Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ: «Саф хисләрне, серле ак төннәрне Урап алды котып салкыны...»
БОЛЫТЛАР КАТЫНДА КАРЧЫГА ТӨРКЕМЕ
Һәр язның үз сүзе, үз көе, кайгысы,
Болытлар катында карчыга төркеме.
Күзәтә корбанын канатын киереп,
Көтә күк тын гына газраил хөкемен.
Һәр язның үз сүзе, үз җыры, бәете,
Кайдадыр якында җил дулый, җил елый.
Карурман эчендә бүреләр өере,
Күкләргә төбәлеп, шөбһәле көй улый.
АЙ ЯКТЫСЫН КАПШЫЙМ…
Инде салкын!.. Йөрәктәге ялкын
Җылытырга тели төннәрне.
Сәфәр чыксам сукыр төнгә каршы,
Очратырмын икән кемнәрне?
Миңа салкын, сүнде кинәт ялкын.
Кара төндә ай яктысын капшыйм,
Үзем көтәм кояшлы таңны.
Бу салкында өшетмәскә телим
Ак хыяллы самими җанны…
Кара төндә ай яктысын капшыйм.
***
Мин әле тумаган, әмма мин бар инде.
Яралгы булсам да, уйланам, сөйләшәм,
Кемнеңдер ягымлы сүзләрен ишетәм.
Ул, мине иркәләп: «Җимешем», – дип дәшә.
Сизенәм: ул – минем саклаучы фәрештәм,
Ул – кышым, ул – җәем, ул – көзем һәм язым;
Күңелдә сайраган кошларның авазы,
Кечкенә дөньямның иң якты кояшы…
КЕМДЕР
Кемдер байлыкка табына,
Нәфес-сазлыкка батып.
Кемдер түрәгә табына –
Көчек сыман койрык болгап,
Күзләрен ялтыратып.
Берәү байлык бүлешкәндә,
Кемдер тора шаккатып.
Кемдер көлә, кемдер елый,
Кабер өстенә ятып.
Кемдер потларга табына,
Аллаһ юлын югалтып.
Кемдер сәдака өләшә:
«Раббым риза булсын», – диеп,
Фәкыйрьләрне юатып.
Кемдер һаман күкрәк кага,
Борынын күккә чөеп.
Кемдер догаларын укый:
Яуга киткән балакайлар
Исән кайтсыннар, диеп!..
НИГӘ ОНЫТМЫЙМ?
Нигә бер дә онытылмый
Синең күзләр, татлы сүзләр?
Калдымы соң йөрәгемдә,
Безнең яшьлек сукмагында
Икәү үткән якты эзләр?
Атлаганда урман буйлап,
Таң атканда чыклар коеп;
Син киләсең уйларымда
Кочак-кочак чәчәк җыеп…
Кайда соң син тәүге ярым? –
Вакыт җиле, миңа сөйлә.
Һаман яратам, шуңа да
Сагынырга туры килә.
***
Еллар үткәч, бәлки, уйланырбыз:
Ник соң безне көзләр аерды,
Мәхәббәтнең нәфис канатларын
Җил-давыллар ярсып каерды?
Уйланырбыз: биргән идек антлар,
Авырлыкны бергә җиңәргә;
Тормыш коргач, пар аккошлар кебек,
Бәхет диңгезләрен иңләргә.
Уйланырбыз: ихлас сөйгән идем,
Аның хакта булды һәр уем;
Әллә инде безнең бу мәхәббәт
Булды микән татлы бер уен?!
...Еллар үткәч, бәлки, без аңларбыз:
Нигә безне көзләр аерган,
Мәхәббәтнең нәфис канатларын
Җил-давыллар ярсып каерган?
Еллар үткәч, әйе, без аңларбыз!..
РӘХМӘТ, ЙӨРӘК, РӘХМӘТ, ЙОЛДЫЗЛАРЫМ!
Син дә минсез, мин дә синсез, инде,
Җан җылыткан ярлар да бүтән.
Ал офыкка илткән юлларны да
Язмыш чаты аерды күптән!..
Без калдырдык җилләр хөкеменә
Мәхәббәтнең кайнар ялкынын.
Чыгып киткәч авыл капкасыннан,
Саф хисләрне, серле ак төннәрне
Урап алды котып салкыны…
Шул көннән соң күңел үрсәләнә,
Йөрәгем дә миңа гел дәшә:
«Күккә кара, яшьти, йолдызлар да
Саф мәхәббәт өчен көрәшә!..»
...Рәхмәт, йөрәк, рәхмәт, йолдызларым,
Җан җылыткан парым бит бүтән.
Баш өстемдә оча ак уйларым,
Ал офыкка илтә юлларым.
Тәүге ярым инде бала коча,
Ул бәхетле, мин дә бик күптән.
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА