Көрәш
Беркөн хатын миңа салкын көрәш игълан итте. Җылан икән, көрәшен дә астыртын гына, әйтми-нитми, нимес фашистлары кебек таң тишегеннән башлаган.
Болайрак булды бу эш: иртән торып, тешемне чистартыйм дип, ваннага керсәм, теш пастасы бетеп ята. Ул вакытта хатын инде күптән торып, иртәнге аш әзерләп маташа иде. Димәк, тешен чистартканда паста беткәнен күргән... Эркюль Пуаро булмасам да, аңлашыла, аскы киштәдән яңа пастаны алып кына куярга теләмәгән! Минем алып куюны көтә, димәк, имеш, тез чүксен, баш исен! Ярый, дим, мин дә төшеп калганнардан түгел – көрәш икән, көрәш! Теш пастасын сыгып бетердем дә урынына куйдым.
Хатын белән тора башлаганга бер генә атна әле безнең! Шөкер, гаилә кору тәҗрибәсе бар минем, өч мәртәбә өйләнеп аерылган кеше мин. Һәм тәҗрибәле ир буларак, шуны әйтә алам: яши башлаганда, бу өйдә кемнең хуҗа икәнен ачыклап куймасаң, бетте баш! Муенга менеп атланалар!
Менә минем хатын да мине җиңеп, әрәм итмәкче була! Үзе аңламаган була, күзләрен елтыратып: «Хәерле иртә, сөйгәнем», – дип, муеныма килеп сарыла. Җылан инде, җылан!
Менә икенче көнне иртән, харап эшләр, теш пастасының шул беткән савыты һаман да урынында чекерәеп тора! Мәйтәм, ну хатын!.. Хәер, мин дә төшеп калганнардан түгел. Мисс Марпл булмасам да, көн кебек ачык: хатын бирешергә уйламый. Теш пастасын тагын да ныграк сыгам, бер тапкыр чистартырлык калган. Минем дә оборона стратегиям күп тапкыр сыналган, паста капкачын ача алмаслык итеп шытырдатып ябып куям. Белсен әле кем белән көрәшкәнен!
Кухняга чыксам... Анда хатын иң матур, күкрәкләрен тагын да түгәрәгрәк итеп күрсәтә торган алъяпкычын киеп, минем иң яраткан итле коймагымны пешереп ята.
Ах, манипулятор, хәйлә белән алдырмакчы була, партизан! Ярый, ярый, каты чикләвек, кем беренче ватылганын карап карарбыз.
Ашамадым итле коймагын, эшкә сылтап, өйдән иртәрәк чыгып сыздым. Эштә дә көнем көн булмады, хатынның коймагын сагынып утырдым. Ашханәдә дә төче кәтлит өстенә майонезны теш пастасы кебек чак кына салып бирделәр.
Өйгә соңлабрак кайтыр өчен кичен өйне өч мәртәбә әйләнеп, бер кап тәмәке тартып бетердем.
Кич кайтканда, хатын йоклый иде инде. Йокы алдыннан теш чистартырга керсәм, теш пастасы һаман үз урынында тора. Юмыйча яттым. Нэнси Дрю булмасам да, билгеле, хатын иртән торгач, пастаны алыштырырга мәҗбүр булачак. Мәҗбүр!
Иртән торып, ваннага керсәм!.. Ачуымнан кычкырып җибәрә яздым. Теш пастасы тюбигы шул килеш тора. Хатынның щеткасы юеш, махсус тотып карадым, Шерлок Холмс булмасам да, анысына гына баш эшли: хатын тешен чистарткан. Пастаның капкачын теш белән ачарга туры килгәнме, плоскогубцы белән борганмы соң, шайтан. Чәйнәлгән кәгазь дәрәҗәсенә җиткерсәм җиткердем тюбикны, әмма бер тамчы пастаны кысып чыгардым тәки. Шуннан урынына ук утыртып куйдым.
Хатынның да, сизелеп тора, кәефе шәптән түгел, мәгълүм, комиссар Мегрэ булмасам да аңлашыла, бар да безнең арадагы теш пастасы тәме кебек ачы салкын көрәш аркасында!
Шах һәм мат! Хатынның оборона сызыгын ватып кердем, тар-мар иттем. Батырдым флотын! Инде хәзер бер чарасы да юк, чолганышка эләкте карчык дигән идем, юк икән. Пастадан калган тюбик кичтән ничек ятып калган булса, иртән дә шул урынында иде. Кич буе боргаланып, саташып чыктым, төшемдә зур тюбиклы теш пастасы хатынның теш щёткасы белән үзенең армия берцыларын юарга мәҗбүр итте. Иртән караваттан торасы килмәде хәтта. Өч тапкыр өйләнеп, өч хатынның берсенең дә шулхәтле баштан йөргәне юк иде.
Хатын килеп, карават кырыена утырды. Тор инде, эшкә соңга каласың бит, дип сыйпаган булды. Мин борылып яттым. Дошманнар белән сүз йөртмим!
Шунда хатын елап ук җибәрде.
– Ник безнең аралар бозылды соң?!
Мин сикереп тордым да түзмәдем: хатынның җилкәсеннән тотып селкедем!
– Паста, паста! – дип кычкырдым.
– Ә нәрсә паста? – дип аңламаганга сабышты ул.
– Паста беткәч, нишләп алыштырып куймадың?!
– Мин бит тешемне теш порошогы белән чистартам! – дип, кырт кисте хатын.
Мин телсез калдым! Бу чиста нокаут иде.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА