиҗәсе, катнашучыларны җыеп, Казанда ясалса иде. Әдәби телне белү, укытуның уртак методикасын булдырасы иде», – дип ул татар теле олимпиадаларын, конкурсларын ешрак оештырырга, халыкара тел өйрәнү лагерьлары булдырырга чакырды.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов пленар утырышны йомгаклаганда, Милләт җыены делегатларына мөрәҗәгать итеп: «Әлбәттә, без телебез, гореф-гадәтләребез, динебезне саклау өчен барысын да эшләргә тиеш. Сез – безнең таянычыбыз!» – дип белдерде. Җыенда яңгыраган тәкъдимнәрне яхшылап өйрәнәчәкләрен, татар телен өйрәнүне хуплаучы чаралар өчен грантлар бирүне дәвам итәчәкләрен җиткерде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА