Драматург истәлегенә
30 август – Татарстан Республикасы көнендә Казанда танылган драматург, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинга (1935-2012) мемориаль такта ачылды. Аны башкаланың Толстой урамындагы язучы яшәгән 16А номерлы йортка урнаштырдылар. Авторы – скульптор Рим Акчурин.
Әлеге тантанада катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туфан Миңнуллинның татар әдәбияты һәм сәнгате үсешенә зур өлеш кертүен искәртте. «Туфан Миңнуллин һәркемнең хәтерендә. Аның бер җөмләгә бик күп фикерләрне сыйдырып әйтә белү осталыгы мине һәрвакыт таң калдыра иде. Бүтән беркем дә алай булдыра алмый иде», – диде Татарстан Рәисе.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА